Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәбестә рассадасын кайчан утыртырга?

Кәбестә орлыклары яхшылап шытып чыксын өчен туфрак көпшәк булырга тиеш.

news_top_970_100
Кәбестә рассадасын кайчан утыртырга?
https://pixabay.com

Кәбестә күчәннәренең зурлыгы рассадасын утырту вакытына бәйле. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Кәбестә уңышы һәм сыйфаты да рассада утырту вакытыннан тора. Мартның икенче декадасы — иртә һәм уртача иртә сортларны утырта торган вакыт. Уртача өлгерә торган сортларны май башында, уртача соң һәм соң өлгерә торган сортларның рассадасын апрельнең өченче декадасында утырталар.

Үлчәме, төсе бертөрлерәк орлыкларны сайлап алыгыз, алар барысы да әйбәт булырга тиеш. Орлыкларда күгәрек булмасын. Калий перманганаты эремәсендә эшкәртеп алыгыз. Утыртыр алдыннан туфракка да марганцовка эремәсе сибегез.

Кәбестә орлыклары яхшылап шытып чыксын өчен туфрак көпшәк булырга тиеш. Орлык чәчәр алдыннан туфракны яхшылап чылатыгыз, дым берничә көнгә җитәрлек булсын. Дым дөрес булса, орлыклар өченче-бишенче тәүлектә шытып чыга, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100