Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч көн саныйлар». Америкада әле дә президент сайлау нәтиҗәсе билгеле түгел

Быелгы сайлауда катнашучылар саны соңгы 120 елда иң күбе булган.

news_top_970_100
«Өч көн саныйлар». Америкада әле дә президент сайлау нәтиҗәсе билгеле түгел
pixabay.com

3 ноябрьдә АКШ президентын сайлау булды. Демократ Джо Байден һәм республикачы Дональд Трамп Ак йорттагы кәнәфи өчен көрәшә. Тик әлегәчә сайлау нәтиҗәләре билгеле түгел. Берничә штатта тавышларны санау дәвам итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, быелгы сайлауда халык рекордлы санда катнашкан. Соңгы 120 елда тавыш бирүчеләр саны иң күбе булган. US Election Project белешмәсе буенча сайлауга килү күрсәткече 66,9 процент.

Әлегә демократ Джо Байден бераз алдарак бара. Ул АКШ президентына сайлауда җиңүен белдерде. Хәзерге вакытта Ак йорт башлыгы Дональд Трамп сүзләренчә, Джо Байден җиңгән штатларда бик күп кагыйдә бозулар булган. Ул судка бирде, тавышларны кабат сайлауны таләп итә.

Социаль челтәрләр үлгән кешеләрне дә «сайлатканнар», дип яза.

Быел Америкада почта аша да сайлау булды. COVID чикләүләре аркасында миллионлаган америкалы бюллетеньнәрне почта аша җибәрде. Хәзер менә шул тавышлар аркасында җәнҗал чыгып маташа. Республикачыларның штабы берничә судка берничә дәгъва биргән инде. 

Сайлауның тәгаен нәтиҗәләре тагын берничә көннән генә билгеле булачак, дип хәбәр итте ВВС сайты.

Дональд Трампның уллары Дональд Трамп-кечесе һәм Эрик Трамп Республикачылар партиясе әгъзаларын тәнкыйтьли. Аларны «читтә торып», әтиләренә «мошенниклар белән көрәштә ярдәм итмәүдә» гаеплиләр.

«Республикачылар берничә дистә ел рәттән бик көчсез булды», — дип яза Трампның улы. Аның энесе Эрик Трамп та республикачыларны «мошенниклар белән көрәшергә» чакыра.

Чәршәмбегә каршы төндә Дональд Трамп АКШ президенты булып кабат сайлануы хакында белдерде. Ул демократларны «сайлауны урларга» маташуда гаепли. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Илнең төрле шәһәрләрендә сайлау нәтиҗәләре белән килешмәүче баш күтәрүчеләр урамга чыкты. Алар инде дүрт көн рәттән тәртипсезлекләр оештыра. Урамнарны томалыйлар, биналарга ут төртәләр.

Соңгы белешмәләр буенча, Джо Байден белән Дональд Трамп арасында аерма бик аз, процентның унынчы, йөзенче өлешләре белән генә исәпләнә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

CNN мәгълүматы буенча, Джо Байден көндәшен 1000 тавышка гына узып бара. Аризона белән Невада аерма күбрәк. Дональд Трамп Пенсильвания штатында гына җиңеп бара. 

ТАСС хәбәр иткәнчә, соңгы өч көндә Твиттер Трампның хәбәрләрен блокировкалый, 12 твитны күренми торган иткәннәр. Имеш, аның сүзләре укучыларны ялгыш уйларга мәҗбүр итә. Facebook та трампчыларның хәбәрләрен блокировкалый. NBC, ABC һәм CBS телеканаллары Трамп белән брифингны күрсәтә башлаган булган, аннары сәясәтче «ялган сөйли» дип, трансляцияне туктатканнар.

  • Сәясәтче Руслан Айсин «Интертат» сайтына биргән интервьюсында АКШта сайлау җиңел узмаячагын, хәтта гражданнар сугышы да булуы ихтималын фаразлаган иде.
  • Дональд Трамп 1946 елгы. Республикачылар партиясеннән (2001-2009 елларда — Демократлар партиясендә булган). 2017 елның январеннан АКШ президенты. Аңа кадәр — эшмәкәр (күчемсез милек өлкәсендә), шоумен, телевидение алып баручысы. АКШ тарихында президент булып сайланган иң карт кеше — сайланган вакытта аңа 70 яшь иде. 2019 елда аңа, хакимият белән үз максатларында явызларча файдалануда гаепләп, импичмент ясалды, әмма акланды. Ул АКШ тарихында импичментка дучар булган өченче президент.
  • Джо Байден 1942 елгы. Демократлар партиясеннән. АКШ Сенатының тышкы сәясәт буенча рәисе, 2017 елга кадәр вице-президент, аннан соң Пенсильвания университетында тышкы сәясәт укыта. Бабалары чыгышы белән Ирландиядән. 30 яшеннән сенатор.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100