Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дональд Трамп АКШ президенты булып кабат сайлануы хакында белдерде

3 ноябрь Америка Кушма Штатларында президент сайладылар.

news_top_970_100
Дональд Трамп АКШ президенты булып кабат сайлануы хакында белдерде
pixabay.com

Америка Кушма Штатларында узган президент сайлавында Дональд Трамп үзенең җиңеп чыгуы хакында белдерде. Ул моңа кадәр кем җиңәчәге тәгаен билгеле булмаган штатларда да - Флорида, Огайо, Техас, Джорджия, Төньяк Каролина, Висконсин һәм Пенсильваниядә дә җиңгән.

Трамп үзенең җиңүен "феноменаль" дип атады, дип яза "Коммерсантъ".

«Нәтиҗәләр феноменаль. Без бөтенесен дә отабыз", - диде Трамп. Аның әйтүенчә, көндәше Джо Байден, җиңә алмасын аңлагач, мәхкәмә юлы белән отарга тырыша. Трамп моны "зур алдашу" дип атады.

«Без бу сайлауны гадел отарга тиеш идек, һәм без оттык. Алдау ысулларына карата без тиешле рәвешчә көрәшәчәкбез - АКШ Югары судына мөрәҗәгать итәчәкбез, без аларны туктатачакбыз, аларга бер генә тавышны да бирмибез", - диде Трамп.

АКШ президенты көндәше Джо Байденны алдашуда моңа кадәр дә гаепләгән иде. Джо Байден исә Трампны отачагын белдергән иде.

Президент сайлавына кадәр күп кенә экспертлар Джо Байден җиңәчәк дип фаразлаган иде. Трампның җиңүе күпләр өчен көтелмәгән хәл булып чыкты.

Трамп һәм Байден турында мәгълүматны һәм кайсы җиңгән очракта дөньяда ни үзгәрәчәге турында фаразларны сылтамага кереп укый аласыз.

Интернетта Дональд Трампның биюе тарала. Ул бик үзенчәлекле итеп бии.

Шул уңайдан, без үзенчәлекле биюе белән танылган Тямаев биюен искә төшердек. Интертат укучыларыннан Трамп биюен Фирдүс Тямаевныкы белән чагыштырып карауларын сорыйбыз - кайсысы матуррак бии?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100