news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камал театрында «К.Ү.Р.Кә»: Куҗакта дөнья матур – Сәлимҗановтан саф җәмгыять моделе

news_top
Камал театрында «К.Ү.Р.Кә»: Куҗакта дөнья матур – Сәлимҗановтан саф җәмгыять моделе
Фото: © Владимир Васильев

Камал театры быел да традиция буенча легендар режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көненә премьера чыгарды. Яңа сәхнә әсәре – фәнни булмаган фантастика (фантасмагория, утопия) жанрында, исеме дә үзенчәлекле – «К.Ү.Р.Кә». Әмма голдыр-голдыр йөрүче йорт кошын да, нарат күркәсен дә күз алдына китермәгез. Беренче 4 хәреф зурдан язылып, бөтен татар проектларының билгесе булган «Ә» хәрефе нигә кечкенә, дип борчыла күрмәгез тагын – сәбәбе бар. Монда бик җитди аббревиатура: К.Ү.Р.Кә – «Кеше Үтерергә Рөхсәт Кәгазе» дигән сүз. Пьесаның русча исеме – «Преступник со справкой», ягъни, «индюк» та, «шишка» да түгел.

  • Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Әсәрнең авторы – Удмуртиянең Глазов шәһәренең «Парафраз» театры баш режиссеры һәм драматург Дамир Сәлимҗанов. Әйе, Марсель Сәлимҗановның туганы ул – бабалары бертуган.

Моннан 7 ел элек мин Дамир Сәлимҗанов белән очрашкач: «Ә татар театрында нәрсә куяр идегез икән?» – дип сораган идем.

«Без Фәрит Бикчәнтаев белән бу хакта сөйләштек. Камал театрында милли драматургия куелырга тиеш – мин аның белән килешәм. Камал театрында Сәлимҗанов фамилияле кеше куя икән – бу башкача була алмый. Без, уйлашып, мин үзем язганны куярбыз, дигән фикергә килдек. Бу – оригиналь драматургия материалы булачак. Мин гомумкешелек кыйммәтләрен күздә тотып язармын да, куелыш барышында милли колорит өстәлер. Мин татарларга татарлар турында сөйли алмыйм. Әйе, мин – татар кешесе Дамир Хәлимович Сәлимҗанов. Әмма мин урыс тирәлегендә үскәнмен…» – дип җавап биргән иде ул.

  • Пьесаны Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемә иткән. Спектакльнең музыкаль яктан бизәлеше Йосыф Бикчәнтәевка йөкләнгән: композиторы – ул.

«Преступник со справкой» – Дамир Сәлимҗановның Америка фантасты Роберт Шеклиның 1955 елда язылган һәм 1965 елда рус теленә тәрҗемә ителеп «Иностранная литература» журналында басылган «Ордер на убийство» сатирик хикәясе тәэсирендә 2022 елда язылган пьесасы. (Роберт Шеклиның «Ордер на убийство» хикәясе рус телендә тәрҗемәдә интернетта бар – табып укый аласыз.) Дамир Сәлимҗановның «Преступник со справкой» пьесасы Мурманск, Хабаровск һәм Норильск театрларында, шулай ук, Дамир Сәлимҗановның үзе җитәкләгән «Парафраз» театрында куелган. Байтак кына премияләр дә алган, иң күренеклеләре – «Алтын битлек» театр премиясенең лонг-листы һәм «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә махсус приз. Шунысы да игътибарга лаек: Казан белән параллель рәвештә Новороссийскида да пьесаның «Преступник поневоле» исемле премьерасы чыгып килә.

«К.Ү.Р.Кә» – авторның һәм театрның «Кешеләр агрессиясез җәмгыятьтә яши ала» дип чаң кагуы, шундый җәмгыятьнең булу мөмкинлеген фаразлавы. Утопия, дисәгез, булсын соң – кешегә хыялланырга ярамыймы әллә?

Җирдән аерылып 300 ел яшәгән кешеләр җәмгыяте саф яшәү рәвешенә шулкадәр барып җиткән ки, китаплардан укып белгән гыйбадәтханә, почта һәм төрмәне цивилизация җимешләре дип танып, оятка калмас өчен, шуларны булдырырга омтыла. Әмма... барып чыкмый...

Спектакль театрның Универсаль залында бара.

Сүз уңаеннан, театр хәзер үзенең өч залын да актив куллану өстендә эшли («өстендә эшли» дигән казна сүзен куллануым өчен гафу үтенәм – авт.). Гасырлар дәвамында кешелек җәмгыятенең үсеше булып классик театр сәхнәсе формалашса да, хәзер театр мәйданчыгының төрле формалары, алай гына да түгел, теләсә нинди киңлекне театр сәнгатендә куллану бар. Камал театрының, классик сәхнәдән тыш, квадрат («Универсаль зал» дип аталган Black Box) һәм түгәрәк залы («Көнчыгыш зал» дип аталган арена) барлыкка килгән икән, Фәрит Бикчәнтәев белән Илгиз Зәйниев икесе ике залны үзләштерә башларга мәҗбүр (теләсәләр-теләмәсәләр дә...) – заллар эшләргә тиеш. Театрның Black Box дигән кара куб залы булуы цивилизация билгесе санала икән, татар тамашачысы гына классик залда карап ята алмый бит инде. Үсәргә, цивилизацияләнергә кирәк, җәмәгать!

Спектакльне чыгаручы команда зал мөмкинлекләрен актив файдаланырга тырышкан. Тамашачы почмак ясап тезелгән урындыкларда ике яклап утыра, артистлар да почмак ясап ике яктан йөри. Видеокүренешләр дә «банально» гына «задник»тагы экраннан күрсәтелми, өстән «йөгереп» уза. «Шуннан ни?» – дип сорасагыз, ачык кына җавап бирә алмыйм, эффектлы инде карап торышка. Декорацияләр бер үк вакытта иркенлекне дә, чикләрне дә күрсәтә. Төгәл итеп әйтсәк, артистларга уйнарга комачауламаслык итеп тезелгән беседка кебегрәк өч металл конструкциядән гыйбарәт. Берсенең жалюзилары да ябыла.

  • Декорацияләрне Фәрит Бикчәнтәевның күп еллык иҗатташы Сергей Скоморохов ясаган. Костюмнар авторы – Сергей Геннадьевичның укучысы Марина Марьянич. Яктылык буенча рәссам – Екатерина Гиждиян.

Спектакльдә нигездә яшь буын артистлар катнаша. Иң тәҗрибәлеләр – Татарстанның атказанган артистлары Алмаз Сабирҗанов белән Алмаз Гәрәев һәм дә Гүзәл Шакирова. Хәер, төп рольдәге Фәннур Мөхәммәтҗанов та 10 елдан артык театрда эшли, Татарстанның атказанган артисты һәм Җәлил премиясе лауреаты. Эльза Моратхуҗина белән Эльвир Сәлимов театрда берничә ел иҗат итә. Калганнарның әле тамашачы алдында күренә генә башлаулары. Болар – Фәрит Бикчәнтәевның быел диплом алган укучылары һәм былтыр кастинг аша алынган стажерлары.

Артистлар уенына килгәндә, пресс-показ карап артистлар уенына бәя бирүе гадел булмас. Бик күп артист бер дә кирәкмәгәнгә буталып йөри кебек күренде күренүен, бәлки, уйный-уйный, нишләп йөрүләрен аңлый да башларлар, шул исәптән, җинаятьче булу җаваплылыгы йөкләнгән төп герой Тәлгать тә (Фәннур Мөхәммәтҗанов). Массовка турында әйтмим, аларның үз максаты – алардан зарланмыйм. Икенче пландагы бер кирәкмәгән рольләр дә бар. Мәсәлән, Эльза Моратхуҗина белән Гүзәл Шакирова героиняларының нигә кирәклеген дә аңламадым (әйбәт кенә уйнасалар да): бар ни, юк ни, зерә матур күлмәк тегеп торгансыз, тукыма әрәм итеп. Режиссер аларны ир-атның күзенә рәхәт булсын дип чыгарган икән – ярар соң, алай булса, бер сүзем дә юк.

Спектакль Фәрит Бикчәнтәевның Артур Шәйдуллин пьесасы буенча куелган «Сагынырсызмы?» спектаклен дә хәтерләтте. Гайре табигый вакыйгалар сурәтләнүе белән генә, әлбәттә: тегесендә – мистика, монысында фантастика булганга. Режиссер эзләнә инде. Шушы урында Айдар Җаббаров сүзләре искә төшә: «...Бүгенге көн пьесаларын куюы авыр. Әле бүгенге көн фикерләвен аңлап бетермим... Ниндидер чорны, ул беткәч, ерактан карап кына аңлап була, дигән фикергә килдек...» – дигән иде ул. Айдар, әлбәттә, барлык иҗатчыларның уртак уй-фикерен ачып салды. Шуңа күрә режиссерлар төрлесе төрле юл эзли: кайчандыр легендар булган һәм хәзер тузган әсәрләрнең тузанын кагалар, тарихның төрле этапларын һәм шәхесләребезне тасвирлап яңа әсәрләр яздыралар, шул исәптән, төрле мистик һәм фантастик әсәрләрне татар тамашачысына үлчәп карыйлар. Шундый әсәр (Артур Ибраһимовның «Бабайның бабасы») Минзәлә театрында чыкты, Фәрит Бикчәнтәев та шушы темаларны төрле яклап эшли, гәрчә әлегә ул мистика-фантастиканы татар тамашачысының аңлап бетермәве күренсә дә.

Хәтерләтүләрне дәвам итеп: әлеге спектакль күпмедер дәрәҗәдә «Сары елга»ны да хәтерләтеп куйды. Мәгънәсе һәм куелышы ягыннан түгел. Икесе дә шул ук Универсаль залда булуы һәм берничә артистның, кабатланып, бер үк рәвешле йөреп торуы шундый тәэсир бирде ахрысы: шул ук Эльза Моратхуҗина һәм шул ук Эльвир Сәлимов. Соңыннан тамашачының, тамашаны аңлап бетермичә чыгып: «Аңлатып язарсың инде, ни булды соң бу?» – диюеннән чыгып та шундый тәэсир калгандыр.

Бәлки, килгән тамашачы аңлап җитсен өчен, чыннан да, спектакльләр буенча тамашачы белән фикер алышулар үткәрә башларга кирәктер. Яки театр тәнкыйтьчеләренең шушы сәхнә әсәрен аңлаткан лекцияләрен оештырсагыз була. Мондый лекцияләр өчен менә дигән дүртенче залыгыз да бар.

Аңлатып ук язу йөкләмәсен үз өстемә алмасам да, күргәнемне тасвирлап карыйм.

Вакыйгалар Җирнең колониясе саналган нәни генә бер планетаның бердәнбер авылында бара. Боларны кайчандыр Җирдән күченгән кешеләрнең дәвамчылары дип аңлыйбыз. Биредәге Кече Куҗак авылында 1000 тирәсе кеше идеаль җәмгыять төзеп, театр анонсында әйтелгәнчә, «үз көйләренә иминлектә, хозурлыкта яши».

  • Шул урында бер лирик чигенеш. Ә бит Куҗак исемле авыл Сарман районында бар. Иске Минзәләбаш авыл җирлегенә керә торган зур булмаган авыл. Пьесаның тәрҗемәчесе Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тумышы белән шушы Иске Минзәләбаштан. Димәк, ул саф җәмгыятьле утопик авылны үз туган ягындагы авыл, мөгаен, үзенең балачак авылы беләндер, чагыштырган. «Как мило» дияр иде андый вакытта яшь буын.

Төрле социаль институтларсыз да матур гына яшәп була икән. Үзләренең борынгы бабалары яшәгән тормыш турында китаплардан гына беләләр монда яшәүчеләр. Көннәрдән бер көнне онытылган радио «телгә килгән» һәм «тиздән галактикара ревизия булачагын һәм ревизия вакытында Җир планетасында тормыш корылышының кагыйдәләргә туры килү-килмәве тикшереләчәген хәбәр итә». Сүзен сүзгә кабатласак болай дигән: «Эчке вазгыять тотрыксыз булу сәбәпле, берничә гасыр дәвамында Җир үзенең ерак колонияләре белән элемтәдә тора алмады. Хәзер эш үзгәрде. Җир җитешсезлекләрне тәртипкә китерә һәм тиешле урыннарда тиешле чаралар күрә башлады. Кече Куҗак та элеккечә Җир империясе колониясе булып кала һәм аның кануннарына буйсынырга тиешле санала».

Менә шуннан соң куҗаклылар тиз арада председатель (Васил Вәсимович ролендә – Алмаз Сабирҗанов) җитәкчелегендә тормыш тәртипләрен Җирдәгечә итү өчен тырыша башлыйлар: мәктәп, почта һәм төрмә салалар, хатлар язалар, җинаятьчене (балыкчы Тәлгать Чуртанов – Фәннур Мөхәммәтҗанов) һәм аны тотучы полиция хезмәткәрен (буяучы Ләис ролендә – Алмаз Гәрәев) билгеләп куялар. Без башта Кече Куҗак тормышын киңрәк карасак, аннары, лупадан карагандай, Тәлгать Чуртановның намусы белән көрәшенә күчәбез. Бер яктан, ул, кеше үтереп, планетаны саклап калырга тиеш. Бу вазифа аңа йөкләнгән икән, авылдашларын коткару өчен, ул моны эшләргә тиешлеген аңлый. Икенче яктан, балык чистартырга хәленнән килсә дә, ул кеше үтерә алмый.

Менә Җирдән Инспектор һәм аның киңәшчесе килеп төшә (спектакльнең бу өлеше миңа, язылуын да, куелуын да, уйналуын да кертеп, мәктәп сәхнәсендә укучыларның тырышып уйнавы кебек тоелды). Азактан бераз мәш киләләр дә, тегеләре, бу колониядән файда булмавын күреп, очып китә, болары монда кала.

Колониядә җәмгыять шулкадәр сафланган, Җирдә гасырлар буе формалашкан тәртипләрнең берсе дә кирегә ябышмый булып чыга – шундый нәтиҗә чыгарып, артистларны алкышлыйбыз.

Саф җәмгыять дигәннән, әлеге җәмгыятьнең хыялый шагыйрьләре дә, артистлары да, рәссамнары да нигәдер юк иде, һәрхәлдә алар күрсәтелмәде, барысы да – физик эш белән шөгыльләнүче кешеләр, шул ук вакытта барысы да мөгаллим – балаларын өйдә укыталар.

Мин бу спектакльдә тасвирланган идеаль җәмгыять турында сокланулы яки тәнкыйди күзлектән булса да, уйлана башлаганмын икән, димәк, ул миңа «ияреп чыккан» – һәрхәлдә, бу – уйланырлык спектакль.

Әлегә шулар. Театрны ашата торган спектакль булмаса да, үз тамашачы булыр, дим, «К.Ү.Р.Кә»нең. «Сөяркә»гә һәм «Ситса туй»га билетлар күз ачып йомганчы сатылып бетүе яхшы, әлбәттә, әмма җәмгыять төзелеше турында фәлсәфи уйларга бирелеп кайтырга да ярый инде кайчагында – ел азагына кадәр 4 тапкыр күрсәтеләсе бар әле, алам дигән кешегә билетлар да бераз калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар