Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175 мәктәп укучысы Алисә Гарифуллина Балык Бистәсе Иске Арыш авылында җирләнде

Фаҗига корбанын озатырга бик күп халык җыелган иде.

news_top_970_100
175 мәктәп укучысы Алисә Гарифуллина Балык Бистәсе Иске Арыш авылында җирләнде
Илшат Мәҗитов фотосы

Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында һәлак булганнарны бүген җирлиләр. Фаҗиганең 15 яшьлек корбаны, 8А сыйныфы укучысы Алисә Гарифуллинаны әнисе Әнисә ханымның туган ягы — Балык Бистәсе Иске Арыш авылында соңгы юлга озатканнар.

Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов әйтүенчә, әнисенең төп йорты шушында булгач, Алисәне дә Иске Арыш авылы зиратында җирләргә уйлаганнар. Алисә каникулларын, бик яратып, әнисенең авылында үткәрә торган булган. Анда мәрхүмәнең әнисенең бертуган абыйсы яши.

«Әти-әнисенең хәле бик авыр. Аларның авыр кайгыларын уртаклашабыз. Дошманыңа да күрсәтмәсен мондый хәлләрне. Бик нык елыйлар. Алисә бердәнбер балалары иде бит», — диде Илшат Мәҗитов.

  • «Моргка алып киткәннәр икән шул». Казанның 175 гимназия укучысы турында туганнары
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100