Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайвакыт 2 балага түзеп булмый, безнең әти-әни 15 балага ничек түзгәннәр?!»

«Сиңа нәрсә, бер сызгырасың да, малайларың хәзер кайтып җитә...» – менә Балтач районы Пыжмара авылында яшәүче 15 бала атасы Хәбир абый Мөхәрләмовка авылдашлары, күрше-күләннәре, кызыгып, еш кына шулай дип әйтә икән.

news_top_970_100
«Кайвакыт 2 балага түзеп булмый, безнең әти-әни 15 балага ничек түзгәннәр?!»
Мөхәрләмовларның шәхси архивыннан

Кызыгырсың да: күмәк эшкәме, бәйрәмгә дисеңме, 15 балаң, кияү-киленнәрең, 15 оныгың дәррәү килеп кайтып керсен әле... Сөбханалла, сокланып туймаслык бит! «Күз тидерә күрмәгез», – дип, Хәбир абый үзе дә кисәтеп куйды, шуңа язганда да «сөбханалла машаллаһ»ны еш-еш кабатлап торып яздым. Сез дә шушы искитмәле гаилә турында укыганда, «күз тимәсен» дип әйтеп куегыз, яме.

Хәбир абый тормыш иптәше Алсу апа белән 15 балага гомер биргән: 9 малай һәм 6 кыз! Иң олысына – 37 яшь, иң кечесенә – 14.

Иң башта бер-бер артлы 4 малай туган: Хәлил (1986), Шамил (1988), Рамил (1989), Альберт (1990). Ниһаять, гаиләдә бик көтеп алынган кыз бала булып, Айсылу (1991) дөньяга килә. Ә аннары бер-бер артлы тагын 2 малай – Асаф (1992) һәм Инсаф (1993). 5 ел паузадан соң, 1998 елда Гөлүсә шушы дөньяга аваз сала. 2 елдан ишле гаиләгә Ранил (2000 ел) өстәлә, аннары балалар сафын Гөлинә (2001), Данил (2002), Гөлчәчәк (2003), Алия (2005), Илүс (2008), Зөһрә (2010) тулыландыра. Үзе бер балалар бакчасы!

«Кеше сүзе тыңлап йөрергә вакытым да булмады: бала карыйсыңмы, өйдәгесен эшлисеңме...»

Алсу апа әйтүенчә, әле кияүгә чыккач, бу кадәр күп балалы гаилә буласыларын күз алдына китереп тә карамаганнар. Беренче баласын 18 яшендә, соңгысын 42 яшендә тудырган. Бәхеткә, әти-әниләре күрше авылдан, баштагы мәлдә алар булышса, олырак балалар үсә төшкәч, кечерәкләрен үстерешергә алар ярдәм иткән. Бу очракта бала карашырга ирне көтеп ятып торыш юк инде, ул балакайларының туендыручысы, гаилә аның күзенә карап тора, шунлыктан эштән туктамаган.

Руслар әйтә бит: «Мы предполагаем, Бог располагает» дип, шуның кебек булып чыкты инде бу. Моның кадәр булырбыз дип уйламаган идем, ирем дә, мин дә алай күп балалы гаиләдә үсмәдек.

Ир көне-төне эштә булды, күбрәк үземә эләкте инде, аннары дәүләре кечкенәләрен карашты. Авылда эш тә эш. Уйныйсылары килгән вакыт та булгандыр, сүзне тыңладылар инде, суын да ташырга, карын да көрәргә, хайванын да карашырга кирәк, бакчасын китмәнләү, чүбен утау дисеңме... Авыл җирендә эшне бүләсе юк, балалар үзләре дә кемгә нәрсә эшлисен яхшы белә. Малайлар күбрәк әтиләре янында, тыштагы эштә, кызлар минем янда булды, – дип сөйли Алсу апа.

Хәзер 1-2 балага чыгымнар күбәя башласа да, пошаманга төшәбез, шуңа күрә, ирексездән, аннан: «Акчаны ничек җиткерә алдыгыз, җиткерә алмыйча елаган чакларыгыз да булгандыр инде, ничек кичердегез?» – дип сорыйм.

Хәзерге заман төсле түгел, ул вакытта бөтенебез бертигез иде бит, хәзер генә аерма зур. Балалар тегене-моны кимим дип тормадылар, абыйларыннан калганын да киделәр. Кешенекен кию дә ят нәрсә түгел иде. Ул вакытта гадәти әйбер ул – бер-береңә биреп тору. Китаплар да береннән-беренә йөри иде. Хәзер балалар икенче төрле, соңгылары да аерылып тора, – ди ул.

Яшерен-батырын түгел, күп балалы гаиләләргә сәерсенеп, аңламыйча караучылар да бар. Алсу апаның бер-бер артлы бала табуына таныш-белешләре арасында кырын караш ташлаучылар булмаган. «Гаепләп, йөземә бәреп әйткән кеше беркайчан булмады. Кеше сүзе тыңлап йөрергә вакытым да булмады, бала карыйсыңмы, өйдәгесен эшлисеңме...» – ди ул.

Мөхәрләмовлар – районда үрнәк гаиләләрнең берсе. Алсу апаның үз балалары да: «Бүгенге көндә 1-2 балага да ничек кенә дөрес тәрбия бирергә дип яшибез, әти-әни ничек безнең унбишебезне дә шулай инсафлы, әдәпле итеп тәрбияли алган соң?» – дип, шаккатып сөйлиләр.

«Нинди серле алымнарыгыз бар соң, Алсу апа, ничек тыңлата алдыгыз, бөтенесе тыныч холыклы, басынкымы әллә», – дип сорыйм Алсу ападан.

Төрлесе төрле холыклы: кайсы кызурак, кемдер тынычрак, кайсы йомшак, кайсысы чәтертәп тора. Һәр баланың үз җаена барасың инде: берсен орышырга кирәк, кайсына әйбәтләп әйтәсең, кайсына бер сүз дә җитә. 
Какмадык, сукмадык, дисәм дә, малайларга катырак торырга кирәк инде. Кул арасына керә башлауга, күбесе җәй буе комбайнда эшләделәр, быел 9нчыны тәмамлаучы кече малаебыз да узган җәйне атасы белән эшләде. Теләсә нишләп йөрергә вакытлары да калмады инде, шәһәр баласы шикелле тырай тибеп йөри алмый бит алар, авыл баласына эш инде аңа.

Безнекеләр тәртипсез булмады, урамда сугышып йөрмәделәр. Әби-бабайлары тәрбиясен дә күрделәр. Күрше авылга әбиләре янына гел менделәр. Әйбәт укыдылар, йөземә кызыллык китермәделәр, бөтенесен укыттык, дипломнары бар. Хәзер дә Аллаһка шөкер, эшлиләр, менә дигән итеп яшиләр. Ходай шулай язган инде. Хәзер моңа сөенәбез генә. Балаларны үстергәндә, сабыр булмасаң – булмый. Яшь вакытта булдырганбыз инде, тырышканбыз, хәзер булмас иде... – ди Алсу апа.

Фото: © Мөхәрләмовларның социаль челтәрдә шәхси аккаунтларыннан

Ничек кенә тәртипле булсаң да, кыңгыр эшсез балачак булмый инде. Булган-булган, Мөхәрләмовларда да булган андый хәлләр. Әнисе бакчага йөрүче балаларын алып кайтырга дип чыгып киткәч, Гөлчәчәк сеңлесен карап торырга тиешле Асаф абыйсы йоклап киткән. 2 яшьлек шук, нәни кызчыкка шул гына кирәк – чыккан да киткән урамга. Бәләкәч шулай елап, бераз урамда каңгырап йөргән. «Арыган булгандыр инде абыйсы, йоклап киткән. Ул чакта ачуландык инде карамагач, берәр кая китсә, каян табасың, бала-чаганы белеп буламени?» – ди Алсу апа. Шул-шул, бала-чага дип тә белми әйтмәгәннәр: бала да ул, чага да ул...

Алсу апа белән сөйләшәбез, ә үзем 15 баласының рәхәт тормышы өчен җаваплы Хәбир абыйны уйлап куйдым. «Шулай да, балалар арта барган саен, «боларны ничек аякка бастырырбыз» дип, Хәбир абыйның куркуга төшкән мәле булмадымы?» – дип сорыйм Алсу ападан. «Әтиләренең куркырга вакыты булдымы икән?! Эш тә эш бит инде колхозда. Яз көне чыгып китә басуга, кара көзгә кадәр шунда, җәен – комбайнда, кышын – тракторда», – дип җавап бирә.

– Балаларыгызның да күп балалы булуларын телисезме?

Үзләренә карасыннар инде, акыллары үзләрендә, ничек телиләр.

Әле менә яңарак кына Мөхәрләмовларның өченче малайлары Рамилнең 35 яшьлек юбилей бәйрәменә 14 бертуганы җыелышкан. «Хәзер күбесе гаиләле булгач, балалары укыгач, һәркайсының җайлары туры килеп бетмәскә дә мөмкин, шуңа монда бездә бергә җыелышулары да бик сирәк, елга бер буладыр», – ди Алсу апа.

Әйткәнебезчә, бәйрәме генә түгел, эшләре дә күмәкләшеп уза бу гаиләнең. Әнә бит Шамил дә: «Без бергә эшкә тотынып, әти кушкан эшләрне эшләп бетереп, уйнарга чыгып китә идек, күрше малайлары әле эшләп калалар иде», – ди.

«Кайвакытта 2 балага да түзеп булмый монда, әти-әни бик сабыр булганнардыр инде»

Шамил – гаиләдә икенче бала. Хатыны Гөлшат белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр.

Без күп булуның бер авырлыгы булмады. Киресенчә, рәхәт иде, эш эшләгәндә дә җайлы иде, бөтенебез тотына идек тә ялт итеп эшләп куя идек. Ризыгы да бөтен кешегә дә җитәрлек иде, бер кеше ашап, икенчебез карап торган булмады. Булган әйбер белән дә чиратлап уйнадык.

Әти-әнинең ничек акча җиткерүләренә әле дә шаккатам, үзебез балалар үстерә башлагач, уйландыра ул. Акчаны дөрес тота белү хикмәте дә бардыр инде.

Әти-әнигә тырышлык, түземлек сыйфатлары булышкандыр дип уйлыйбыз. Кайвакытта 2 балага да түзеп булмый монда, сабыр булганнардыр инде бик. Хәзер күп бала алып кайтучылар бик сирәк. Аллаһка шөкер дип яшибез, 2 бала да җиткән шикелле.

Бертуганнар күп булу – зур байлык инде. Бәйрәмнәргә кайтырга тырышабыз, җитди эш булса да, бергә җыелабыз, кайвакыт барып кына чыкмый, һәрберебезнең үз тормышы чөнки, – ди ул.

Фото: ©

Шамил Мөхәрләмовның күңеленә уелып калган балачак хатирәсе дә бар.

Аяк сындырган вакытлар да булмады түгел. Энекәшнеке сынды, куышлы уйнаганда сикереп төшеп булды бугай. Әти-әнидән эләккәндер инде, булмыйча калмагандыр, аның өчен дә орышмыйча калсалар, нәрсә була инде?Ачулансалар да, бервакытта да каеш эләккәнен хәтерләмим, почмакка бастырулар күз алдында инде, алары булды, – дип искә алып уртаклашты Шамил.

«Әти бөтенесен дә биетә»

Тормыш иптәше Гөлшат кайнана һәм кайнатасының тырыш һәм сабыр булуына бик сокланганын әйтте. Кайвакыт ишле гаилә турында ишеткәч, куркып калучылар була. Гөлшат андыйлардан түгел.

Шамилләрнең күп булуы бер генә дә куркытмады. Шулкадәр үрнәк, тырыш гаиләгә килен булып төштем, һич тел-теш тидерә торган гаилә түгел. Әтинең тырышлыгы, бик сабыр булуы сокландыра. Мин килен булып төшкәндә, кечкенә балалар да бар иде, аларның берсенә дә усал итеп эндәшкәнен дә, кычкырганын да ишетмәдем. Орышкан чаклары булгандыр инде. Әни – бик таләпчән кеше, әтигә караганда корырак, әйтәсе сүзен әйтә.

Бала күп булгач, акча ягы да җитешеп бетмәгән чаклары булгандыр, ләкин бер-берсенә ярдәм итеп яшәве, үзара бердәмлеге шушы балаларны үстерергә ярдәм иткәндер. 15 баланы аякка бастырып кеше итәр өчен, бик күп тырышлык, сабырлык кирәк. Балалар бик үткен, тырыш, берсе артыннан икенчесе атлап баралар. Әти бөтенесен дә биетә, кул астына кертә, оныклар үсеп килә, аларны да әкренләп, «әйдәгез, комбайнга» дип әйдәли, көтүгә дә алып чыгып китәләр.

Үзебезнең дә күп балалы гаилә булырга теләк бар анысы: бер кыз, бер малай бар, өченчегә кыз алып кайтсак, әйбәт булыр иде, – дип сөйли Гөлшат.

Фото: ©

«Безнең әни киленнәренә җылы сүз әйтә белә»

Мөхәрләмовларның олы уллары Хәлилнең хатыны киленнәре Альбина да килендәше Гөлшат белән бер сүздә, кайнана белән кайнатасын мактап туя алмады. Бергә үскән туганнар – Хәлил белән Рамил Казанда да янәшә яшиләр икән: Нагорный бистәсендә күршеләр генә.

Альбина сөйләвенчә, әнисе ягында туганнары бик күп булып, тыгыз аралашып үскәнлектән, ире күп балалы гаиләдән булуы аны куркытмаса да, туганнары, дуслары арасында «бигрәк күп бала бит, курыкмыйсыңмы анда килен булып барырга» дип әйтүчеләр булган.

Тамчы да курыкмадым, алар бөтенесе дә молодецлар, тырышлар. Бер күрүдә, бу гаилә кияүгә чыкмас борын якын булды күңелгә. Әле туйда миңа «Алсуга охшагансың, килен охшап килә икән» диделәр.

Мин сөенәм, абыйлары гаиләдәге энекәш-сеңелкәшләре өчен икенче әтиләре ролендә, ул аларга җаны-тәне белән ярдәмгә әзер. Безнең үзебезнең дә әле торыр урын кечкенә генә бүлмә чагында, без аларны шунда сыендырып, абыйлары кораллар алып, бригада төзеп, малайларны эшкә өйрәтте. Ул балалар шундый абыйлары булу белән бәхетле. Абыйлары олы тормышта ныклы адымнарын ясарга, беренче йортларын булдырырга булышып, ышанычлы кеше булды, – ди Альбина.

«Альбина, олы абыйның хатыны моны хуплап тормаса, алай булмый ул, сезнең шундый киң күңелле булуыгыз мөһим монда», – дим әңгәмәдәшемә. Альбина үзе дә каенешләренә, каенсеңелкәшләренә караңгы чырай күрсәткәне булмаганын әйтте. «Альбина апай» дип кенә торалар. Малайлар бигрәк тә хөрмәтле, эшкә киткәндә, ашарга төяп җибәрә идем, рәхмәтле була белделәр», – дип искә алып сөйләде.

Алга таба Альбина сөйләгәннәр кайнанасы булган һәркем көнләшеп үләрлек, билләһи.

14 ел кияүдә мин. Әни шуның кадәр акыллы, зирәк хатын, балаларын, киленнәрен дә мактап, «моны булдырасың» дип үсендереп, һәрберебезне эшкә катнаштыра белә. Киленнәренә дә җылы сүз әйтә белә, артыгын кысылмый да. Без бик актив, ял итәргә дә, бәйрәмнәргә дә еш йөрибез. Дуслар: «Кайнанагыз нәрсә дип әйтә, гаепләмиме?» – дип гаҗәпләнеп сорый. Безнең әни тормышыбызга кысылмый, безнең арага кереп, иргә киленне начар итеп сөйләгәне булмады, ялгыш кына да. Әле киресенчә, өстәл артында утырганда да, «киленнәрне рәнҗетсәгез, иманыгызны алам» дип әйтеп куйгалый малайларына. Шуңа күрә авыл халкыннан да «Алсуның киленнәреннән дә яхшы киленнәр юк инде» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Гел булышырга да кайтып булмый бит, инде ялгыш кына «кайтмадыгыз» дип тә гаеп итми. Аллаһка шөкер, кайнанадан уңдык, ялагайланып әйтү түгел, чып-чын дөресе.

Рәхмәтем, хөрмәтем чиксез. Кеше бүген 1-2 балага да тәрбия бирә алмаганда, алар ничек 15 балага шундый тәрбия биргән?! Балаларга эш тә күп эләккәндер, эш белән дөрес тәрбия кергән. Аннары мин килен булып килгәннән бирле, әти белән әнинең бер-берсенә ярсып авыр сүз әйткәне юк. Шуның кадәр тынычлык. Әни акыллы, үзен дөрес тота белгән инде. Хәлил белән дә еш кына, әллә бер дә талашмыйлармы икән, дип сөйләшәбез. Әни әйтсә дә, әтигә шыпырт кына әйтеп куя, безгә күрсәтми.

«Әниләре аларны дөрес тукландырып үстергән»

Хәлил сөйләгәнчә, аларда кием әллә ни күп булмаса да, булганы бик сыйфатлы: сезонга гел яхшы куртка, яхшы аяк киеме. Бер тирәдәрәк булган балалар бер-берсенекен алмаштырып та кигән.

Ашау җитмәгән вакытлары да булмады, дип сөйли иде Хәлил. Чыннан да, аларда өстәлдән камыр ризыгы өзелми, кабартма, печенье ише пешкән әйберләр... Ә кичкә гел аш, дөрес ризык. Әниләре аларны дөрес тукландырып үстергән. Аларның сәламәтлекләре дә яхшы, күз тимәсен.

Әле Хәлилнең «әти коробкасы белән алып кайта иде, кеше ашамый иде, без туңдырма ашый идек» дигәне бар. Әтиләре читкә китеп эшләп алган чор булган ул. Шулай да, «ничек акча җиткерәләр» дип, мин шакката идем. Алар кешедән бурычка алып яшәмәгән, гомер буе җиткереп яшәгәннәр. Әти эштән кайтып кермәгән, маллары да бар. Аннары әни шулкадәр хәстәрле хатын, акчаны экономияләп тота белә, һәр нәрсәсе чутланган, бернәрсәсен әрәм итми. Сыек майны да үзе ясый иде, элегрәк ат асраганда, ат мае белән туң майлары ясаганын беләм.

Ике бала тәрбиялибез, олы улым аларга охшаган, Сабантуйларга чыккач та, сезнең 16нчы бала дип, шаяртып та алалар. Башта бала алып кайткач, боларның үзләрендә шуның кадәр бала, игътибар җитмәс инде, дип курыккан идем. Куркуым юкка булган. Оныкларны яратып туймыйлар. Бала тууга, ул вакыт өчен шактый зур сумма саналган 10 мең сум акча бирделәр. Бер Яңа ел, бер туган көнне калдырмыйлар, бүләктән өзмиләр, – дип соклану катыш сөйләде Альбина.

Шамил белән Гөлшатның өченчегә бару уе булса да, Хәлил белән Альбина андый ният белән ашыкмый әле. «Булган балаларга дөрес тәрбия бирү кирәк. Ирем дә, шуның кадәр туганы булгач, аңа энекәшләре-сеңелкәшләре дә үз балалары кебек. Аның бөтен теләге аларны башлы-күзле итү, ярдәм итү, шуңа күрә күп бала алып кайтабыз, дими, «эш санда түгел, сыйфатта» дип әйтә», – ди Альбина.

Фото: © Мөхәрләмовларның социаль челтәрдә шәхси аккаунтларыннан

«Сез алып кайтсагыз, без алып кайтабыз»

Рамил гаиләдә өченче бала, әле менә күптән түгел 35 яшен тутырды.

Бәхетле гаиләдә үскән бала гына, Рамил әйтмешли, «авыр яклары онытыла, кызыклары гына истә кала» дип әйтә аладыр.

Без кечкенә вакытта, мәктәп якында булгач, бертуганнар белән бергә үзебезнең команданы оештырып, хоккей уйный идек.

Ә эшкә килгәндә, һәрвакыт урамда идек. Олы абый 5-6 класстан комбайнда булды, шуңа өйдәге эшләр күбрәк безгә иде. Балаларны да караштык, аларны уйната идек, әни генә карап өлгерә алмый бит инде аларны, бөтен бала-чага безнең ишегалдына җыела иде, – дип искә алды.

Бик күп балалы гаилә буласыбыз килә, дигәнне Рамилдән дә ишетмәдем әле. «Бергә җыелганда, «сез алып кайтсагыз, без алып кайтабыз» дип, кызык итеп сөйләшеп утырабыз инде. Күбебездә икешәр бала, Альберт энекәшнең өченчесе туды менә», – диде.

«Үстерер идеңме 5 бала» дисәләр, мин «юк» дияр идем

Малайлар һәм киленнәр белән әзрәк сөйләшкәч, Мөхәрләмовларның кызларын да ишетәсе килде. 4 малайдан соң кызлары дөньяга килә. Айсылу дип исем кушалар. Бүген алар ире белән 10 һәм 7 яшьлек ике кыз үстерәләр. «Энекәш-сеңелкәшләр күп булгач, үз балаларым булганчы, бәби карауның бөтен эшен өйрәндем инде. Роддомда да миңа, беренче тапкыр бала тотмаганың күренеп тора, диделәр», – ди Айсылу.

Ул бүгенге көндә балалар бакчасында эшли. Һөнәре дә үзенә җиңел бирелә, чөнки энеләре-сеңелләре белән мәш килеп, аларны үстерешергә ярдәм итүнең әҗерен күрә хәзер. «Миңа балалар белән эшләве бик җиңел. Мәктәпне бетерүгә, сиңа тәрбияче булырга кирәк, диделәр. Балалар да сиңа башка төрлерәк карый, дип әйтүчеләр бар, бәлки, тәҗрибә зур булуын сизәләрдер», – ди ул.

Шулай да, Айсылу, тәҗрибә зур дип кенә, күп балалы әни булырга атлыгып тормый.

Элек бөтен кеше бертигез иде, без үзебезнең ишле гаиләдән икәнне сизмәдек тә. Начар яшәмәдек, бер кешедән ким булмадык. Заманасы да башка хәзер, дөньясы авыр, бөтен нәрсә кыйбат. Балаларны таптың да бетте түгел, кешедән ким булмасын дип, күпме тырышырга кирәк, шуңа күрә, «үстерер идеңме 5 бала» дисәләр, мин «юк» дияр идем, – дип уртаклашты Айсылу.

Бер балачак хатирәсе белән дә бүлеште. «Берсендә безне күрше авылга әбигә алып менеп куйганнар иде. Шуннан өйгә кайтасы килеп, качкан идек. Ник юлга чыктыгыз, дип, и орышканнар иде шул чакта әти-әни», – ди.

«Андый апа-абыйлар булганда, дуслар да кирәк түгел»

Гөлинәгә 22 яшь, ул гаиләдә 10нчы бала. Казан инновацион университетында психологка укый, Айсылу апасы кебек үк, тәрбияче булып, балалар бакчасында эшли.

Мондый гаиләдә үсүемә бик шат, абый-абый, апай-апай дип кенә торабыз, алар – безгә терәк, төпле киңәшләрен бирәләр, кунакка чакыралар. Андый апа-абыйлар булганда, дуслар да кирәк түгел. Әти-әни безне тигез итеп ярата, беребезгә нидер алып, икенчебезне мәхрүм иткәннәрен хәтерләмим. Без үзара бүлешергә дә яратабыз.

Балалар бакчасына кереп, 1-2 ай эшләгәннән соң, әнине аңладым. Минем эштә түземлек белән һәр балага аерым мөнәсәбәт табарга, ярарга тырышырга кирәк. Әти-әнидән эләккәндер миңа ул сыйфатлар, шуңа эшләве дә җиңел.

Кечкенә чакта гаилә белән гел походка чыга идек. Хәзер зур бәйрәмнәргә генә җыела алабыз. Әти-әни яныннан көч алып киткән кебек ул, шунда кайтып килү рәхәтлек бирә, – ди Гөлинә.

Дәррәү барыгыз да кайтып кергәч, өйдә бер-берегезне эзләп йөрисездер әле.

Әйе, теге кая, бу кая чыгып китте дип, барлап йөрибез инде. Әнигә әйтеп китәбез дә, ул оныта, бутала, аннары безне эзләгәч, «әни, әйтеп киттем бит сиңа» дип көләбез инде.

Без бик бердәм, энекәш-сеңелкәшләр килеп тора, быел җәйге каникулларда кунак иттем үзләрен. Әниләр шулай бердәм булырга өйрәтте. Без «кәҗәләнеп», «миңа теге-бу ошамый, моны кимим» дип йөрмәдек. Абый-апайлардан калган киемнәр дә киелгәндер, туганнар, күршеләр дә булыша иде. «Кара, апай нинди кофта бирде миңа» дип шатланып йөргәнемне хәтерлим. Тормышта бернигә мохтаҗ булмадык. Әти-әниләрдән миңа иң зур бүләк – зур гаиләдә тууым булды, безгә шундый бүләк ясагач, хәзер аларга булышырга тырышабыз.

Илүс белән Зөһрә – үсмерләр. Кирәк әйберләрен алу өчен, Аллаһка шөкер, без дә булыша алабыз. «Менә бу кирәк иде миңа, апай, сиңа авыр түгелме, алып кайта аласыңмы» дип, ягымлы итеп сорый беләләр алар. Аларга тагын да әйбәтрәк тәрбия эләккәндер, дип уйлыйм мин, – ди Гөлинә.

Ә гаилә корып җибәргәч, үзендә 2-3 баладан артык булмас, дип фаразлый. «Әнидәге кадәр кыюлык юк бездә, шуңа 2-3 бала җитәр», – дип көлемсерәп әйтеп куйды.

«Балаларны эшләп ашарга өйрәтергә кирәк»

Инде аз сүзле һәм күп эшле Хәбир абыйга чират җитте. Рәхәтләнеп күкрәк киереп, үзен иң бай, бәхетле бабай дип әйтерлеге бар.

Сиңа нәрсә ул, бер сызгырасың да, хәзер кайтып җитә малайларың, диләр. Язмыштан узмыш юк инде, Ходайдан зур бүләк булды безгә балаларыбыз, – ди ул.

Башта 4 малай тугач, кызга кадәр тырышыйк, дигәнсездер инде...

Әйе, кыз көттек инде, хатынга да иптәш кирәк бит, – ди гаилә башлыгы.

Хәбир абый балаларны, беренче чиратта, ялкаулыктан ерак торырга өйрәткән.

Үзем шикеллерәк булсыннар, дидем инде, эшчән булуларын теләдем. Эшкә өйрәтергә кирәк, иң мөһиме, «эшлим» дисәләр – була. Эшләп ашарга өйрәтергә кирәк. Берсе дә китереп бирми. Мин алар белән бик горурланам. Олы малай 7нчене бетергәч, үзем белән комбайнда эшли башлады, калганнары да булышты. Хәзер төпчек улым да йөри, быелгы җәйгә дә ярдәмчем булыр инде.

Мин күбрәк эштә булгач, бала тәрбияләү күбрәк Алсуга эләккәндер инде. Мин кайтканда, өйдә гел тәртип була иде. Балаларым гына түгел, киленнәр, кияүләр дә молодцы, «әти» генә дип торалар. Ә оныклар белән әле тагын да күңеллерәк, «бабаем» дип кайтып керәләр дә, күңелләр күтәрелеп китә инде, – дип сөенеп сөйләде Хәбир абый.

15 баласының исемен бутамаса да, туган көннәрен бутый икән. «Анысын яшермим», – диде.

Күз тидереп бетерәләр инде, «күз тимәсен, сөбханалла» дип язып куегыз, яме. Зөлфәт (Зөлфәт Зиннуров – автор) Инстаграмга куйгач та, кан басымнарым күтәрелеп алды, – ди Хәбир абый.

Мөхәрләмовларның өйләндерәсе, кияүгә бирәсе балалары бар, эшләре бик күп әле. Шуңа күрә аларны Ходай Тәгалә тигезлектән, сәламәтлектән аермасын, барлык эшләре уң булсын, тагын яхшы кияү-киленнәр килсен, дип телисе килә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 март 2024
    Исемсез
    Ужас
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100