Слива кайнатмасы рецепты
Блогер Исмегөл апа тәмле киңәшләре белән сөендереп тора.
Сливадан кайнатма ясау өчен 1 кило җимешкә 1200 грамм шикәр комы алырга.
Сливаның төшләрен алырга һәм өстенә шикәр комының яртысын салып, төнгә калдырырга. Иртән шуны утка куеп, кайнап чыккач 5 минут пешерергә һәм суытырга куярга.
Яңадан шулай ике тапкыр эшләргә.
Өченче тапкыр кайнатканда шикәр комының калган яртысын салырга. Кайнап чыга башлагач, уттан алырга.
Бераз болгаткач, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.
Слива йомшак булса, ике тапкыр кайнату да җитә.