Кәбестә рассадасын кайчан утыртырга?
Кәбестә орлыклары яхшылап шытып чыксын өчен туфрак көпшәк булырга тиеш.
Кәбестә күчәннәренең зурлыгы рассадасын утырту вакытына бәйле. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Кәбестә уңышы һәм сыйфаты да рассада утырту вакытыннан тора. Мартның икенче декадасы — иртә һәм уртача иртә сортларны утырта торган вакыт. Уртача өлгерә торган сортларны май башында, уртача соң һәм соң өлгерә торган сортларның рассадасын апрельнең өченче декадасында утырталар.
Үлчәме, төсе бертөрлерәк орлыкларны сайлап алыгыз, алар барысы да әйбәт булырга тиеш. Орлыкларда күгәрек булмасын. Калий перманганаты эремәсендә эшкәртеп алыгыз. Утыртыр алдыннан туфракка да марганцовка эремәсе сибегез.
Кәбестә орлыклары яхшылап шытып чыксын өчен туфрак көпшәк булырга тиеш. Орлык чәчәр алдыннан туфракны яхшылап чылатыгыз, дым берничә көнгә җитәрлек булсын. Дым дөрес булса, орлыклар өченче-бишенче тәүлектә шытып чыга, диелә хәбәрдә.
- Гыйнварда нинди рассада утыртырга өлгерергә кирәк?
- Февральдә нинди яшелчәләрнең рассадасын утыртырга кирәк?
- Рассада савытындагы күгәрек гөмбәсеннән ничек котылырга?
- Рассада өчен орлыкларны ничек сайларга?
- Рассадаларга суны нинди ешлыкта сибәргә?
- Рассадага нинди ашлама сибәләр?