Японоцензура: Камал театрында – «Көл», ә бездән – спойлер
Камал театрының яңа сезондагы беренче премьерасы – цензура турында спектакль, дөресрәге, цензура фонында кешеләр турында спектакль.
Камал театрының яңа сезондагы беренче премьерасы итеп япон драматургы Коко Митаниның «Көл» пьесасына алынган. Бу хакта Камал театрының яңа сезоны ачылышына башлаган матбугат конференциясендә Айдар Җаббаров сөйләде.
Айдар Җаббаров: «Спектакльнең тулы исеме «Көлке академиясе». «Көл» сүзен «смейся» һәм «пепел» дип аңлап була. Без «пепел» вариантына тукталдык. Биредә катлаулы теманы күтәрәбез. Мин һаман да Гаяз Исхакыйдан ерак китә алмыйм кебек. ХХ гасырда шәхесләребезнең ничек цензура басымы астында яшәгәнлекләре, әсәрләрен цензура аша үткәрүләре турында уйландым. Бер кызыклы факт – Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренең өчтән бер өлешен генә укыйбыз икән. Петербургта яшәүче Смирнов дигән цензор аның өчтән ике өлешен кыскарткан. Тулы вариантын без белмибез. ХХ гасырда шундый очраклар күп булган. Шул теманы уйлап, спектакль өстендә эшлибез».
Белешмә өчен: Г.Исхакый үзенең «Тәрҗемәи хәлем»дә «Ике йөз елдан соң инкыйраз» китабы басылып чыгып, кулына алгач булган халәтен болай тасвирлый: «Әмма рус цензоры әсәрнең өчтән икесен кисте вә калган өлешендә дә фикерләрне укучы аңламаслык итеп үзгәртте. Әсәремнең цензордан бу хәлдә кайтуына шулкадәр ачуым килде, әсәремне бу хәлгә калдырган җанвар цензорны хәтта Петербургка барып үтерү фикеренә килдем һәм бу фикерне гамәлгә ашыру хәстәренә керештем. Бәрәкәт бирсен ки, мохитым моңа киртә булды. Китап шулай ярым-ямалык хәлдә басылды һәм шулай булса да гадәттән тыш игътибар казанды»... «Яртысын кызыл кара белән тәмам сызылган хәлдә дә китапның укучыга тәэсире гадәттән тыш зур булды, китап берничә айда Идел буеның бөтен шәһәрләрендә, авылларында күз яшьләре белән укылды...»... «Мин бу әсәремне тулы көенчә Аурупада, я Мисырда бастыру фикеренә килдем. Үкенечкә, моңа ирешеп булмады. Рус жандармнары өемдә тентү ясаганда, бу әсәремнең бозылмаган нөсхәсен алып киттеләр. Һәм шунда әсәр югалды да калды...»
«Инкыйраз...»ның шул тунап, өзеп алынган кисәкләренең кайберләрен Петербургтагы элекке Вакытлы матбугатның Үзәк комитеты, ягъни Цензура архивыннан (50 ф., 1 тасв., 150 эш) академик Миркасыйм Госманов табып алып кайтты. Галим үзе тапкын материалларын һәм алар хакында тәфсилле аңлатмаларны «Казан утлары» журналының 1995 елның 10нчы санында бастыра. Гаяз Исхакыйның 15 томлыгының 1нче томында Смирнов әфәнде кискән өлешләрнең табылган кадәре үз урынына кайтарылып бастырылган.
ххх
Инде Смирновның һәм башкаларның цензор кайчысына протест буларак татар театрына килеп кергән «Көл» спектакленә күчик.
Спектакльнең аннотациясе: Бу – гади генә бер вакыйга. Мондый хәл теләсә кем белән булырга мөмкин. Аларның берсе протагонист – икенчесе дотагонист, берсе тоткын – икенчесе вакыйгалар белән идарә итүче, берсе кача – икенчесе куып тота, берсе иҗат итә – икенчесе бәяли. Кыскасы, геройлар арасында драматик конфликт, психологик һәм шәхси каршылык. Һәркемнең үз дөреслеге, үзенчәлекләре, максатлары, дөньяга карашы бар. һәркем дөньяга карашлар бәхәсендә, үз-үзеңне ярату уенында һәм тормыш абсурдына каршы торуда җиңеп чыгарга, тантана итәргә тели!
Автор белән Цензорның, сәнгать һәм циркулярның, фантазия иреге һәм рөхсәт ителгән кысаларның кисешүе нинди нәтиҗәләргә китерер, кисәтү утлары кабызырга кирәкме, яки башны көлгә яшерү дөресрәк булырмы – япон драматургы, сценарист һәм режиссер Коки Митаниның «Көлке академиясе» пьесасы буенча А.Җаббаров сәхнәләштергән спектакльдә сүз шул хакта барачак.
ххх
«Академия смеха» пьесасын танылган япон драматургы Коки Митани 1996 елда язган. Пьесада вакыйгалар Япониядә 40нчы еллар башында бара.
«Академия смеха» – Россия театрларында соңгы елларда актив куелган спектакль. Ул Санкт-Петербургта Ленсовет исемендәге театрда, Андрей Миронов исемендәге «Рус антрепризасы» театрында, «Легенда» театрында, Мәскәүдә Пушкин исемендәге театрда, «Сфера» драма театрында сәхнәләштерелгән.
Пьесада ике генә персонаж катнаша: Автор һәм Цензор. Сюжет беренче карашка бик гади: 8 көн дәвамында Автор, Цензор янына килеп, үзенең яңа пьесасы – Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» трагедиясе мотивлары буенча куеласы комедия өчен рөхсәт алырга тырыша. Автор Цензорның «тузга язмаган» булып тоелган барлык таләпләрен үти.
Күз алдында ике дөнья очраша – дәүләт иминлеге хакына хезмәт итүне бурычы дип санаган коры түрә һәм иҗат хакына барысына ризалашырга мәҗбүр булган талантлы драматург. Цензор пьесага «Аллаһым, Императорны сакла!» дигән фраза өстәттерә, «Мәхәббәт тарихлары уйнар чак түгел. Үч. Җәза. Башка берәү өчен гомереңне бирергә әзер булу. Бүген генераль линия шул», – дип, «Ромео һәм Джульетта» мотивларын «Гамлет» мотивларына әверелдертә. Полиция департаменты начальнигы соравы буенча, әсәргә полицейский образы кертелә. Театрның кешедә «актив тормыш позициясе» тәрбияләргә тиеш булуын ассызыклый. Болар өстәлгән саен, көннән-көн геройлар үзгәрә бара, ә пьеса чыннан да яхшы комедиягә әверелә.
Барысы да яхшы булыр иде кебек, әмма... кыскасы, пьесаны укыган кеше буларак, тамашачыга бер спойлер бирәм.
Моның өчен спектакльне куючылар үпкәләмәс, дип уйлыйм, чөнки пьеса Интернет киңлекләрендә бар, аны һәр тамашачы үзе алып укый ала.
Инде бар да яхшы булды дигәндә, авторга хәрби хезмәткә чакыру килә. Мобилизация.
Автор: Миңа безнең бөек Ватаныбыз өчен үләргә туры киләдер, ахрысы.
Цензор: Исән кайтыгыз. Мин сезгә үләргә рөхсәт итмим.
Автор: Цензор әфәнде, сезгә алай әйтергә ярамыйдыр...
Монда бары тик пьеса турында сүз бара. Айдар Җаббаров нинди спектакль куяр һәм аның ике актеры – Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов белән театр артисты Алмаз Борһанов нинди тамаша уйнар – анысын берничә көннән күрербез.
Әлбәттә, бу пьеса цензура турында гына түгел, бәлки, бөтенләй цензура турында түгелдер. Бу – нинди генә режимда да, иң тоталитар режимда да кеше булып кала алу турында.
Премьера Камал театрының Кече залында 22, 23 октябрь көннәрендә була. Билетлар инде юк диярлек.