Ринат Гатауллин: «Башкортстанда татарларга каршы иң күп сөйләүчеләр үзләре татар» | intertat.tatar

Ринат Гатауллин: «Башкортстанда татарларга каршы иң күп сөйләүчеләр үзләре татар»

Ринат Фазлетдин улы үзен татар телле башкорт дип саный. Ул Башкортстанда татар телен дәүләт теле итүне таләп итүче сәясәтчеләрнең берсе.

«Бабаларыгыз башкорт телле булган, укытучылар татарлаштырган дигән сүз — ялган»

— Ринат Фазлетдинович, аңлавымча, сез милләтегез буенча башкорт, ә туган телегезне татар теле дип саныйсыз.

— Мин һәрвакыт татар телен, татар мәнфәгатьләрен яклап чыктым.

Тарихи яктан безнең авыл катнаш — аның яртысы башкорт ягы дип атала, яртысы татар ягы. Әмма безнең авылда тел бер, без бер-беребез белән туган, дус яшибез. Шуңа күрә Башкортстанда кайбер кешеләрнең татарны кимсетеп каравы, татар телен эзәрлекләвен мин бик авыр кабул итәм. Шуңа күрә мин, депутат булып сайлангач, парламентта татар телен, татар телле кешеләрнең, шул исәптән татар телле башкортларның хокукларын яклау хәрәкәтен җитәкли башладым.

— Татар телле башкортлар күпме соң ул?

— Егерменче гасыр башыннан җанисәптә 50 процент халык башкорт телле, 50 процент татар телле. Әлеге көндә дә башкорт дип аталу ул күбрәк тарихи яктан, ә татарлык — ул безнең мәдәният, ул безнең туган тел.

Мин бабамның әтисе фамилиясе белән йөрим — Гатауллин, ул 1840 елда туган кеше, бернинди мәдрәсәдә дә укымаган, башкорт кешесе, аның хатыны да башкорт булган. Мин бабайны күрмәдем, ул башкорт дивизиясендә булган, 1942 елда үлгән. Ә бабайның апасы исән иде, 73 елда гына үлде. Мин аннан сорадым: «Нурҗан түти, безнең Гатаулла бабай нинди телдә сөйләшә иде соң ул, татарчамы, башкортчамы?». «И, Ринат улым, безнең әткәй синең белән миңа караганда татарча әйбәтрәк сөйли иде», — ди.

Имеш, сезнең ата-бабалар башкорт телле булганнар, татар муллалары, укытучылары алыштырган телегезне дигән сүз минем ачуны чыгара, чөнки ялган сүз. Ялган сүзне мин яратмыйм.

— Бабагыз чыгышы белән башкорт булганмы соң?

— Ул гади башкорт кына түгел, башкортларның старшинасы булган, бик зур җирләр биләп торган. Гатаулланың 440 гектар җире булган. Безнең авылдагы 350 кешенең йөзен Гатаулла токымы дип әйтергә була.

— Хәзер бу телне, сезнең бабаларыгыз, сез сөйләшкән телне башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип әйтәләр. Сез моның белән килешәсезме?

— Юк. Бу ясалма әйбер. Диалект бит ул мич башында утырып кына сөйләшергә ярый торган сөйләм дигән сүз. Диалектта китап та язып булмый, аның белән мәдәниятне дә үстереп булмый. Мәдәниятне диалектта үстерсәң, ул аерым халыкныкы булып чыга, димәк мөстәкыйль мәдәният. Алайса көнбатыш башкортларның телендә театр ачарга кирәк, филармония, газета редакциясе, китап нәшрияты, телевидение. Көнчыгыш телендә тапшыру күрсәтәләр, аннары шул ук күләмде көнбатыш телендә. Мариларда бар бит инде «горный язык» һәм «луговой язык», шулай итеп бирә башларга.

Безнең тел — татар теле. Мин бит көнбатыштагы татар телле башкортларның лидеры, безнең телебез татар теле икәненә бернинди шик тә белдермибез.

Татар теленең дә, башкорт теленең дә әдәби формаларын совнарком карары белән керткәннәр. Шул вакытта совнаркомда татар теленең нигезенә Бөгелмә тирәсе диалектын алырга дип әйтелгән булган. Ә башкорт әдәби теле нигезе итеп Ишембай тирәсе сөйләшен алырга. Моңа каршы чыгалар, татар теленнән мөмкин кадәр ерак диалект алына. Башкортның әдәби теле кабул ителгәндә ул кырык мең кешенең генә теле булган.

Коммунистлар күп проблемалар китереп чыгарды бездә. Шуларның бер проблемасы менә шушы. Әгәр әдәби тел дөрес итеп сайланган булса, мәсәлән татар-башкорт теле дип кертсәләр, Татарстанда да, Башкортстанда да, бернинди дә сорау да булмас иде дип уйлыйм мин.

Бу әйбер ясалма килеп чыккан, әмма хәзер инде кирегә юл юк, башкорт теле формалашкан, татар теле дә бар.

— Сезнең төп чыгыш кайдан?

— Безнең төп чыгыш ногайдан. Урыслар килгәнче без ногай булып йөргәнбез, ногай кабиләләре.

— Алайса Көнбатыш Башкортстанда кемнәр булган соң төп халык?

— Безне ногай татарлары дип әйтәләр. Урта Азия халыклары телендә без әле дә ногай татарлары булып калганбыз, ә көнчыгыш башкортларны иштәк дип йөртәләр.

— Ә башкорт атамасы каян килеп чыккан?

— Кайчандыр башкорт кабиләләре булган. Ибн Фадлан башкортларны ике төре турында яза — көнбатыштагы һәм көнчыгыштагы башкортлар. Алар Зәй, Чишмә елгалары буенда көнбатышта яшәгән һәм көнчыгышта яшәгән. Ул вакытта ук инде монда ике төрле халык булган. Шулай булгач, мин безнең тел татар теле дип саныйм һәм татар теленең статусы монда йөзәр мең татар яшәгәне өчен генә түгел, ә ул тел башкортларның үз теле дип әйтергә була.

Татар телен рәсми тел дип кабул итмәү безнең башкорт халкын ике сортка әйләндерә. Беренче сорт, имеш, әдәби телдә сөйләшүчеләр һәм без — телсез башкортлар.

— Ә сезнең үзегезнең үзаң ничек соң? Сез үзегезне башкорт дип хис итәсезме?

— Тарихи яктан без үзебезне башкорт дип хис итәбез, тел, мәдәният ягыннан татар. Мин татарны кимсетсәләр, канәгать түгел, башкортны кимсетсәләр дә риза түгел.

 Татар телле башкортлар — ярты миллион булырга мөмкин

 — Татар телле башкортлар күпме?

— Якынча 500-600 мең булырга мөмкин. Аларның күбесе хәзер үзләренең тамырлары көнчыгыштан, башкорт телле башкорт дип күрсәтергә тырыша.

— Нигә?

— Мортаза вакытында, Мортаза Гобәйдуллович дип әйтеп куйыйк инде ул кешене — көньяк-көнчыгыштан чыккан кешеләрне генә күтәрделәр. Ә безнең төньяк-көнбатыштан булган кешеләрне хакимият органнарыннан чыгарып аттылар, кимсеттеләр.

Ә Мортаза Рәхимов белән мин күпме тапкыр талаштым шул мәсьәлә буенча һәм шуның аркасында миңа ике тапкыр һөҗүм иттеләр, чак кына исән калдым. Бу һөҗүмнәр ничек булганы турында мин үз вакытында интервьюлар бирдем, прокуратурага яздым.

Шул вакытта ТАСС хәбәрчесе прокурорга кергән. Прокурор әйткән, үлмәгән бит әле, үтерсәләр, шөгыльләнербез дигән.

— Ә һөҗүм итүләр ничек булды?

— Машина белән юлдан бәреп төшерергә теләделәр мине. Таш төялгән йөк машинасы белән бәрдереп үтермәкчеләр иде. Аннан өй янында сагалап тордылар 3 машина белән. 2000 нче еллар тирәсендә бу.

 «Мәскәүдән гадел җанисәп булсын дигән күрсәтмә булса, бу шундук хәл ителер иде»

 — Сез татарны кимсетәләр, дисез. Ә менә Башкортстан җитәкчеләре әйтә — татарларга тигез хокук бирелгән, аларның газеталары бар, театрлары бар.

— Шул җитәкчеләр утырган «ак йортка» кергәч «син ысын башкортмы», «кара башкортмы бу кеше?» дип сорыйлар иде. Алар кайсы районнан икәнен генә карыйлар. Аспирантурага кергән чагында, обкомдагылар «бу каян килгән бу кеше, Туймазы мәктәбен бетергән, бу кешегә юл бирмәскә дип», документларны аска тыгып куйганнар иде.

— Бу еш була торган күренешме?

— Бу нык еш булды, институтларда күбрәк урыннарны көнчыгыш районнарга биреп, хәтта балаларны да шулай җәберләделәр. Бу хәлләр Рәхимов вакытында аеруча еш булды.

— Хәзер дә бармы мондый күренеш?

— Мондый күренешләр бар, әмма хакимият ягыннан түгел, ә иҗтимагый оешмалардагы кайбер кешеләр тарафыннан эшләнә.

— Социаль челтәрләрдә җанисәпкә кагылышлы бәхәсләр бик көчле. «Сез татарлар түгел, сез шәҗәрәгез буенча башкортлар» дигән бик көчле басым башланды соңгы араларда. Сез ничек уйлыйсыз, бу әйбер каян килә?

— Мәскәүдән «җанисәп гадел булсын» дигән күрсәтмә булса, бу мәсьәләне чишү бик җиңел булачак. Әмма андый команда булачагына мин бер дә ышанмыйм.

— Нигә?

— Ышанмыйм. Чөнки Россиядә бик күп кешеләр, бик күп көчләр бар — алар «без патриот» дип күкрәк кагып, Россияне бетерергә тырышып йөриләр. Алар «без патриот» дип, халыкларны бер-берсенә каршы котыртып, илне таратырга тырышалар. Андый кешеләр күп.

Иң кызыгы шул: АКШ грантларын иң күп алган кешеләр, «грантоеды» — иң зур «патриотлар». Алар хәзер башкаларны «иноагент» дип әйтәләр, ә чынлыкта үзләре иноагент. Кем 90 нчы елларда зур-зур миллионнар белән грант алган, әнә шуларны карарга кирәк. Алар «Орда» кебегрәк фильмнар эшлиләр татарны мыскыл итеп, татарга каршы әдәби әсәрләр чыгаралар.

— Уфада да мондый хәрәкәтне хуплый торган көчләр бармы?

— Мортаза Рәхимовны күрәм шундый кеше дип, ә ни өчен ул алай кылана, мин анысын белмим. Минем аның белән дус чак та бар иде, үзенә дә әйткән бар иде: «Абзый, син бу милли мәсьәләләрне бутавыңны ташла», — дип. Ул утыра иде, менә бу кеше яһүд, монысы татар, монысы урыс, дип. Гел милләт арасын бутап утырды.

Хәзер дә күп кешеләр акча эшлиләр бу өлкәдә. Ә нәтиҗә бик начар. Илнең бөтенлегенә каршы эшлиләр, татарларны намуслы хезмәттән этәрәләр, балаларны интектерәләр, укырга ирек бирмиләр.

 «Шәҗәрә күптән түгел генә күчмәлектән чыкан халыкларда гына сакланган»

 — Социаль челтәрләрдә гел язалар, татарның шәҗәрәсе юк, алар чынлыкта чувашлар, татарларны Ленин уйлап чыгарган, дип. Моның кадәр әйберне кем уйлап чыгара?

— Эзләп тапсыннар алайса яһүдиләрнең шәҗәрәләрен, алар борынгы халык, әрмәннәрнең шәҗәрәсен тапсыннар, грузиннарныкын. Шәҗәрә күптән түгел генә күчмәлектән чыкан халыкларда гына сакланган бит ул. Шәҗәрә мәгънәсен югалтты дияргә була революциягә кадәр үк.

Нәсел общинасы Чыңгыз ханга кадәр булган. Чыңгыз хан реформа уздыра, төрле ырулар бутала, күршелек общинасы башлана. Безнең авылларда күрше общиналар булган. Нәсел общинасы дип — ул бик борынгы чор. Алар башкорт халкында элекке нәсел общинасы шул вакыттагы килеш калган, башкортның тарихы шул нәсел общинасыннан чыкмаган дип әйтәселәре килә.

Тарихчы булмасам да, шуңа ачуым килә.

— Ягъни, халыкны борынгы итеп күрсәтергә теләп, чынлыкта искелектә, артта калган, кыргый итеп күрсәтәләр дисезме?

— Әйе.

— Ә нәрсәгә кирәк бу? Татардан аеру өченме?

— Белмим, алар ничек аерырлар? Чөнки татарга каршы иң күп сөйләүчеләр үзләре яртышар татар.

— Кемнәр соң ул?

— Барысы да. Мортаза Гобәйдулловичның хатыны татар, бердәнбер улы яртылаш татар була. Калганнар да шулай ук. Кайберләре бөтенләй чиста татар, «мин — башкорт» дип йөриләр.

Миңа син башкорт түгел, син татар дип әйткән кешеләрнең күбесе үзләре татар булып чыкты. Бу «профессиональ башкортлар».Үзләренең булмаган компетенцияләрен компенсацияләү өчен милли мәсьәлә күтәреп йөриләр. 

— Ә яшьләргә ничек килеп керә бу әйбер? Кайвакыт социаль челтәрләрдә яшьләр тарафыннан татарга нәфрәт дип әйтимме инде, шул чагыла.

— Мин институтта укыган чагында татар белән башкорт бер милләт идек. Без бүленмәдек татар да, башкорт та, рус та.

Бүген пропаганда бара. Көнчыгыш якта, башкорт авылларында андый нәрсә юк.

Интеллигенция катнаша. Мәсәлән, бюджет хисабына яшәүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре арасында, татарга юл бирсәң, безгә әзрәк булыр дип, татарга каршы көрәшүчеләр бар.

 «Җанисәпкә юмор белән карыйм»

 — Ничек уйлыйсыз, бу җанисәпнең нәтиҗәләре ничек булыр икән?

— Мин аңа юмор белән карыйм. Моңа кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы җанисәбе булды, Россиянең статистика комитеты шуны да юньле-рәтле итеп үткәрә алмады. Мал чутын ала алмаган кеше, кеше чутын ала алмас дип уйлыйм мин. Шуңа күрә, нәрсә язсалар да, аптырамыйм.

Татарның санын аз язасыңмы, күп язасыңмы, аңа карап кына татар халкының көче кимемәячәк. Мәскәүгә киләсең, теләсә кайсы оешмага керәсең — прокуратурага, Югары суд, редакция — өчтән бере татарлар… Оппозиция штабларында өчтән бере татарлар. Чөнки татарларда ризасызлык бар, чөнки милли мәсьәлә, тигез хокуклылык мәсьәләсе хәл ителми. Егор Лигачев әйтә иде Башкортстанда дөрес булмаган милли сәясәт алып барыла дип. Кызганыч, аның сүзләре хәзер дә үз көчендә кала.Шуңа күрә татарлар оппозицияне тулыландырып тора.

 «Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирергә кирәк»

 — Сез Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирергә кирәк дип саныйсызмы?

— Әлбәттә, шул фикерем өчен мин күп еллар эшсез йөрдем, шуның өчен мине, хатынымны, балаларны эштән куып чыгарып, эшкә алмыйча җәфаладылар.

— Татар теле дәүләт теле була икән, башкорт теле югалачак дип куркалар бит.

— Югалмый. Күпме башкорт мәктәпләрен яптылар, нәрсә эшләнде?! Алар башкорт теле турында уйламый да, аларга башкорт теле кирәкми. Миңа калса, алар татарны җәфалап «туклана». Үзләре дә эшләми, башкаларга да эшләргә мөмкинлек бирмиләр. Шуны әйтәсе килә.

Башкорт халкы татар теленә каршы булыр дип уйламыйм. Мин үзем татарча да, башкортча да сөйләшәм, башкортларның да күбесе шулай ике телле.

— Хәзерге вакытта Уфада татар һәм татар теле кимсетелгән дип саныйсызмы?

— Әлбәттә, кимсетелгән. Телевизорда юк татар, бөтен концертлар бары тик башкортча гына була, бөтен грантлар башкорт мәдәниятен үстерү өчен, башкорт конгрессы бюджет тарафыннан финанслана, ә татар иҗтимагый оешмасы финансланмый.

— Ә кешене эшкә алганда син татармы, башкортмы дип аеру бармы хәзер?

— Әллә ни юктыр. Мортаза вакытында хакимият органнары аралый иде, ул киткәч бераз башкачарак.

— Социаль челтәрләрдәге бу каршылыклар нәрсә белән тәмамланырга мөмкин?

— Үз вакытында Мәскәүдә көлеп карадылар — әрмәннәр азәрбәйҗаннарны кимсетәләр иде, азәрбәйҗаннар әрмәннәрне кимсетәләр иде. Шуннан менә Карабах белән бетте. Туктатмасалар, шуның белән бетәчәк. Кем шушыны оештыра, кем шушы эшкә юл куя, ул кешеләрне бик кырыс җәзаларга кирәк.

— Бу кешеләр кайда?

— Власть органнарында да бар алар, ялган җәмәгатьчеләр. Җәмәгатьчеләр бит алар җәмгыять файдасы өчен эшләргә тиеш.

— Конфликт тудыру үзәге кайда?

— Уфада. Әйттем бит инде, безне монда җәберләделәр, миңа ике тапкыр һөҗүм иттеләр. Шул чагында безгә Казаннан бернинди файда, ярдәм булмады. Без үзебез берләшеп — рус җәмәгатьчеләре, чувашлар, татарлар бергә җыелып, башкорт милләтчеләренә каршы көрәштек.

 «Стелаларга башкорт кабиләләренең исемнәрен язу — сәясәт»

 — Бу — безнең җиребез, сез кунак кына дип әйтәләрдер.

— Безнең җир үзебезнеке. Безнең якта көнчыгыштан килгән җир биләүче кеше булмаган. Көнбатыш Башкортстан кабиләләре — алар иң көчлеләре, шуңа күрә иң яхшы җирләр аларныкы булган. Безнең көнбатышта табигать яхшырак бит, күпкә уңдырышлырак. Көнчыгышта анда әйбәт ял итәргә генә була, әмма анда климат кырысрак, аз уңдырышлы туфрак. Шуңа күрә көчле кабиләләр нәкъ көнбатыштан булган Башкортстанда.

Башкорт дивизиясендә иң күп кеше өч районнан хезмәт иткән — Туймазы, Кандра, Шаран, аннары Стәрлетамак. Башкорт дивизиясендә нигездә татар телле башкортлар булган.

Башкортстанның бөтен җитәкчеләре безнең як кешеләре, Рәхимовтан кала. Димәк, элитада, халык арасында безнең өлеш бик зур һәм ул революциягә чаклы күбрәк тә булган.

— Башкортстанның көнбатыш районнарында башкорт кабиләләренең исемнәрен язып стелалар урнаштыруга татарлар дәгъва белдерде. «Моның сәясәткә катышы юк, кабилә исемнәре генә бит ул», дип аңлатты башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре. Сез монда ниндидер сәясәт күрәсезме?

— Моны бернинди сәясәтсез әйбер, кабилә исемнәре генә дип карарга булыр иде, әгәр Башкортстанда татар һәм бүтән халыкларга шундый мөнәсәбәт булмаса.

Мәскәүнең милли сәясәте берничек тә башка сыймый. Башкортстандагы шушы Рәхимов сәясәтен әлегә кадәр «йотып» баралар. Бу киләчәкне уйлап эшләнелгән сәясәт түгел.

— Хәзер сез бу сәясәт белән шөгыльләнәсезме?

— Мин сәяси яктан актив катнашмыйм, чөнки монда татарлар арасында сәясәтчеләр бик көчәеп китте. Бәлеш пешереп ашау, күлмәк киеп сикереп йөрү сәясәте. Сәяси хәлне анализлый торган кешеләр бик аз калды.

Аннары төбәк тарихы дип күтәрә башладылар. Төбәк тарихын, кабер ташларын барысын да язып чыгарга була инде, анда эш күп. Әмма татар халкы ничек яши, ничек көн күрә, аларның балалары үзләрен ничек хис итә — шуны уйлаган кеше юк. Ә андый кешеләр әзәйгәч, халыкка үзгәрешләр белән канәгать булырга гына кала.

 «Демократия булса, татар белән башкорт мәсьәләсе хәл ителәчәк»

— Демократия — безнең татар һәм башкорт милләтләре арасында дуслык урнаштыра ала торган чара. Әгәр гадел сайлаулар булса, бездә бер проблема да калмаячак. Алар шул көнне үк хәл ителәчәк.

2003 елда Мортаза Рәхимов әйтте, без имеш татар теленә дәүләт статусы бирәбез, дип. Татар теленә дәүләт статусы бирәбез диделәр, аннары оныттылар.

— Җиңелә башлагач әйттеләрме?

— Әйе. Аннары аңа икенче турда сайлауларсыз җиңәргә рөхсәт иттеләр. Гадел сайлаулар булса, бу мәсьәлә күптән хәл ителгән булыр иде.

Мин тугандашларга, милләттәшләргә әйтер идем: төшенкелеккә бирелмәгез. Мондый тормыш озак булмас дип көтәбез, озакламый хәл ителер, Алла боерса.

Татарларның киләчәге якты дисез инде алайса?

— Татарлар бик күбәеп китте бит әле ул. Әфганстанда таптылар бит бер миллион татар, кайчагында 3 миллион диләр, Иранда 5 миллион татар бар, диләр. 

Туркоман дигән халык юк иде бит элек, сугыш башлангач кына туркоман дип атый башладылар, ә туркоманнар татар кешеләре алар. Минем аларны күргән бар, аларның телләре татар. Киркук туркоманнары, Сирия туркоманнары бар. Мәскәүдә аспирантурада укыганда Гыйрактан, Киркук шәһәре егетләре белән күрешкән бар. Лифтка кергән идек, шунда Гыйрак егетләре керде, бер-берсе белән көрдчә сөйләшә башладылар. Без татарча сөйләшә башладык. Шуннан болар шым булдылар. Берсе әйтә: «Сез безнең телне кайдан беләсез?» — ди. Без әйтәбез, без сезнең телне белмибез, без үзебезнең телдә сөйләшәбез. Боларның теле безнеке кебек үк диярлек булып чыкты.

— Казан, Татарстан, татарлар нәрсә эшләргә тиешләр татарны яклар өчен?

— Һәрвакытта да закон яклы булдым. Кем боза, кем урлаша - шундыйларга каршы, Мортаза Рәхимов кебек кешеләргә каршы булдым. Конституциядә язылган икән яшәү урынына бәйсез рәвештә бөтен татарларның хокукларын якларга тиеш дип, яклагыз. Яки Конституцияне үзгәртегез.

Татарларга мыскыл итеп карау татарларны берләштерде һәм без монда берләшеп тавыш бирәчәкбез һәрвакыт. Ул сизелде инде, 2003 елда татарлар Башкортстан президентын сайлауда Ралиф Сафинга тавыш биргән иде. Шулай булачак та. Шунда күренәчәк кемнең күбрәк икәне — татар телле халык күбрәкме әллә башкорт телле халыкмы.

— Ә сезнең фикерегез ничек, кайсы күбрәк?

— Аңа кадәр барып җиткәч, күрерсез, Алла боерса.