Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Якупов:«Шәхесләр турында кайбер әйберләрне язу - татар халкының теңкәсенә тию»

Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов – Казан дәүләт консерваториясе доценты. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера театры солисты, драматик баритон тавышлы татар җырчысы. «Шагыйрь мәхәббәте» операсында Фатих Әмирхан партиясен башкара.

news_top_970_100
Мөнир Якупов:«Шәхесләр турында кайбер әйберләрне язу - татар халкының теңкәсенә тию»
Солтан Исхаков

Без аның белән, беренчедән, театр, икенчедән, педагогика, өченчедән, милли опералар, дүртенчедән, тормыш турында сөйләштек. Искиткеч затлы, зыялы җырчы белән аның тамырлары турында да сөйләшәсем килде, әлбәттә.

«Авыл баласы бит ул ирекле була. Театрга килгәч, Нияз Даутов цилиндр, фрак кияргә өйрәтте. Фракны бөтен кеше киеп йөри алмый икән. Ул килешеп торырга тиеш. Мине „фрачный герой“ дип әйтәләр иде. Фрак киеп йөри белә, ягъни. Бу тәрбиядән килә. Мин Дәүләт ансамблендә эшләгәндә бии дә идем әле. Биюче була аласың дигәч, кая инде 182 см буй белән биеп йөрергә, дим. Минем Зөһрә, Хәйдәр белән концертларда биеп йөргәнем дә бар. Башыңа төшсә, тимерче дә, биюче дә буласың», — дип сөйләгәне бар Мөнир абыйның.

Мөнир абый, элек Опера театрында татар җырчылары бик күп иде. Хәзер ул буын җырчыларыннан театр штатында бер сез калгансыз икән? Үзегезнең театрга кирәклегегезне тоясызмы?

Мин хәзер ике спектакльдә генә катнашам: «Шагыйрь мәхәббәте»ндә Әмирхан партиясе һәм «Турандот»та җырлыйм. Хуҗалардан тора инде — алар ничек әйтә бит. Калганмын икән, димәк, мин кирәктер әле дип уйлыйм. Концертларым да була бит, төрле очрашуларда, кичәләрдә җырлыйм. Аллага шөкер, тавыш әле ярыйсы гына яңгырый. Үзем дә тырышам: көн саен булмаса да, көн аралаш театрга барып, программаны кабатлыйм, яңа әсәрләр өйрәнәм. Театр яңа рок-опера — «Алтын Казан»ны куя бит. Шунда Рассказчик-Сөйләүче ролен биргәннәр иде дә: «Яшьләр катнашсын», - дип әйттем.

Баш тартканда күңелегез тырналгандыр инде?

Юк инде. Яшьләр бар бит. Аларга эш кирәк. Режиссер Михаил Панджавидзе: «Әйдә, өйрән, синең тавыш бит әле Аллага шөкер», - дигән иде. Тавыш булса да, яшь тә бар бит инде.

Бу уникаль очрактыр, Мөнир абый. Безнең өлкән буын яшьләргә булсын дип әйтергә ашкынып тормый, алар өлгерер, мин эшләп калыйм, диләр. Ә сез…

Режиссер анда тросларга бәйләп очып йөрергә дә кушкан, ди. Миңа хәзер әкрен генә җирдән йөрсәм дә ярый инде. Өстән яшьләр очсыннар.

Театрда менә шундый эшләр. Үзегез беләсез инде, быел театрларга да авыр булды. Бу коронавирус бөтен дөньяны әйләндереп, бутап бетерде. Икенче дулкын диләр, әнә…

Куркытамы?

Ник курыкмаска инде? Бераз яшисе килә бит әле. Дөнья матур! Тормыш матур! Пенсиягә чыккач кына дөнья матурлыгын белә башлыйсың, диләр…

Бу, чыннан да, шулаймы?

Шулай дип уйлыйм. Театр эше бик авыр бит. Опера театры бигрәк тә. Яңадан-яңаны өйрәнергә кирәк. Театрга иртән китә идем, төнлә кайтам. Алты көн эшләп, бер көн ял иде. Бәйрәмнәр юк. Теге социализм заманнарында бәйрәм көннәрендә без эшли идек бит.

Сез моны горурланып сөйлисезме, зарланыпмы?

Горурланып та, зарланып та сөйлим. Кешеләр ял иткәндә без эшлибез, кеше эшләгәндә бер көн — дүшәмбе көнне ял итә идек. Ул да мунча көне иде.

Ошамаса, киткән булыр идегез, Мөнир абый, димәк, сез канәгать булгансыз.

Канәгать булмыйча, җыр дөньясы, опера сәхнәсе ниндидер чир бит ул. Отпуск вакытында да өч-дүрт көннән җырлыйсы килә башлый. Үз-үзеңә җырлап йөрисең.

Сез бик укымышлы нәселдәндер, әйеме, Мөнир абый?

Бабам Зәйнетдин хәзрәт бик укымышлы була. Заманында ишан хәзрәт мәдрәсәсендә укыган да, укыткан да. Фарсыны да, гарәп телен дә белгән. Йөзләгән дини китаплары бар иде. 1952 елның февраль аенда үлде. Төш шикелле генә хәтеремдә. Кулымнан тотып мәчеткә алып барганы исемдә. Оныкларына Җиһанша, Камил, Равил, Разия, Мөнир исемнәрен кушкан. Минем исемем - яктыртып торучы дигән сүз. 

Сез укытучы баласымы?

Юк. Әтием урман каравылчысы иде. Мин Урманчылык хуторында үскән бала. Әти безне үзе белән урманга йөртте. Ул вакытта печән әзерләү планы бирелә иде. Миңа печән саклап мылтык белән шалашта ятарга туры килде. Печәнне урлый иделәр бит.

Ата беләсезме?

Беләм. Балачактан өйрәнгән. Урман каравылчысының мылтыгы була инде. Әмма ауга йөрмәдек. Бәлки, кызгану булгандыр. Мылтык куркыту өчен генә иде. Төнлә шалашта кеше барлыгын белдереп, һавага ата идем. Тавыш урман эчендә бик яңгырый бит ул.

Хәзер урман ни хәлдә?

Авылга кайткач чыгабыз инде. Халыкка кисәргә мөмкинлек бирмәгәч, урман эче чытырманлыкка әйләнгән. Элек бит печән вакытында һәр туйра төбен урак белән ялап алган шикелле чистарталар иде. Чөнки авылда мал күп иде. Дүрт көтү чыга иде. Хәзер бөтен авылга дүрт-биш сыер! Хәле булганнар гына асрый.

Авылыгыз зурмы? Киләчәге бармы?

Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районындагы Иске Атлаш авылы. Заманында — егерменче елларда 1500ләп йорт булган. Ике тапкыр янгач, «Аллаһ каргаган җир булгандыр инде», - дип халык тарала башлый. Әле дә 400-500ләп йорт бар. Авыл зур. Зур булса да, яшьләр бик аз инде. Тольятти төзелгәндә - анда, Самарага, Ульянга киттеләр. Без үскәндә авыл кешесенә урманчылык эше, промкомбинат бар иде. Кисмәкләр, шкафлар, этажеркалар ясыйлар иде. Үзгәртеп кору башлангач, болар бетте дә яшьләр эш эзләп китә башладылар. Мәскәүгә, Питерга вахта эшенә йөриләр.

Сез туып-үскән йорт нигезе бармы?

Нигез бар, Аллага шөкер! Буш тора инде — нишлисең. Апа белән икәү калган идек, инде ул үлгәнгә дә ике ел була. Әти-әни, әби-бабай һәм биш балалы тугыз кешелек зур гаиләдән берүзем торып калдым. Йортны карап торам, бер елны фундаментларын күтәрдем, бакчасын карыйм. Абзарлар искерде, күршем сүтеп алыр дип сөйләштек. Ишегалды зур стадион шикелле генә булып кала инде. Күршем ишегалдындагы ямь-яшел үләнне сарыкларына чаба.

Авылда авторитетыгыз зурмы?

Яратканы ярата, яратмаганы яратмый. Барысына да ярап булмый. Җәй көне авылга кайткан саен клубта эшләүче кызлар җырлата. Хәзер бит Урам бәйрәме дигән әйбәт формат тапканнар. «Мөнир абый, бу урамга барыйк, монысына барыйк инде», - дип торалар. Аннары клубта минем белән очрашу ясыйлар: мин театр, музыка турында сөйлим. Акапелло җырлыйм. Халык килә.

Сезнең җырчылыкны эшкә саныймы авыл кешесе?

Авылга кайткач, элек әби сорый иде: «Улым, син кайда укыйсың әле?» «Консерваториядә», - дим. «Консервалар ясый торган җирме?» - ди. «Юк, абкай, мин бит җырчы булам», - дим. Бездә — мишәрләрдә әбине шулай дия идек. Әти: «Шарлатаннар инде», - дип куя иде. Үзенең моңы булмаса да, гармунда уйнап җырларга тырыша иде. Әни, мәрхүмә, бик моңлы тавышлы иде… Тагын нинди сораулар? Театр темасы булды инде…

Бер дә булмады әле. Башлана гына. Сезнеңчә, Опера театрының алтын чоры кайчан иде?

Баш режиссер булып Нияз Даутов килеп эшли башлаган сиксәненче еллар. Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән аларның ничектер тандем булып алды. Театрга яшьләр килде: Рафаэль Сәхәбиев, Зилә Сөнгатуллина, Сәет Рәембәков, мин… Шул вакытта күтәрелеп китте.

Милли спектакльләр куела идеме?

Бик куелмый иде. Әмма бер дә куелмады дия алмыйм. Икешәр тапкыр «Наёмщик», «Башмагым» куелды. Рәшит Кәлимуллинның «Кәккүк авазы» рокоперасы татарча куелды. «Җәлил» куелды. Бату Мөлековның «Кара йөзләр»е, «Сөембикә»се куелды. Соңгысы концерт варианты гына иде.

Халык йөрдеме?

Тамашачы бар иде. Күп түгел. Татар кешесенең бит аның: «Без операны белмибез, без опера яратмыйбыз», - дигән ягы бар. Шуңа күрә озак бармады да. Аяныч, әлбәттә. Театрларның планы бар бит, ә ул үтәлми. Халыкны көтү шикелле куып китерәлмисең. Элек «Князь Игорь», «Царская невеста»ларга курсантларны китерәләр иде. Мәктәп балаларына көндезге спектакльләр куела иде. Балаларны куып китерәләр. Алар спектакль вакытында рогаткадан аталар иде.

Берсе атса, икенчесе тыңлагандыр. Минемчә, бик әйбәт булган балаларны китерү.

Әйбәт дим шул. Үзгәртеп корулар башлангач, ул тукталды инде. Баланы бит аны өйрәтергә кирәк. Бер генә китереп, ул опера тыңлый алмый. Аларга башта мәктәпкә барып сөйләргә кирәк. Филармониядә лекторийлар бар иде бит. Хәзер дә бардыр инде. Лекторлар мәктәпләргә йөриләр иде. Анда да тыңламаганнардыр инде. Әмма унысының икесе тыңласа да ярый. Тыңлый-тыңлый үсә, театрга да йөри башлый ул.

Хәзер мәктәп беркая да йөртми бугай инде.

Хәзер бездә спектакльләр дә аз куела.

Бу начар дип уйлыйм инде мин үземчә. Ә сез?

Мактамыйм да, сүкмим дә… Заманы шундый. Тамашачы Шаляпин белән Нуриев фестиваленә йөри, спектакльне сирәк куйсаң, йөриләр. Һәркөн була башласа, йөрмиләр. Операны элитар сәнгать диләр бит, бөтен кеше дә йөрми анда. Казанда ничәдер мең кеше йөри инде. Һаман шул ук кешеләр. Яңа кешеләр сирәк күренә.

Мөнир абый, бу бит нормаль хәл түгел: опера сәнгатенә зур акчалар тотыла һәм ул берничә мең кешегә генә хезмәт итә.

Тәрбиядән килә. Әти-әнисе йөргәне үзе дә йөри, йөрмәгәне йөрми инде, опера театры ишегенең кая таба ачылганын да белми. Берничә ел пединститутның музфагында укыттым. Студентлардан: «Опера театрына кергәнегез бармы?» - дип сорыйм. «Юк», - диләр. Бушлай йөртсәң дә йөрмиләр бит.

Ә кем гаепле? Һәр нәрсәнең сәбәбе һәм сәбәпчесе була.

Һәрберебез үзебезне гаепләргә тиеш. Бармаган кешегә оят булырга тиеш, кеше кызыксынып барырга тиеш, куып китерергә түгел бит.

Кешеләрне сүкмәвегез мишәр хәйләкәрлелегеме әллә яши-яши килгән зирәклекме?

Түгел инде. Килмәгән кешене Рәүфәл Сабирович куып йөри алмый бит. Элек сезонга дүртәр-бишәр опера куела иде. Хәзер берне куйсалар да әйбәт. Ул бит репертуардан да тора.

Анысы ник юк?

Миннән тормый. Түрәләр дә йөрми бит. Алар йөрсә, янындагылары да йөрер иде.

Мөнир абый, сез кордашлар-чордашлар белән сөйләшеп утырганда нәрсә турында сөйләшәсез? Дөньяны сүгәсезме?

Нәрсәгә дөньяны сүгәргә? Дөнья без яшәсен өчен яралган. Ә без аны пычратабыз. Аның матурлыгы үзебездән тора. Һәрвакыт үзеңне сүк! Өеңнең чисталыгы да, урам чисталыгы да үзеңнән тора.

Җәмгыятьне дә сүкмисезме?

Анысы түрәләрдән тора. Әйтик, йортка җылы бирмиләр икән, ул бит кемнәндер тора. Без нишли алабыз? Язабыз. Бер язабыз, ике, өч, ун… колак төбеннән уздыра ул аны, язганыңны да укымый. Үзебезне саклыйк! Кемнедер сүгеп, үзебезне яндырабыз.

Сез саклыйсызмы соң үзегезне?

Сакларга тырышам да, булмый бит. Кайчакта әйтеп тә куям. Үз-үземә…

Кыскасы, эшегезгә барып, директорның ишеген тибеп ачканыгыз булмады?..

Беркайчан да. Ул бит директордан гына да тормаска мөмкин. Театрда татар әйбере юк, диләр. Кем яза?

Куелыр-куелмаска опера язып утыра алмый инде яшь композитор.

Темаң булса, кил театрга! Әнвәр абый Бакиров бар иде. Характеры ай-һай иде. Дүрт сәгатьлек «Тукай» операсы язды. Ниаз Даутов исән иде. Сәнгать советы җыелды. «Кыскартабыз, 2 сәгатьлек булсын инде», - диләр. Әнвәр абый сикереп торды да: «Бернинди кыскарту юк! Куйсагыз куясыз, куймасагыз юк», - дип сүкте дә, чыгып китте. Бетте. Шуның белән опера куелмады. Әйбәт кенә әсәр иде, матур гына арияләре, дуэтлар бар иде. Мин Натан Рахлин оркестры белән аның арияләрен җырладым.

Соңгы куелган милли әсәр — «Сөембикә» операсы сезгә ошыймы?

Бик ошаган урыннары бар. Анда драматургик үсеш юк. Музыкаль үсеш тә кисәк-кисәк кенә.

Ә авторларның Сөембикә-ханбикәгә мөнәсәбәтеннән канәгатьме?

Бу сорауны алдыма куйганым булмады. Аңлап та җиткермәдем мин аларны. Сөяркә дә анда… Аны Ренат Харис үзе уйлап чыгармагандыр ич инде? Ул сорауны миңа бирәсе түгел, Ренат Хариска бирергә кирәк. Дөрес булганмы ул?

Мөнир абый, дөресме-дөрес түгелме — анысы башка мәсьәлә. Бөтен бөекләребезнең бөек түгел гамәлләре була. Аны күрсәтергә кирәкме?

Әйе, Тукайда да бар, Сәйдәштә дә бар… Кешедән тора инде. Минемчә, кирәкми иде. Шәхесләребез турында андый әйберләрне язу татар халкының теңкәсенә тию була ул. Ничә йөз ел теңкәбезгә тиеп торалар бит инде. Нишлисең инде? Чыдыйбыз бит. Гел дөреслекне дә ярып салып булмый. Кешене сүгәргә туры килде… Мин моны әйтәчәк тә түгел идем…

Мине гаепләрсез — мин сорадым.

Минем әбием дә, әнием дә: «Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә», - дия иде.

Бу дөресме?

71 ел шулай яшәгәч, башкача була алмыйм инде. Яшьләр хәзер бәреп битеңә әйтә. Дөреслеген дә тикшерми. Алай да дөрес түгел. Тыйнак булырга кирәк.

Яшьләрчә бәреп әйтим әле: тыйнак булып ни кырдыгыз инде? Үзегезне пиарласагыз, бәлки, Тукай премиясе лауреаты булыр идегез.

Безнең заманда үзеңне күпертеп күрсәтү юк иде. Андыйлардан кеше көлә иде. Хәзер ярыймы-ярамыймы, карап тормыйлар — әйтәләр.

Тәҗрибә нәрсә күрсәтә: теге заманнарда үзләрен бик күрсәтергә тырышкан кешеләр теләкләренә ирештеләрме? Әллә алар нәтиҗәсез онытылдымы?

Миңа андыйлар туры килмәде. Безнең театрда һәркем «үз киштәсендә» утырды. Ул чор җырчылары үзара талашмады да. Алланың рәхмәте белән нәрсә бирделәр — шуны җырладык. Кереп сорамадык. Бәлки, сораучылар да булгандыр, мин белмим, мин сорамадым. Дәрәҗәле исем дә сорамадым…

Сорамагач, үзләре белеп бирмәгәннәр. Сезгә Россиянең мактаулы исеме дә бирелмәгән.

Нәрсәгә кирәк соң ул?

Кирәкмәсә, нигә бөтен поп-җырчыларыбыз аһ-ваһ итеп исем алырга чабыша?

Тырышсалар соң… Илһам абый әйтмәшли, җырчылар күп, җырлаучысы аз. Алар бит ике-өч кенә ел җырлый. Күбесе телевидение-радиога акча биреп чыгучылар. Мин аларны тыңламыйм.

Мөнир абый, үзегез дә укытасыз. Сезнең укучыларыгыз кайларда җырлый? Кая бара алар диплом алгач?

50 проценты сәнгать тирәсендә йөри. Башка һөнәр алучылары да бар. Алар бит консерваториягә укыйм дип киләләр. Без аларны үсәр дип ышанып алабыз. Сәләте дә бар, күбесенең тырышлыгы юк. Әти-әни акчасына тәмле генә ашап киләләр, ә дәрескә әзерлеге юк. Үсеш юк. Кайберләре очынып йөри, ә үзе буш. «Тутырырмын», - дип уйлыйсың бит инде. Ә без тырышкан гына җитми. Хәер, без тырышкан белән үсеп китүчеләр дә була.

Сез нишләп профессор түгел?

Документлар белән мәшәкатьләнәсем килмәде. Консерваториядә 15 ел укытам. Гастрольләргә йөргәндә укытырга ризалашмаган идем. Йөрми башлагач, Зилә Сөнгатуллина чакырды. Үз эшемне яратам. Биш студентым бар. Бер студентым бик әзерлекле килә. Төмәннән татар егете Фәнил Кәримов. Тавышы әйбәт, татарчасы юк. Перспектива бар. Бик сизгер егет, әйткәнне эләктереп ала. Рөстәм Яхинның романсын бирдем әле. Әзерли.

Мөнир абый, безгә музыкаль театр кирәкме? Яшьләргә эш булыр иде, диләр.

Мондый аргумент була алмый. Алай ярамый. Музыка базасы кирәк. Язалармы? Өметле композиторлар бармы? Иске әсәрләргә генә ышанып булмый. Музыкаль әсәрләрнең либреттосы искерә бит. Аларны кемдер яңартырга тиеш тә, алынучы юк. Сөйләүчесе күп аның. Эшләүче юк. Хәзер бит һәр җырчы үзе яза. Тыңлап утырам: башы — Сара апа, койрыгы — Фасил Әхмәтов. Алай булмый бит инде!

Адәм баласы яшь барган саен Аллаһка якынаямы?

Бисмилланы онытмадык. Совет армиясендә хезмәт иткәндә дә амин тота идек. Ул канга сеңгән. Ләкин бабам әйткән, аның сүзләрен әбием кабатлый иде: кешене дингә, мәчеткә, намазга тартып, төртеп, этеп китерергә ярамый. Кеше үз нияте белән килергә тиеш. Мәчеткә барам, хәер бирәм, корбан суйдырабыз, мөселман дине кушканча яшибез.

Хатыныгыз белән берегез Мәскәүдә, берегез Казанда яши. Ялгызлыктан курыкмыйсызмы?

Бер дә куркырга кирәкми. Бер яктан, ялгызлык ул артист кешегә бик файдалы.

Гел-гелмени?

Нишләп гел инде. Мин гел ялгыз яшәмәдем. Мәскәүгә барып йөрдем. Хатыным Халидә үзе дә килә иде. 36 ел ике арада йөрибез инде.

Хатынның көн саен иртән чәй куюы кирәкмиме?

Миңа кирәкми. Мин үземә үзем куям, үзем пешерәм, керемне дә юам. Хәзер анысына машина бар. Килер бер көн, кушылырга туры килер. Чөнки картайгач бер-береңә терәк булырга кирәк.

Әле картаймаган алайса?

Әле картаймаган. Шаяртам инде. Иртән бер-береңнән: «Кәефләр ничек?» - дип сорасаң да рәхәт инде ул. Без гел телефонда.

Мөнир абый, гафу итегез, телефон белән арка җылытып булмыйдыр инде ул?

Мин салкыннан курыкмыйм.

Безнең Казан кызлары «метр сиксән» буйлы чибәр ир-атны Мәскәүгә биреп торганнар алайса…

Бар иде монда да, түрәләр кызларын да димләделәр. Мин анда барып, алар йортында тора торган кеше түгел, алар биргәнне алучы да түгел. Миңа үзем тапкан кирәк.

Вакытында өйләнсәгез, милләткә чибәр егет-кызлар бүләк итер идегез. Андый үкенү бармы?

Мин аның турында уйламадым да. Гел әйттем: «Фатир алгач кына өйләнәм», - дидем. Өйләнеп, фатирдан фатирга балалар, мендәрләр күтәреп йөргән кешеләрне күрдем. Дөнья куып, бу дөньядан китеп тә бардылар.

Татар бит җан биргән җүн бирер дип әйтә.

Минем аны уйларга вакытым булмады. Эш. Эш. Эш. 37 яшемдә фатирым булды да, шуннан соң өйләндем инде. Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә Халидә белән таныштык. Аның улы Рөстәмнең монда киләсе килмәде, укый иде. Мин айлап-айлап бара идем. Урманда үскәнгә күрә, мин тынычлык яратам. Мәскәүгә барып төшкәч, хәлләр китә. Анда бит Марсель Сәлимҗанов театр ачарга хыялланып йөрде. Театр ачсак, беренче буласың дигән иде. Булып чыкмады. Булса, бәлки, киткән булыр идем.

Авырсагыз кем карый?

Мин үземне үзем карыйм. Ә йөрәгемә операция булганда Халидә килде.

Элек сезне Рафаэль Сәхәбиев белән еш күрә идем. Ул да китеп барды. Кемнәр белән аралашасыз?

Кунакка йөрешүләр юк инде. Моннан ерак түгел туганнан туганым яши. Аның белән аралашабыз. Казансу буйларында йөрибез. Хәйдәр Бигичевнең да дусты булган Кадимиңнур белән очрашкалыйбыз. Башка беркем дә юк. Студентлар белән аралашам. Алар күңелне яшәртә. Әмма алар яныннан сыгылган мунчала булып кайтасың. Яшьрәк чакта күп укый идем. Күзләрне утырткач, укуны да ташладым. Газеталарны гына караштыргалыйм. Яңалыгы да сугыш та талаш бит аның, урын бүләләр.

Милләт проблемалары борчыймы?

Милләт бетми. Рус арасында тордык. Бетмәдек бит. Үзебез үзебезне бетермәсәк, бетмәячәк тә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100