Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге хәрби җыр яздырган: «Мин исән, мин исән калырмын»

news_top_970_100
Махсус операциядәге хәрби җыр яздырган: «Мин исән, мин исән калырмын»
социаль челтәрләр

Социаль челтәрләрдә махсус операциядә хезмәт итүче «Әмирхан» кушаматлы хәрби башкаруында «Мин кайтырмын» дигән җыр таралды. Җырны шагыйрә, күп җырлар авторы Эльвира Әхмәтова һәм җырчы, композитор Гүзәлия «Әмирхан» өчен махсус иҗат иткәннәр.

Эльвира Әхмәтова үзенең сәхифәсендә дустының тормыш иптәше – хәрби, моңлы тавышлы «Әмирхан» белән таныштыра.

«Әмирхан» гомерен хәрби хезмәткә багышлады, һәрвакыт Ватаныбыз сагында, армия сафларында взвод командиры. Инде менә 2 тапкыр махсус операциядә булып, исән-имин әйләнеп кайтты. «Әмирхан» Чечня сугышында катнашкан, Жуков һәм Суворов медальләре белән бүләкләнгән. Аның бертуган энесе дә бүгенге көндә махсус операциядә, ә улы армия сафларында хезмәт итә.

Дустым Альбина – чын сабыр хатын-кыз, балаларына ягымлы әни булып, хәер-догада торып, ире «Әмирхан»ның хәрби хезмәттән кайтуын түземсезләнеп көтә.

Бу җыр – бүгенге көндә СВОда хәрби операциядә катнашкан барлык ир-егетләребез исеменнән башкарыла. Туган йортларына кайтып, газиз аналарын, сөекле хатыннарын, яраткан балаларын кочып алырга насыйп булсын аларга», – дип язган җырның авторы.

Җырның кушымтасында:

«Кулымны учыңа салырмын,

Баламны кочаклап алырмын.

Көт кенә, көт кенә – кайтырмын,

Мин исән, мин исән калырмын», – дигән сүзләр бар.

Тиздән әлеге җырның клибы да дөнья күрәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100