Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кит инде, булмас!» – Зөлфәт Зиннуров 15 балалы гаилә белән таныштырды

news_top_970_100
«Кит инде, булмас!» – Зөлфәт Зиннуров 15 балалы гаилә белән таныштырды
Фото: "Татар-информ" агентлыгы

Шоумен, алып баручы Зөлфәт Зиннуров социаль челтәрдәге сәхифәсендә 15 балалы гаилә белән таныштырды. Ул өченче бала Рамилнең туган көн мәҗлесен үткәргән.

«Балтач районы Пыжмара авылында яшәүче Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар 15 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 15 оныклары бар, пенсияләре генә җитсен», – дип язган ул.

Әлеге гаиләдә 9 малай һәм 6 кыз! Иң олысына – 37 яшь, иң кеченә – 14 яшь.

«10000 тапкыр карадым. Ышанып булмый. Күз тимәсен»;

«Ай-яй, тулы матур гаилә. Нәсел җебегез корычтан»;

«Сөбханалла, сокланырлык»;

«Бик яхшы гаилә. Балалары бик уңганнар, бер эштән курыкмыйлар. Кечкенәдән эш белеп үскән балалар. Кыр корабларын иярләгән батыр егетләр алар. Горурланмый мөмкин түгел» – дип сокланган халык.

Әлбәттә, күпчелекне аларның барысы да үз балалары булу-булмавы кызыксындыра. Гаиләнең танышлары бу сорауга «әйе» дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100