Ринат Гатауллин: «Башкорт булсам да, җанисәпкә протест йөзеннән татар дип язылдым» | intertat.tatar

Ринат Гатауллин: «Башкорт булсам да, җанисәпкә протест йөзеннән татар дип язылдым»

Башкорт дәүләт университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин «Татар-информ» хәбәрчесенә халык санын алу кампаниясе уңышсыз узуын һәм үзе башкорт милләтеннән булса да, протест йөзеннән татар дип язылганын әйтте. Аны җанисәпкә тотылган 36 млрд сум акчаның илгә файдасы тиярме дигән сорау борчый.

«Татар-информ» хәбәрчесе Башкортстанда узган җанисәпкә карта Ринат Гатауллинның фикере белән кызыксынды.

 — Мин күп кенә экспертларның халык санын алу кампаниясе уңышсыз узды дигән фикере белән килешәм. Беренчедән, халык санын алучылар бөтенләй килмәгән очраклар да күп булган. Икенчедән, җанисәптә интернет аша катнашкан кеше буларак, анкетаны күргәч, миндә җанисәпнең кирәге бармы икән, аңа тотылган 36 млрд сум акча илгә берәр файда китерәме дигән сорау туды.

Анкетада без тутырган бөтен мәгълүмат дәүләт органнарында бар. Мәсәлән, яңа туган сабыйны да, вафат булган кешене дә ЗАГС органнары теркәп бара. Кешенең туган көнен, туган урынын, җенесен алар болай да белә. Торак шартлары турында мәгълүматны күчемсез милек реестрыннан алырга мөмкин. Дәүләт органнары бары тик кешенең милләте турындагы мәгълүматны белми. Моны социология тикшеренүе үткәреп тә белеп булыр иде.

Элеккеге җанисәпләргә күз салсак, Башкортстанда татарлар белән башкортларның исәбе болай да буталып беткәне күренә. Башкортстанда үткән җанисәпләргә татарлар бөтенләй ышанмый. Кайбер башка төбәкләрдә дә татарлар саны киметелеп күрсәтелгән кебек. Мәсәлән, Владивостокта узган Сабантуйларның берсендә 150 мең кеше катнашкан, ә рәсми статистика буенча анда 50 мең татар яши. Дагыстанда милли бәйрәмгә 50 меңнән артык халык җыелган, ә статиситика анда биш мең татар яши дип күрсәтә. Әле бөтен татар да Сабан туенда катнаша дигән сүз юк бит. Мәсәлән, безнең авылда бәйрәмгә халыкның яртысы гына йөри.

Халык санын алу дөрес мәгълүмат бирми, шуңа күрә мин аны заяга акча әрәм итү дип саныйм. Моннан да бигрәк, аның интерпретацияләре җәмгыятькә зыян салырга мөмкин. Мәдәниятне үстерергә дигән акча, җанисәп нәтиҗәләренә таянып дөрес бүленмәсә, җәмгыятьтә ризасызлык тууы бар.

Мине тагын бер әйбер гаҗәпләндерә. Республика президенты атамасына карата федераль үзәк бик актив тыкшына, ә Башкортстанда татар теле башкорт теленең диалекты дип аталгач, сәясәтчеләр авызларын япты. Бу мәсьәләләрдә су махсус болгатыламы, әллә башка берәр начар әйбер эшләнәме? Без Россия гражданнары икән, безнең хокуклар тигез булырга тиеш, ләбаса. Халыкның хокуклары тигез булмаган ил — колония дип атала. Колбиләүчелек чорында Һиндстан һәм Африка халкының хокуклары Британия халкыныкыннан аерылган, ә алар барысы бер империя булып саналган.

Мин башкорт. Мин үземне зыялы кеше дип саныйм. Зыялылар һәрвакыт рәнҗетелгәннәрне яклый. Бу җанисәптә мин татарларны яклап, протест йөзеннән махсус рәвештә татар дип язылдым, — диде Ринат Гатауллин.

Ринат Гатауллин башкортлаштыру сәясәтенә күп еллар дәвамында каршы чыга. Бу мәсьәләдә ул Мортаза Рәхимов белән бәхәскә кереп, күп кыенлыклар күргән кеше. Шулай ук ул Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы бирүне дә яклап чыккан иде. Ул быел җанисәп алдыннан шушы хәлләр турында «Интертат» журналистына интервью да бирде.