Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америка президент сайлый: «Кем сайланса да, үзгәрешләр көтелә»

Бүген, 3 ноябрь көнне Америка Кушма Штатларында президент сайлауларының соңгы хәлиткеч көне. Президент кем булыр һәм бу уңайдан дөньяда нинди үзгәреш җилләре исәр — болар турында татар җәмәгатьчелеге, сәясәт белгечләре белән сөйләштек.

news_top_970_100
Америка президент сайлый: «Кем сайланса да, үзгәрешләр көтелә»
https://pixabay.com/ru

Шушы көннәрдә Америкада президент сайлаулары бара. Бу аларның 46нчы президентлары булачак. Биредә президентлыкка ике кандидат: демократлар партиясеннән Джо Байден һәм Американың хәзерге президенты, республикачылар партиясе вәкиле Дональд Трамп.

Белгечләр баштарак Байденның күрсәткечләре югарырак булуын билгеләсә дә, соңгы көннәрдә Трампның да артта калмавын, киресенчә, көндәшен куып килүен яза башладылар. Монда Трампның рейтингына ул идарә иткән вакытта эшсезлекнең кимүе һәм бәяләр артуның да әкрен баруы уңай йогынты ясаган дип исәплиләр. Шул ук вакытта белгечләр Трампның ил башлыгы булуы белән килешмәүче сайлаучылар бар икәнен дә билгеләп үтәләр. Шул уңайдан без дә сәясәт белгечләренең фикерләрен белештек.

Рәфыйк Мөхәммәтшин, тарихчы, сәясәт фәннәре докторы, профессор, Россия ислам институты ректоры:

Быел Америкадагы сайлаулар катлаулы, авыр бара. Бу пандемия, дөньяда барган икътисади процесслар һәм кризис белән бәйле. Кем сайлануы шулай ук күп сораулар тудыра. Джо Байденның әлегә, социологик тикшеренүләргә караганда, күрсәткечләре югарырак. Әмма күп экспертлар элеккеге президентның калуын да мөмкин дип саный.

Республикачылар һәм демократлар партияләренең эчке һәм тышкы сәясәтләре ул кадәр үк аерылмый. Шуңа күрә монда хакимияткә кемнең килүе тышкы сәясәт өчен, бәлки Россия өчен бик принципиаль мәгънәгә дә ия түгелдер.

Хәзер вәзгыять тә шактый үзгәрде. Трамп яңа сәясәт алып килә. Элек Америка традицион халыкара жандарм функцияләрен башкарса, бүгенге көндә Трамп өчен ситуация башкачарак — ул үз илендә милли икътисадны күтәрү өчен эшли, аны ныгытырга тырыша. Байденны без традицион либераль, интернациональ сәясәт алып баручы буларак беләбез. Шуңа күрә бу сайлауларны дөньяга карашның ике концептуаль формасы дип әйтергә була.

Монда Байденга килсәк, политологлар, белгечләр: «Аңа 77 яшь, шуңа күрә дүрт ел Америка өчен юкка чыгу юлы булачак, 4 ел бушка узачак, чөнки аның инде яше дә бар, ул нинди дә булса принципиаль карарлар кабул итмәстер», — дип уйлый.

Ә Трамп хакимияткә килсә, ул үзе башлап җибргән юлдан — Американы зур сәясәттән чыгарып. үзләренең милли сәясәтен ныгытырга омтылуын дәвам итәр дип саный.

Россиягә кайсының президент булуы уңай дигән мәсьәләдә фаразлар эшләү шактый авыр. Америкада Россиягә каршы риторика бик көчле. Бәлки, Байден килсә, булган кайбер карарлар җиңеләер. Бәлки, Трампның калуы уңайрактыр, чөнки ул икътисад мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Россия мөнәсәбәтендә принципиаль зур үзгәрешләр булыр дип әйтүе шактый авыр. 

Руслан Айсин, сәясәт белгече:

Кем сайланса да, үзгәрешләр көтелә. Трамп килсә, ул күбрәк Американың изоляционизм сәясәтен (тышкы сәясәт өлкәсендә кулланыла, башка дәүләтләр, милләтләр, халыклар эшенә тыгылмау) алып барачак, шул ук вакытта Кытай белән дә конфронтация дәвам итәчәк. Европа илләре белән дә шулай ук.

Демократ буларак, Байден килсә, Кытай белән аларның мөнәсәбәтләре яхшы, конструктив. Европа белән трансатлантик союзны яңадан торгыза ала. Росиягә дә басым күбрәк булачак.

Фаразларга күчкәндә, Байденның потенциалы күбрәк. Чөнки 4 ел элек Трамп җиңгән штатларда бүген Байден җиңә, диләр. Һәрхәлдә, социологик тикшеренүләр шуны күрсәтә.

Монда нинди куркыныч бар? Америка җәмгыяте һәм аның элитасы икегә бүленгән. Гражданнар сугышы була ала. Бик катгый фазада булмаса да, ниндидер бәрелешләр, митинглар булырга мөмкин. Без инде күрдек — Америкада ярты ел буена ыгы-зыгы бара. Шуны да онытмаска кирәк: анда халык елына 15 миллион утлы корал сатып ала. Бу кешеләр урамга чыкса, ә Трамп кешеләре алар бик радикал, төрле хәрби төркемнәре дә бар, бик каты бәрелеш булырга мөмкин. Америкада шундый гражданнар сугышы башланса, бөтен дөньяга да таралачак, чөнки Америка Кушма Штатлары дөньяда жандарм булып тора — төп куратор, күзәтүче. Анда тетрәнүләр булса, безгә дә эләгүе ихтимал.

Американың сайлау системасы — архаик, бик иске. Ул демократик ысулларга туры килеп бетми. Бездә бер кеше — бер тавыш, 10 кеше — 10 тавыш. Анда алай түгел.

Америкада ил башлыгын сайлаучылар (выборщиклар) сайлый. Аерым штаттагы сайлаучылар саны әлеге шататның кеше саныннан чыгып исәпләнә. Кайбер кечерәк штатларда, мәсәлән, 11 генә булса, зурракларында бу сан 30га җитә ала. Минемчә, бу бик үк адекват система түгел. Чөнки 2016 елда Хилари Клинтонга бирелгән кеше тавышы саны Трампныкына караганда 1,5 млнга күбрәк иде. Ә Трампны сайлаучыларның саны күбрәк килеп чыкты. Бу бик катлаулы система. Кайбер штатларда, мәсәлән, җиңү кулайрак, чөнки анда сайлаучылар саны күбрәк. Аларда әле фикерен белдермәгән штаталар бар. Шуңа күрә бүгенге көндә менә шул штатлар өчен көрәш бара, — диде сәясәт белгече Руслан Айсин.

Илнар Гарифуллин, тарих фәннәре кандидаты, сәясәтче:

Трамп ул күбрәк АКШның эчке проблемалары белән шөгыльләнә, дөньядагы бүтән дәүләтләрнең эшенә әзрәк кысыла. Ул Американы төрле яклап күтәрү процессында. Трамп фикеренчә, Америка ябылырга һәм үз җитештерүчеләренә ярдәм итәргә тиеш. Демократлар башкача фикер йөртә: Америка ул — бөек ил, ул дөньядагы булган вакыйгаларга үзенең фикерен белдерергә тиеш. Алар глобальрәк һәм дөнья икътисадына ачыграк карыйлар.

Трамп тагын бер тапкыр президент буларак сайланса, Россия белән булган мөнәсәбәтләр сакланыр дип уйлыйм. Демократлар җиңсә, Америка һәм Россия мөнәсәбәтләре начараерга мөмкин. Чөнки демократлар Россия белән катырак эш итәргә һәм конфронтацияне көчәйтергә дигән карашта торалар.

Америкада яшәүче милләттәшебез — ИТ-инженер, Ленар Мөхәммәдиев белән элемтәгә кердек.

Америкада проблемалар шактый. Икътисади вәзгыять тә яхшы дәрәҗәдә түгел. Коронавирус килү белән эшсезлек артты. Хәзерге президент җитәкчелегендә бу авыруга каршы зур адымнар эшләнмәде. Ул үзе авырып алса да, исе китмәде, үзеннән-үзе бетәр дип өметләнде. Байден президент була калса, минемчә, ул коронавирусны җиңәргә күбрәк көч куячак.

Минем үземне кызыксындырган мәсьәләләрнең берсе — медицина. Ул монда бик кыйммәт. Урта хәлле кешеләр өчен дә арзан түгел. Яхшы сыйфатлы медицина хезмәте алу шактый зур бәягә төшә. Бу якны хәл итмичә торып, ил алга бара алмаячак.

Аннары, радикализация бетсен иде. Ике яктан да радикаль идеяләр бик күп. Сәясәт аркасында кешеләр дуслары, туганнары белән талаша. Америка халкы дуслашсын һәм уртак бер фикергә килсен иде дигән теләктә калам. Халыкны берләштереп торучы президент булса, шәп булыр иде.

Эмигрантларга, яңа килүчеләргә һәм җирле афроамериканлыларга икътисади мөмкинлекләр күбрәк ачылсын, яхшы белем алырга мөмкинлек бирелсен иде. Бу яхшы бер адым булыр иде дип уйлыйм.

Кешеләрнең тормышлары яхшырсын, байлар белән хәерчеләр арасында аерма кимесен, чөнки хәзерге вакытта байлар байый, тегеләре бөлә бара. Алар күбесе ресторан, кафеларда эшләүчеләр. Ковид аркасында бу эшләр бетте, шуңа күрә хәерче халыкның ярлылыгын бетерү төп максат булып торырга тиеш дип уйлыйм, — диде Ленар.

АКШ президентлыгына кандидатлар:

Дональд Трамп 1946 елгы. Республикачылар партиясеннән (2001-2009 елларда — Демократлар партиясендә булган). 2017 елның январеннан АКШ президенты. Аңа кадәр — эшмәкәр (күчемсез милек өлкәсендә), шоумен, телевидение алып баручысы. АКШ тарихында президент булып сайланган иң карт кеше — сайланган вакытта аңа 70 яшь иде. 2019 елда аңа, хакимият белән үз максатларында явызларча файдалануда гаепләп, импичмент ясалды, әмма акланды. Ул АКШ тарихында импичментка дучар булган өченче президент.

Трампның бабалары чыгышы белән немецлар. Өч тапкыр өйләнгән, өченче хатынына - 35 яшьлек Меланьега 2005 елда өйләнә.

Трамп глобализация сәясәтенә каршы чыга. Ул - соңгы 20 елда чит илләрдә сугыш башламаган бердәнбер президент. Трамп Төньяк Корея белән дуслашу омтылышларын ясады, Израильне — гарәп дөньясы, Сербияне Косово белән татулаштыру тырышлыклары булды.

«Чын сугышларга» каршы торган хәлдә Трамп икътисади сугышларның авторы булды. АКШ компанияләрен яклау идеясе белән күтәрелеп чыгып, Кытай, Европа товарларына салымнарны арттырды. Кытайны коронавирусны таратуда гаепләде. Россия белән дуслашачагын белдерде, әмма Россия белән мөнәсәбәтләр артык начараймады да, яхшырмады да.

Мигрантларга карата катгый карашта булуы белән билгеле. Өлешчә шушы караш аркасында быел җәй АКШта кара тәнлеләр урамнарга чыкты.

Джо Байден 1942 елгы. Демократлар партиясеннән. АКШ Сенатының тышкы сәясәт буенча рәисе, 2017 елга кадәр вице-президент, аннан соң Пенсильвания университетында тышкы сәясәт укыта. Бабалары чыгышы белән Ирландиядән. 30 яшеннән сенатор.

Беренче хатыны автоһәлакәттә вафат булган. 1977 елда Джилл Джейкобска өйләнә.

Байденның фикерләре:

Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару, талиблар белән сөйләшүләр башлау;

АКШны «кайнар нокталарда» катнаштырмау;

Трамп сәясәтен «урта сыйныфны» кысуда гаепли һәм югары сыйныфларга бирелгән салым ташламаларын юкка чыгарырга кирәк дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100