Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрында премьера: оныгына тел өйрәтмәгән татар зыялысы – милләт дошманы

Камал театры язучы Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» дебют пьесасы буенча спектакль чыгарды. Жанры – комедия. Комедия-карикатура.

news_top_970_100
Камал театрында премьера: оныгына тел өйрәтмәгән татар зыялысы – милләт дошманы

Татар театрлары соңгы елларда, бик тырышып, яңа драматурглар эзли башлады. Камал театры «Яңа татар пьесасы» аша Алабугада яшәүче яшь драматург Артур Шәйдуллинны ачты – «Сагынырсызмы» мистик драмасын куйды, аннары журналист һәм блогер Альберт Шакировның «Сәфәр» спектаклен чыгарды. Кариев театры Айдар Әхмәдиев, Булат Минкиннар белән актив хезмәттәшлек итә. Журналист Рәмис Латыйповны драматург буларак ачты – аның «Җырлап яшик!» комедиясен сәхнәләштерде. Тинчурин театры Йолдыз Миңнуллина, Айрат Бик-Булатов, Энҗе Дусаева, Миләүшә Гафуроваларны туплап, «Ядәч! Исемдә!» спектаклен чыгарды. Ә хәзер драматург эзләүдә бөтенләй ерак китте – Актанышта яшәүче атказанган укытучының «Яратам! Бетте-китте!» комедиясе гөрләп бара. Әлмәт театры «Яңа татар пьесасы» конкурсы лауреаты Артур Ибраһимов әсәренә алынырга җыена.

Шулай итеп, таныш булыгыз – Камал театрының яңа авторы Рөстәм Галиуллин.

Белешмә: Рөстәм Галиуллин – язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы.

«Көзге кайтаваз» – Рөстәм Галиуллинның «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус бүләген алган пьеса. «Профессор түгел» псевдонимы белән язган авторның әсәре мелодрама элементлары белән драма жанрында иде. Дебют өчен Рөстәм Галиуллин үзенә таныш теманы алган һәм аны җиңел генә башкарып та чыккан. Драматургия ягыннан артык гадиләштерелгән булып тоелса да, тел ягыннан спектакль дәвамында колаклар кинәнеп-иркәләнеп матур тел тыңлады – рәхмәт!

Спектакльнең режиссеры – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Матбугат конференцияләренең берсендә ул, алдагы планнарга бәйле сорауга җавап биреп, «Яңа татар пьесасы» конкурсына зур өметләр баглавын һәм андагы берәр пьесаны куячагын әйткән иде. Финалга чыккан пьесалар арасыннан режиссер шунысын – «Көзге кайтаваз»ны сайлаган.

Спектакльне музыкаль яктан Фәрит Бикчәнтәевнең улы Йосыф Бикчәнтәев бизәгән. Ялгышмасам, бу – ата белән улның беренче уртак эше. Моңарчы Йосыфның кызыклы гына эшләрен Кариев театрында Ренат Әюпов куйган спектакльләрдә ишеткән идек.

«Көзге кайтаваз» спектаклендә төп рольне – профессор Зөфәр Мөхәммәтович ролен – Камал театрының атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкара. 2022 елның 1 июлендә Фәнискә 50 яшь тулды, ә кичәсе әле һаман да юк иде. Фәнис Җиһанша үз юбилеен яңа спектакль белән каршылау өчен бик тырышкан, күрәсең – Камал театрының баш режиссерын үзенең 50 яшьлегенә спектакль чыгарырга ышандыра алган. Камал театры юбилей кичәләре уздыра, ләкин юбилей хөрмәтенә репертуар спектакле чыгаруы – гайре табигый хәл. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев күңеленә шул дәрәҗәдә юл табу осталыгы буенча мастер-класс бирерлек булды бу!

Сүз уңаеннан, бераз читкә китеп, «Бию пәрие» спектакленең тарихы Илдус Габдрахмановның 50 яшьлегеннән башланды. Әмма биредә башта кичә өчен бер күрсәтелешле бер пәрдәле тамаша эшләнеп, соңыннан, күпсанлы сораулар буенча, ул спектакль итеп эшләнде һәм репертуарга кертелде. Ул шулкадәр шәп бара – әйтик, 12 майда булачак спектакльгә билетлар аз калган.

«Көзге кайтаваз» премьерасы апрель аенда авторны һәм иҗат төркемен сәхнәгә чыгарып баш идереп 3 көн барганнан соң, дүртенчесе – 3 майда – Фәнис Җиһаншаның юбилей кичәсе буларак күрсәтеләчәк.

ххх

Вакыйгалар 70 яшьлек профессор гаиләсендә бара. Гомерләрен татар теле гыйлемен өйрәнүгә һәм студентларга өйрәтүгә багышлаган Зөфәр Мөхәммәтович белән Минзилә Зәкиевна матур гына яшәп яталар. Уллары татарча камил сөйләшсә дә, ни олысы, ни кечесе ата-ана юлын дәвам итмәү генә түгел, кечесенең телгә мөнәсәбәте дә борчый, әлбәттә, ләкин тормыш үз җаена ага бирә. Һәрвакыттагыча, матур тормышны журналист халкы боза. Бигрәк тә, хатын-кыз җенесеннән булганы. Биредә дә шулай – Зөһрә туташ гаиләгә телевидение өчен тапшыру төшерү турында сөйләшергә дип килеп керә һәм тормышның астын өскә әйләндереп куя.

Баксаң, профессорның бердәнбер оныгы бөтенләй татарча белми икән, аны шигырь сөйләтеп тапшыруда төшерергә кирәк булып чыкты. Ә журналист кыз Зөһрә дигәнебез... Зөфәровна булып чыга. Кайсы Зөфәр, нинди Зөфәр... ә Зөфәр Мөхәммәтович берни дә хәтерләми... ковид кичергән чөнки... Әсәрнең кыскача эчтәлеге якынча шулай.

Алда әйтелгәнчә, 70 яшьлек профессор ролендә – Татарстанның атказанган артисты, 50 яшьлек Фәнис Җиһанша. Шул ук яшьләрдәге профессор ханым ролендә – театрда икенче сезонын эшләүче 23 яшьлек Эльза Моратхуҗина. 7 яшьлек Айваз ролендә – Татарстанның атказанган артисты, 35 яшьлек Раил Шәмсуаров. Профессорларның олы улы ролендә – Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев, кечесе – Рәдиф Галимов. Спектакльдә, шулай ук, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Айгөл Хәйруллина, Алинә Мөдәррисова һәм Айгөл Абашева катнаша. Әмма аларның кайсы кем булуын «програмка»дан гына белеп була – актрисалар, клоунада закончалыкларына туры китереп булса кирәк, бөтенесе бертөсле уйнады.

Фәнис Җиһаншаның да мондый образ тудырган бар иде – Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясенең яңартылган версиясендә Фәнис Җиһанша карт кияү Галим абзыйны уйнаган иде инде. Анда ул авылның укымышлы мәзәк бер кешесе булса, монда – профессор. Әмма артист өчен чишелеше шул инде, аерма күрмәдем.

Пәрдә ачылгач та, сәхнә бизәлешенең стилизацияләнгән китап шкафларыннан торуын күрәбез. Түшәмгә эленгән зур люстра да күзлекләрне хәтерләтә. Үзәктә – классик стильдәге язу өстәле. Менә ул – бүгенге татар зыялылары – гомерләрен татар теле һәм әдәбияты фәнен үстерүгә багышлаган галимнәр яшәгән фатир. Шушы «күпертелгән» декорацияле сәхнәгә артистлар чыгып парикларын кияләр дә уйный башлыйлар.

ххх

Бер тәнәфес белән 2 сәгать 20 минут барган спектакльнең буеннан-буена көлеп утырдык. Драматург язган кызык сүзләрдән дә, артистларның кыланмышыннан да, костюмнарыннан да... Барысы да күңелле...

Беренче уй булып, оныкларын карарга теләмәгән әби белән бабайны күргәч, «мин сезне үстердем, үзегезнекен үзегез карагыз» дип йөргән татар ханымнары искә төште. «Онык карамаган әбиләр – милләт дошманы», – дип күптән сөйләнеп йөри идем: менә Камал театры шундый «дошманнарны» шәп итеп күрсәтеп бирде.

Зөфәр Мөхәммәтович белән Минзилә Зәкиевнаның бер-берсенә мөнәсәбәте сокландырды. Берсе егылганда икенчесенең баш астына мендәр ыргытып өлгерүе генә ни тора!

Минзилә Зәкиевнаның тузан суырткыч башы белән генә тузан суыртып йөрүен күргәч, Тукайның «Печән базары» поэмасындагы: «Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать, Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп…» дигән юллары хәтергә килде.

Ә азакка таба үземне вакыт машинасы белән 10-15 ел артка чигенеп, ИЯЛИ яки Татфакның берәр «тусовкасына» килеп эләккән һәм андагы яшьләрнең, өлкән буынны «чеметеп», «капустник» күрсәткәнен карыйм кебек тойдым. Күренекле галимнәр Нурмөхәммәт ага Хисамов, Фуат ага Ганиев, Мирфатыйх ага Зәкиев, Марсель ага Бакиров, Тәлгать ага Галиуллин һәм башкалар, һәм башкалар күз алдыннан үтте. Юк-юк, һич юк, мин аларның балалары-оныкларының теле турында сүз алып бармыйм. Фән өчен җанатып яшәгән галимнәр турында сүз бара.

Пьеса авторы Рөстәм Галиуллинның да филология фәннәре кандидаты булуын искәртим. 2015-2018 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гыйльми сәркатип булып эшләве аның галимнәр даирәсен эчтән өйрәнергә дә мөмкинлек биргән. Кайсы галимнең прототип булуын автор үзе яхшырак беләдер. Ә без фаразлый гына алабыз. Хәер, биредә – аларның җыелма образыдыр. Бу әсәр белән исән һәм бакыйлыкка күчкән өлкән буын галимнәребезне үпкәләтмәбезме, «мыскыл итү» дип кабул итмәсләре, дигән борчу да үтте күңелдән. Чөнки биредә күп нәрсә арттырып, карикатура итеп күрсәтелгән. Аны кем ничек аңлый да, кем ничек шәрехли бит...

Шушы көннәрдә ИЯЛИ директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин биргән интервьюдан бер цитата: «Институтның 9 фәнни бүлегендәге җитәкчеләрнең барысы да 70 тирәсендә иде: кемгәдер тулыр-тулмас, кемдер узып киткән. Шул вакытта иртәгәсе көн турында уйланулар, курку да бар иде. Күпмедер вакыттан абзыйлар бүлек җитәкчелегеннән киттеләр. Иң кызганычы – бер генә бүлектә дә алар тарафыннан үзләрен алыштырырдай кеше тәкъдим ителмәде». Менә шушы милләт аксакаллары булгандыр инде сәхнәдә.

«Безнең милләт шундый хәлдә – без инде татар телле тирәлек тә тудыра алмыйбыз. Татар зыялысы! Телне саклауның бердәнбер юлы, әлеге дә баягы гаилә – оныгың булса да татарча белсен!» – дип әйтергә теләдеме режиссер?

ххх

Рөстәм Галиуллин әсәренең беренче варианты, алда әйткәнемчә, драма. Ул безнең үз оныкларын татарчага өйрәтә алмаган галимнәребездән усал көлми. Әмма Фәрит Бикчәнтәев комедия жанрын сайлаган. Хәтта азактан башына калфак кадаган һәм ялтыравыклы зәвыксыз күлмәк кигән ханымны – укытучы карчыкны да чыгарды – гафу итегез, акылы авыша башлаган бу түтәй «вишенка на торте» булды инде. Әйе, мондый ханымнарыбыз да бар – аз да түгелдер әле. Алары да үзебезнеке, Аллага шөкер!

Мин әлеге калфаклы Разия ханым сәхнәгә килеп чыккач та, Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае делегатларын күз алдына китердем. Иртәгә корылтай башлана, һәм, Казан үзәген бизәп, күпме милли җанлы, калфаклы «Ижау Разиялары» йөридер. Һәрхәлдә, 500 делегат арасында андыйлар юк түгел.

Финалга таба бер әйбер аңлашылып бетми: кем баласы булды соң инде бу журналист кыз Зөһрә? Калфаклы ханым аны кемнән тапкан? Нинди хат саклаган ул калфагы эчендә? Аңлап бетермәгәннәр өчен, Рөстәм Галиуллин пьесасының беренче вариантында укылган хаттан өзек китерәм. Ул вариантта әлеге ханым катнашучылар арасында юк. Бары тик аның тапшырылмаган хаты гына укыла: «Миндә сезнең бердәнбер хатыгыз саклана. Күп укылудан таушалып беткән инде ул. Сезгә язган мәхәббәт хатыма җавап ул. Үзегезнең гаиләгез барлыгын һәм күңелегездә Минзилә Зәкиевнага гына урын барлыгын аңлатып язган идегез. Сез киттегез. Вакыт – һәрнәрсәгә дәва, диләр. Юк сүз. Мин сезне беркайчан оныта алмадым. Чарасызлыктан, үземнең артымнан йөргән егетләрнең берсенә – Зөфәр исемле булганга күрә генә, яратмыйча кияүгә чыктым. Кызым туар алдыннан, ул авариягә очрап һәлак булды. Бик сәер үлем булды. Үтерделәр, дип тә сөйләделәр. Ятимнәр йортында үскән иде ул, бер туганы да юк, ялгызым үлеме сәбәпләрен ачыклый алмадым. Башка беркемне дә ярата алмадым мин. Җаныма дәва табар өчен, сезгә хатлар яздым, шигырьләр багышладым...»

Ххх

Инде төп темага – тел мәсьәләсенә килик. Без мәктәпләрдән татар телен куганда, дәреслекләрне, димәк, шушы дәреслекләрне төзегән татар филологиясе галимнәрен гаепләп калдырган идек инде. Бәлки, үзәкләре өзелгәндер, ләкин алар аны «йотты». Инде шуңа өстәп, үзләренә театр тагын бер кат йодрык белән «тамызды» – әле сезнең оныкларыгыз да татарча белми икән бит. Начар дәреслек төзеп, безнең балаларны телсез калдыруыгыз җитмәгән, үзегезнекеләрне дә өйрәтмәгәнсез! Аһ сез, фәлән-төгән...

Менә бит, аклану өчен яхшы сәбәп – галимнәр дә өйрәтә алмаганны... Әйе, оныгы түгел, баласы да тел белмәгән зыялыларыбыз байтак лабаса.

Хәер, мин сораштырдым: Нурмөхәммәт абый ул мәсьәләдә каты торды – уллары да, оныклары да телне белә, диделәр. Фуат абый Ганиев улына һәм оныгына ни дәрәҗәдә тел өйрәткәнен үзегез бәяли аласыз – «Татармультфильм» берләшмәсен гамәлгә куйган Марат Ганиев һәм аның улы Азат Ганиев җәмәгатьчелек күз алдында. «Галимнәр телсез бала үстермәде, телсезлек мисалларын белмим», – диде миңа галимнәребезнең берсе. Ә менә артистларның балалары-оныкларына килгәндә, төрлесе бар. Язучыларның да татар телендә иҗат итәр дәрәҗәдә тел белүчеләре күп димәс идем. Кыскасы, Зөфәр Мөхәммәтович – татар интеллигенциясенең җыелма образы. Ул галим дә, язучы да, шулай ук, Камал театрының үз артисты та була ала иде, диюем.

Теманы дәвам итеп, Ким Миңнуллинның тагын шул ук интервьюсыннан юллар китерәм: «Милли-мәдәни тормышта нәрсәгәдер эчләре пошса да, ачулары килсә дә... җитешсезлек күренсә дә, безгә бәйләү гадәте бар. Күз уңында булуыбыздан килә – элмә такталарындагы, торак пункт һәм урам исемнәрендәге күзгә бәрелеп торган хаталарны да, телевидениедә татарча әйбәтләп сөйләшмәгән өчен дә безгә төртеп күрсәтәләр. Янәсе, тиешле сүзлеге эшләнмәгән, кемгәдер җитми калган. Мәгариф системасын да, сәнгать юнәлешен дә, музыка, театр өлкәсен дә безгә бәйләп була...» – дигән иде ул.

Мин азрак «темада булган» кеше булганга, шуларны уйлап утырдым. Ә «темада булмаган» кеше нинди уйлар белән кайтып китәчәк? Клоунада караудан тыш. Бик тар даирәгә аталган спектакль булып калмасмы бу? Тагын да аянычы – киң аудитория өчен галимнәрдән клоун ясауга кайтып калмасмы? Тукайның «Печән базары»ндагы кебек: «Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт, Ну, Печән базары халкы күңле шат!»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 апрель 2023
    Исемсез
    Латин графикасына күчү турындагы утырышларның язмаларын укып, шул чор зыялылары хакында әдәби әсәр язырга алынучы язучылар да пәйда булыр әле бәлки.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100