«Кайтырмын» җыры белән танылган Арча егете Әмирхан: «Иптәшләрне югалту бик авыр»
«Интертат» махсус операциядә катнашучы барлык егетләргә багышлап үзенең иң беренче җырын яздырган «Әмирхан» позывнойлы хәрби белән таныштыра. «Мин кайтырмын» җырын шагыйрә, күп җырлар авторы Эльвира Әхмәтова һәм җырчы, композитор Гүзәлия «Әмирхан» өчен махсус иҗат иткән.
Куркынычсызлык максатыннан, әңгәмәдәшем үзенең чын исемен язмавымны үтенде. Ул хезмәттәш дуслары өчен дә, инде хәзер беренче тыңлаучылары өчен дә гап-гади «Әмирхан».
«Әмирхан» – Арча районы Урта Курса авылы егете. Урта мәктәпне тәмамлау белән армия хезмәтенә чакырыла. Ул вакыттагы 2 еллык хезмәтнең ел ярымын узгач, хәрби контракт төзи.
«Армиядә 21 ел инде мин. Озак вакытлар Казанда хезмәт иттек. Хәзер башка шәһәрдә, монда килгәнемә тиздән 3 ел була.
Хәрби юнәлешне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, белмим, әмма шунысын анык әйтә алам – хәрби юлны сайлавыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Бабам – Бөек Ватан сугышы ветераны, калган туганнарыбыз арасында армия, хәрби эш белән бәйле кешеләр юк. Мин армиягә авыр чорларда – 1998 елда киттем бит. Армиядә стабильлек дигән әйбер дә булгандыр инде, акчасын да вакытында түләгәннәрдер. Хәрби булуның үзенә күрә дәрәҗәсе дә бар иде.
Контракт төзүемә якыннарым, аеруча әни бик нык каршы булды. Ул бит әле Чечняда сугыш барган вакыт. Минем дә характерым көчле, үзем ныклы карарга килгәч, якыннарыма моның белән килешергә һәм күнәргә туры килде.
Әнинең борчылулары юкка булмаган, 2001 елда безнең частьне Чечняга алып киттеләр. Махсус операция башланганнан бирле 2 тапкыр Украинада командировкада булдык. Әлегә вакытлыча монда хәрби хезмәттә», – дип сөйләде үзе турында Әмирхан.
«Бу җыр – үз гомеремдәге иң зур бүләкләрнең берсе булгандыр»
Танышканнан соң «Әмирхан» белән сүзебезне иҗат турында сөйләшүдән башладык.
Әмирхан, сезгә җырлау сәләте каян килгән? Моңа кадәр дә җырлаганыгыз булдымы?
Җыр-моң яратуыбыз әтидән киләдер. Безнең әти баянда бик яхшы уйный иде. Без энекәш белән уйнарга өйрәнә алмасак та, икебез дә җырлый беләбез.
Гомумән, менә шулай җыр сайлап, аны яздыру – минем бик күптәнге хыялым иде инде ул. Дөресен әйтәм: бу – минем беренче җырым. Моңа кадәр алай профессиональ студияләрдә җыр яздырганым булмады. Беренче иҗат җимешем булса да, яхшы гына килеп чыкты кебек.
Темасы да үзегезгә туры килеп тора. Махсус сайлагансыздыр.
Миңа бу җырны минем туган көнемә тормыш иптәшем Альбина бүләк итте. Белсәгез икән ничек шатланганымны. Моның кадәр булыр дип уйламаган идем. Минем өчен бик кадерле, үз гомеремдәге иң зур бүләкләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Бәйрәм көнемдә җырның авторлары Гүзәлия белән Эльвира Фәнисовна килеп, үзләре шәхсән тапшырды миңа аны. Үзем дә махсус операциядә катнашкач, әлеге җыр күңелемә шунда ук якын булды. Якыннары өчен борчылып торучы бик күпләр өчен дә, бәлки, аз булса да юаныч булыр ул.
Ошап китсә, тагын яңа җырлар туар, бәлки?
Белеп булмый. Бәлки, киләчәктә тагын берәр шундый җыр язылыр. Алай «җырчы булып китәсем килә» дигән теләгем юк. Кирәкле вакытта, берәр сәбәп белән килеп чыкса гына. Әмма үзем татарча җырлар җырларга да, тыңларга да яратам. Машинада, флешкага яздырып, татарча җырлар тыңлап йөрим. Чөнки биредә татар радиолары да, татарча телевидение дә юк. Элеккерәк, ретро җырларны яратам. Яшьләрдән калышып булмас, әле картаеп бетәсе килми дип, заманча җырларны да тыңлыйм. Матур, талантлы яшьләр күп хәзер татар эстрадасында.
«Мин кайтырмын» җырына клип төшереләчәк, дип тә ишеткән идем.
Аллаһ теләсә. Аның сценарие әзер инде. Казанда гына түгел, берничә урында төшереләчәк. Әмма бу турыда алдан сөйлисем килмәс иде. Ачуланмасагыз, сер булып калсын.
«Иң куркынычы – сугышка ияләшү»
«Әмирхан», сез – тәҗрибәле хәрби. Украинада да 2 тапкыр булгансыз. Бу махсус операция турында нәрсә әйтә аласыз?
Чечнядагы сугыш белән чагыштырсам, ул барыбер безнең ил эчендә барган сугыш иде. Бик күп кешеләрне югалтсак та, каршы якның алай ук көчле авиацияләре дә, бомбалары да булмады. Ә монда хәлләрнең нинди икәнлеген сез үзегез дә күреп торасыз. Илнең көчле, кораллы, регуляр армиясе бар. Шуның өстенә анда әле Украина гына булмавын да белеп торабыз. Масштабы да бик зур.
Шәхсән үземә Украинада артык озак булырга туры килмәде. Беренче командировкам – 3, икенчесе 2 ай гына дәвам итте. Еллар буе анда йөргән егетләр күбрәк тә әйтә алыр иде.
Китүебез 2 тапкырында да кисәк булды. Кичтән әйттеләр, иртән машиналарга төялешеп китеп бардык. Әзерләнергә дә вакыт булмады. Әлегә безнең частьне безнең якка чыгардылар, әмма теләсә кайсы минутта кире алып кереп китәргә мөмкиннәр.
Бүген әйтеп, иртәгә ут эченә кереп китүгә сез, гомер буе хәрби булгач, мораль яктан әзердер инде.
Әзер булсаң да, беренче барып кергәндә, барыбер үзеңне башкачарак тотасың. Ул вакытта саклану инстинкты яхшы эшли. Ә аннан ияләшәсең... Шартлауларга да бик исең китми башлый, атканга да. Менә иң куркынычы да шул ияләшүдер. Яңа гына килеп эләккәннәр үзләрен барыбер саклабрак йөри. Бу – минем шәхси фикерем, әлбәттә, кемдер алай уйламаска мөмкин. Әмма мин бу турыда үземнән чыгып әйтәм. Тора-бара тәртип бозулар да башлана.
Ничек аңларга тәртип бозуны?
Мәсәлән, якын ара бит дип, кая да булса бронежилетсыз чыгып керергә мөмкинсең. Кеше үзен иркен хис итә башлый. Ләкин үзеңне иркенрәк тота башлау бик начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Югалтуларны күп кичерергә туры киләме сезгә?
Бергә хезмәт иткән иптәшләрне югалту бик авыр. Анда барысы да туганыңа әверелә. Ел ярым эчендә без 8 хезмәттәшебезне югалттык. Шуларның берсе үземнең рота командиры иде...
Сез анда мобилизацияләнгәннәр белән бергә хезмәт иттегезме?
Безнең батальон башкалардан аерым иде, махсус заданиеләр үтәдек. Мобилизацияләнгәннәр белән очрашырга туры килмәде. Мин Украинада вакытта минем бертуган энекәшем дә мобилизациягә эләкте. Ул менә 1 ел инде махсус операциядә.
Элемтәдә торасызмы?
Ике көнгә бер язгалый. Безнең якка чыккан көннәрендә шалтыратышып та алабыз.
Күп еллар хәрби өлкәдә эшләгән кеше буларак, аңа нинди киңәшләр бирәсез?
Мин аңа киңәш бирә алмыйм. Чөнки энем – артиллерист, өстәвенә, махсус операциядә 1 елдан артык вакыт инде. Киңәшләрне, бәлки, ул миңа күбрәк тә бирә аладыр…
Бер дә җиңел түгел аларга… Кырыс шартларда яшиләр. Блиндажларда, моннан сез җыеп җибәргән одеял-юрганнарны ябыналар да…
Гуманитар ярдәм күпләп җыела. Барысы да килеп җитәме икән?
Җитә, чыннан да бик күп килә, Гөлназ. Украинада булганда, үзебез дә зур-зур йөк машиналары белән китергән ярдәмне даими ала идек.
Иң беренче җибәрә башлаганда буталулар булгандыр ул. Ул чакта әле солдатлар үзләре дә, халык та нәрсә кирәк икәнне аңлап бетермәгәндер. Хәзер инде чыннан да иң беренчел кирәк-яраклар килә.
Оештыру тиешенчә булып, яхшы командир туры килсә, ашау-эчү ягы болай да начар түгел анда. Хөкүмәт биргән ашау-эчү җитә. Ләкин аннан тыш та кирәк-ярагы бик күп бит әле аның.
«Кайда булса да, кеше уйлап эш итәргә тиеш»
Сез хәрби булгач, гаиләгез даими борчылып яшидер.
Минем мондый тормышыма ияләште инде алар. Шулай булса да, кыендыр аларга. Менә мин хәзер еракта, алар Казанда. Кайтып-китеп йөрим. Махсус операция башлангач ныграк та борчыла башладылар. Чөнки мине теләсә кайсы минутта алып китүләре ихтимал.
Ләкин бу махсус операция проблемасы бер минем гаиләгә генә кагылмады бит. Бүгенге көндә бик күп халыкның якыннары шунда. Гомуми проблема, уртак борчуыбыз ул илдәге тынычсызлык.
Балаларыгыз бармы?
Мине күп балалы әти дип әйтергә дә була. Хатыным Альбина белән икебезгә 6 бала үстерәбез. Аныкылар да, минекеләр дә бар (көлә).
Бер улым менә быел армия хезмәтен төгәлләп кайтты. Араларында үз тормышлары белән яшәүчеләре дә, әле мәктәп яшендәгеләре дә бар.
Кайнар ноктага чыгып киткәндә, сезнең башыгызга «ә кире кайтмасам», «балаларны башка күрә алмасам» дигән уйлар керәме?
Әле ярый бу сорауны бирдегез. Чынлап, бер тапкыр да алай дип уйлап караганым булмаган икән. Без гел «кайтабыз, җиңеп кайтабыз» дип китәбез. Ракета очып килеп төшә икән, берни эшли алмыйсың алуын. Әмма һөҗүм вакытында ул турыда бик уйламыйсың. Үзең карап йөрмәсәң, үлем сине теләсә кайда сагалап торырга мөмкин инде ул. Барысы да Ходай кулында. Тик Аллаһы Тәгалә дә: «Сакланганны саклармын», – дип тә әйткән бит. Каскаңны салып атып, урман буйлап барасың икән… Кайда булса да кеше уйлап эш итәргә тиеш.
Бу хәлләргә кайчан нокта куелыр икән?
Фаразларым юк, бу турыда нәрсәдер әйтергә кыенсынам. Барысы да заманча кораллар белән алып барыла. Миллионлаган дроннар, ракеталар оча. «Тегеләрнең» дуслары бик күп. Корал белән тәэмин итүне туктатсалар, барысы да тизрәк төгәлләнер иде, әлбәттә. Бүгенге кебек барса, озакка сузылырга да мөмкин. Үзебез дә дөньялар тынычлануын түземсезлек белән көтәбез.