Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каравыл кычкырырлык хәлләр: «Артистлар йорты» машиналар чолганышында

Казанның үзәгендә – Жуковский урамында – артистлар, галимнәр һәм язучылар өчен махсус төзелгән йорт бар. Рузилә Мөхәммәтованың бу язмасы 20 ел элек салынган йортның – «Артистлар йорты»ның бүгенгесе турында.

news_top_970_100
Каравыл кычкырырлык хәлләр: «Артистлар йорты» машиналар чолганышында

2004 елда гомерләрен әдәбият һәм сәнгатькә биргән иҗат әһелләренә яңа фатирларга ордерлар бирделәр. Камал театры легендалары – Вера Минкина, Ирек Баһманов, Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакировлар, Тинчурин театры легендалары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар, халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Фәнис Яруллиннар, җырчы Мөнир Якупов, галимнәр Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Зөфәр Мөхәммәтшиннар, танылган композитор Резеда Әхиярова һәм легендар Лия Заһидуллина, башка бик күпләр яңа йортка күченәләр. Берара биредә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та, Ләйлә Дәүләтова да яшәде, дөрес, озак яшәмәделәр, фатирларын сатып, күченеп киттеләр.

«Казан» журналының Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елына багышлап чыгарылган махсус саныннан алынган өзек: «Казанның Жуковский урамында йортны җимерәләр: экскаватор шаулый, тузан күтәрелгән. Бу йортта композитор Алмаз Монасыйпов туган һәм 50 ел яшәгән. Сул яктан икенче каттагы өч тәрәзә музыка училищесына караган, берсе – ишегалдына. Фәнни конференцияләрдә шәһәрнең иске өлешенең тарихи-архитектура кыйммәте турында күпме генә сүз сөйләнсә дә, резолюцияләр кабул ителсә дә – менә, йортны ваталар. Янәшәдә өлкән яшьтәге берәү күзәтеп тора, тагын берничә үтеп баручы тукталган.

Соңрак мин фотограф Зотовтан Жуковский урамын төшермәгәнме икән дип сораштым. Җавап урынына ул миңа фото сузды: таныш тәрәзәләр, экскаватор, астарак камера «2.3.03» цифрларын уеп калдырган.

...Алмаз Монасыйпов яшәгән йорт урынына яңа йорт төзеделәр: анда кем генә яшәми хәзер! Артистлар, җырчылар, әдәбиятчылар, Равил Фәйзуллин да шунда яши. Әкрен генә кар төшә. Нәкъ шул урында, йортның сул ягында өч тәрәзә музыка училищесына карап балкып тора, берсе – ишегалдына.

Бу фатирда кем яши икән? – дип шул тәрәзәләргә күрсәтәм. Резеда Әхиярова!..» (Мәкалә авторы – музыка белгече Наилә Шәрифуллина. 2006 ел)

Әлеге язмада 2004 елда татарның күренекле шәхесләренә – язучыларга, артистларга һәм галимнәргә фатир бирелгән йорт турында сүз бара. Йорт, текстта күрсәтелгәнчә, Казанның Жуковский урамында урнашкан.

Быел бу йортның төзелүенә нәкъ 20 ел була. Бу язмада сүз шушы йортның бүгенге көне турында барачак. Ни кызганыч, ул – шактый моңсу тарих.

Йорт зур түгел: 2 подъездлы, мансарды белән бергә 5 катлы – нибары 37 фатир. 15-20 ел элек йорт ишегалдында гел таныш йөзләр очраса, тора-бара, күренекле шәхесләр концентрациясе кимеде – кемнәрдер фатирын сатып китте, мирас булып калган фатирны арендага тапшырып (хәтта «посуточно») акча эшләүче варислар да бар.

Тормыш дәвам итә: соңгы елларда йорт диварында 2 истәлек тактасы барлыкка килүе дә – табигый процесс. Элмә такталар биредә кайчандыр халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм РСФСРның атказанган, Россиянең халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар яшәгәнлеген белдереп тора.

Камал театры тәкъдиме буенча, Жуковский урамындагы әлеге йорт диварына тагын 2 мемориаль такта кую каралган – Камал театры артистлары Вера Минкина һәм Ирек Баһмановка. Дөрес, йорт урам ягына яны белән тору сәбәпле, урам як стенасы зур түгел, анда тәрәзәләр арасында 2 такталык урын бар иде һәм ул 2 мемориаль такта куелган. Димәк, башка такталарны ничек итеп кую турында бик әйбәтләп уйлыйсы була.

ххх

Хәзер йорттагыларны борчыган иң аяныч проблема темасына килик. Иң кызганычы: шушы йортта яшәп өлкәнәеп барган бөекләребезнең машиналар чолганышында калуы. Бу – фатир биргәндә салып калдырылган «мина»ның шартлавымы, әллә кемнәрнеңдер хәйлә-фәләнеме: «Артистлар йорты» булып телгә кергән йортның подваллары сатылып, аларда офислар барлыкка килде. Ә офис тирәсендә, билгеле инде, машина күп була. Алар «Артистлар йорты»н да, аның янәшәсендәге 2 катлы йорт тирәсен дә «басып алды».

Күршедәге 7нче санлы 2 катлы йортта торучылар бу хәлдән котылуның чарасын күрде: алар үз йортларын ишегалды белән бергә киртәләп алдылар. Шулай итеп «Артистлар йорты» ишегалсыз калды. Чөнки «Артистлар йорты» ишегалдының зур өлеше, ни сәбәпледер, күрше йортныкы булып чыкты. Шулай итеп, ул йортта яшәүчеләр үзләрен күрше йорт подвалы арендаторларының машиналарыннан коткардылар. Алар моны эшләмәсәләр, каеннар үскән яшел утраучык та тапталып беткән булыр иде. Нәтиҗәдә, «Артистлар йорты» ишегалсыз калды. Ә күрше йорттагылар яшел утраучыкта шашлык кыздырып, төннәр буе җырлап утыралар – нигә җырламасыннар, аларның ишегалды бар ич.

Подвал хуҗалары яки арендаторлар кемнәр дигәндә, элмә такталарга караганда, аларда архитектура, проект студияләре/оешмалары урнашкан: «КАМПРО» проект институты, Казан инженерлык проекты һәм «Казан» төзелеш-конструкторлык бюросы. Ә бер ишек артында чәч үстерү студиясе эшләп килә, гәрчә ишегендә язу-фәлән булмаса да.

Кыскасы, подвалга керә торган 5 ишек бар, аларның кайсында нәрсә булуын яшәүчеләр белми дә, элмә такта берсендә генә бар, башкаларына керәләр-чыгалар – кем йөргәнен бер Аллаһ белә.

Шулай итеп «Артистлар йорты»нда яшәүчеләр чүп түгәргә дә бара алмый башладылар – машиналарга кагылмыйча, бәрелмичә-сугылмыйча үтәрлек тә түгел. Җитмәсә, ишегалды «проходной двор»га әверелде – янәшәдәге йортлардан һәм офислардан «Пятерочка»га йөрүчеләр барысы да «Артистлар йорты» аша үтә.

Хәзер «Артистлар йорты»нда легендар артистлар – Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакировлар, халык шагыйре Равил Фәйзуллин, күренекле композитор Резеда Әхиярова, шулай ук, күренекле җырчы Азат Аббасов, татар галиме Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, күренекле шагыйрьләр Фәнис Яруллин, Харрас Әюповларның хатыннары яши.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, легендар телевидение дикторы Лия Заһидуллина: «Җитәкчеләребез сәнгатьнең, иҗатның мәгънәсен аңлаганнар – халык артистлары, мәдәният һәм сәнгатьтәге хөрмәтле шәхесләр өчен аерым йорт төзегәннәр. Әлеге йортта бу шәхесләр бәхетле яшәп ятканда, бер бәла-каза килеп чыкты. Шушы йортны төзегән төзүче, ни өчендер, подвалны үзенә бүләк ителгән дип әйтте. Янәсе, Министрлар Кабинеты аңа бу подвалны бүләк иткән. Ул подвалга үтү юлын ябып, аны сата башлады. Йортның коммуникацияләре, счётчиклары урнашкан подвалны бетонлады да куйды. Яшәүчеләр бу мәсьәләне күтәреп чыккач кына ачарга мәҗбүр булды.

Аннары, яшәүчеләр фикерен санга да сукмыйча, подвал бүлмәләрен сата башлады. Ә бит закон буенча подвал яшәүчеләрнеке булып санала. Йортта яшәүчеләр белән ниндидер җыелышлар үткәрелмәде. Яшәүчеләр каршы булуга карамастан, подваллар сатылды. Моның белән икенче бәла килде. Шул подваллардагы офисларда эшләүчеләр машиналары белән йортны аулап алдылар. Без хәзер керә дә, чыга да алмыйбыз».

Сүзгә Камал театры директоры урынбасары Рәис Яппаров кушыла: «Күрәсең бит инде, хәтта чүп түгәргә дә бара алмыйбыз – машиналар аша үтеп булмый. Без заманында акча җыеп, тимер капка куйдырткан идек – аны гел ватып торалар. Хәзер Россиянең халык артистларының тәрәзә төбендә машиналар тора. Ул машиналар йорт диварларына терәлеп диярлек куела. Бу – закон белән тыелган. Бу – фундаментны да җимерә. Ишегалдына җәелгән асфальтта зур чокыр убылып төшкән, һәм аның тирәсендәге асфальт күпереп чыккан.

Подвалдагы стояклар томаланган, аларда вентильләр булмагач, бер кеше су торбасын алыштырасы булса да, бөтен йорт сусыз торачак. Чөнки сантехник бөтен йортның суын ябып эшләячәк. Бер бездә генә шундый хәл».

Ренат Таҗетдиновның кызы, Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова: «Тәрәзә астында торган машиналар әти белән әнигә нык комачаулый: алар сигнал бирәләр, шаулыйлар – бу өлкән яшьтәге кешеләрнең нервысына бәрә, әлбәттә. Йөрергә чыксалар, ишегалдындагы чокырлы-чакырлы асфальтта йөрисе дә кыен, әти күптән түгел егыла язып калган. Күрше йорттагылар юлны бүлеп алгач, безнең ишегалды аша бөтен кеше үтеп йөри башлады, бу да кыенлык тудыра, сәламәтлеге булмаган артист кешенең чит күзләр алдында утырасы килми. Йорт кыегындагы җимереклекләрне әти күрми, әлбәттә. Әмма алар бит шушы кыек астында утыралар, ә ул җимерек такта кисәкләре өсләренә төшсә? Нишләргә соң?»

Озак еллар «Әкият» курчак театрын җитәкләгән Роза Яппарова: «Шәһәр үзәгендә 2 генә подъездлы җыйнак йортта торганыбызга без, әлбәттә, Татарстан Хөкүмәтенә бик рәхмәтле. Фатир ачкычларын биргәндә: «Сәнгатькә гомерләрен биргән кешеләр», – дип биргәннәр иде. Дөрестән дә, гомере буе сәнгатьтә эшләгән кешеләр тора безнең өйдә.

Ләкин подвалның безгә карамавы бик үзәккә үтә. Гел андагы кешеләр алышынып тора. Анда бит безнең ут, су, газ вентильләре урнашкан. Берәрсе берәр нәрсәне бормас дип кем ышандыра ала? Аларга беркем кагылмас дип гарантия бирә ала? Тынычлыгыбыз юк, борчылдыра. Алла сакласын!

Законнары да бар иде кебек: подвал йортта яшәүчеләрнеке булырга тиеш. Ә безнең бернинди җыелышларсыз, тоттылар да, подвалларга чит фирмаларны урнаштырып куйдылар. Һавада самолетлар күренсә дә, подвалга качарга диләр бит инде. Ә без ул-бу булса кая качарга тиеш соң?

Бу темага сүз әйткәләп карадык – ишеткән кеше генә булмады, бу йортта яшәгән хөрмәтле кешеләр, кул куеп, хатлар да яздык – җавап кына килмәде».

«Артистлар йорты»ның бүгенге чынбарлыгы. Машиналар йортта яшәүчеләрнеке түгел.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

ххх

Җыеп кына әйткәндә, йортта яшәүчеләрнең су, җылылык, газ вентильләре подвалда урнашкан, подвал аларныкы түгел, подвал качу урыны итеп тә кулланыла алмый, чөнки аларның хуҗалары бар, һәм эш сәгатьләреннән соң ишекләр биктә. Йортта яшәүчеләр ул ишекләр артында кем булуын да белми (берсендә генә элмә такталар бар). Йорт күптән каралмаган, басмалар тузган, йорт кыегыннан, менә очып төшәм дип, такталар асылынып тора. Дөресен генә әйткәндә, аны төзүче оешма да эшен җиренә җиткереп эшләмәгән иде – өске каттагылар түбә агудан интегә. Әмма бу заманда монысы инде – шунда яшәүчеләрнең шәхси проблемасы бугай.

Ә инде төп проблема – подвал мәсьәләсенә килгәндә, әлеге вазгыятьнең бер чишелеше йортта яшәүчеләрнең, судлар аша йөреп, подвалларны кайтарырга тырышуы булырга мөмкин. Ләкин биредә иҗат кешеләре турында сүз бара. Алар үзләренә бирелгән бүләк тирәсендәге «чыштым-пыштым» гамәлләрдән котылу өчен чәйнәшеп йөрмәячәкләр. Легендар шәхесләрне яклаучы кирәк!

  • Белешмә. Россия Торак кодексының 36нчы маддәсе буенча, күп фатирлы, күп милекчеләргә караган йорттагы инженер коммуникацияләр булган техник катлар һәм подваллар гомуми милек булып санала. Подвал сатылырга тиеш түгел – бу хакта Югары Судның карары да бар.

Күршеләр. 2019 ел, декабрь

Фото: © Александр Эшкинин

Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов. Артында ул яшәгән подъезд күренә. Басмалар шактый тузган. 2020 ел

Фото: © Солтан Исхаков

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовка мемориаль такта кую тантасы. 2022 ел, 24 март.

Фото: © Салават Камалетдинов

Халык язучысы Фәнис Яруллинга мемориаль такта ачылу тантанасы, 2021 ел, 29 сентябрь.

Фото: © Михаил Захаров

Ишегалдының җимерелгән асфальты шундый иде. Шушы көннәрдә анда ком аудардылар.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Йорт кыегының эленеп торган такталары. Аста эскәмияләр тора.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Күрше ишегалдыннан «Артистлар йорты»на бер караш.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100