Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израильдә яман шештән дәвалануда булган 15 яшьлек Даниил Корбангулов вафат

news_top_970_100
Израильдә яман шештән дәвалануда булган 15 яшьлек Даниил Корбангулов вафат
Фото, видео: Гөлназ Корбангулованың шәхси архивыннан

15 яшьлек Даниил Корбангуловның, әнисе Гөлназ белән, Израильнең Шнайдер клиникасында дәвалану курсы узуы турында 16 октябрьдә язган идек. Гөлназ ханым «Интертат»ка 7 октябрь көнне Газа Секторы һәм Израиль арасында хәрби бәрелешләр башлану вакыйгаларын үз күзләре белән күрүен, яман шеш белән көрәштә соңгы алымнарга күчүләрен, моның өчен зур суммада акча кирәк булуын сөйләде.

«Җирле халык сугышның озак барачагын әйтә, шулай да тиз генә бетүенә өметләнәләр. Пациентлар турында берни әйтмиләр. Баламны дәвалауны туктатмаслар, дип өметләнәм, чөнки бу – безнең өчен бердәнбер шанс», – дигән иде безгә әни кеше.

Бүген, 31 октябрьдә, Гөлназ Корбангулованың улының йөрәге тибүдән туктавын әйтте...

Даниилда яман шеш узган елның ноябрендә ачыкланган. «Лимфома Беркита» диагнозы куелган егет елга якын Россиядә дәвалану курслары үткән, ләкин алар булышмаган.

  • «Лимфома Беркита» дигән яман шеш җелек (сөяк мие), лимфа төеннәренә, талак, бавырга, тирегә һәм башка органнарга зыян китерергә мөмкин. Бу лимфома барлык лимфомаларның якынча 4% тәшкил итә, ул ешрак өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый.

Даниил белән Гөлназ ханым Израильгә дәваланырга 2 октябрьдә очкан. 15 октябрьдә малайга препаратның беренче дозасын салганнар. Кичә, 30 октябрьдә, Данилга тагын бер препарат салынган. Аннан соң ул бик хәлсез булган, гел йоклаган. Гөлназ ханым социаль челтәрдә улының йөрәге бик тә каты тибүен язган. Кызганычка, шул соңгы дару 15 яшьлек Даниилның гомерен саклап калырга ярдәм итмәгән.

Даниил Корбангуловның якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100