«Изге Болгар җыены»ннан репортаж: 20 меңләп кунак, хаҗга юллама, «күңелне кырган мәсьәлә»
19 май көнне Болгар җирлегендә мөһим вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1102 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» узды. «Интертат» хәбәрчеләре әлеге чарадан репортаж тәкъдим итә.
«Изге Болгар җыены»нда 20 меңнән артык кеше
Алдагы атна төрле чараларга бик бай булды. 14-19 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» дип аталган ХV Халыкара икътисади форум белән башланган чаралар XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы белән дәвам итте һәм «Изге Болгар җыены» белән тәмамланды.
Быел «Изге Болгар җыены»на 20 меңнән артык кеше килгән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы җитәкчесе матбугат хезмәте. Чыннан да, елдагыча халык бик күп иде, иртән үк җыела башлаган халык төшкә таба бөтенләй үк артып китте. Намаз вакытында, урын җитмәү сәбәпле, күпчелек кунаклар гыйбадәтләрен чирәмдә генә кылдылар.
Кунаклар өчен төрле җырлардан, мөнәҗәтләрдән, биюләрдән һәм шагыйрьләрнең чыгышларыннан торучы бай концерт программасы, хәләл ярминкәләр, мастер-класслар, көрәш әзерләнгән иде. Шулай ук быелгы «Изге Болгар җыены»ның яңалыгы – ул Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы» кысаларында 3 гаиләгә хаҗга 2 кешелек юллама уйнату.
«Дин әһелләре гел безнең белән, бердәм булсак, без көчле булачакбыз»
Җыенны рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. «Дин безнең белән бергә яши. Киләчәк буыннарга үрнәк итеп, телебез, динебез, гореф-гадәтләрне саклап калырга тиешбез. Бу эштә, хөрмәтле хәзрәтләр, сезгә зур рәхмәт! Сезгә таянабыз, сезнең белән бергә эшлибез. Дин әһелләре гел безнең белән, бердәм булсак, без көчле булачакбыз», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Үзенең чыгышында ул шулай ук, Россиянең уңыш нигезе – дини конфессияләргә хөрмәт күрсәтү, дип атады һәм илебезнең җиңүен һәм чәчәк атуын теләде.
Җыенда Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев та катнашты. «Башланган эш – беткән эш» диләр татарларда. Әздән генә башлап, күпме эш эшләнде. Болгар җирлегендә башлаган эшләребез көннән-көн матуррак, халыкка аңлаешлырак була бара. Изге Болгар җыены бәйрәмен көтеп алабыз», – диде Минтимер Шәймиев.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, татар халкының, мөселманнарның елга бер мәртәбә изге җирдә җыелышып күрешүе, киңәшләшүе – зур җиңү. «Әгәр хәтерегездә булса, нинди кечкенә төркемнәр белән генә җыелышып башланган эш иде бу. Хәзер бирегә башка илләрдән дә мөселман кардәшләр килә. Бу – зур казаныш. Халкыбызга, мөселманнарга караш үзгәрүе – бер генә көндә эшләнә торган эш түгел. Бу очрашулар динне алга сөрә, зур җиңүгә китерә», – диде ул.
Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Изге Болгар җирендә шөкерана кылырга киңәш итте. «Аллаһ яңадан җыенда күрешергә насыйп әйләде. Изге Болгар – шөкер җыены. «Аллаһка шөкер» дип теләгез шушында», – диде ул.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Изге Болгар җыенында Россиядәге милләтләр, диннәр арасында дуслыкның кадерен белергә кирәклеге турында сөйләде.
«Бүген ватаныбызда дуслыкны бозарга теләүчеләр бар. Рамазан аебызда «Крокус сити»да нинди фаҗига ясадылар, аны мөселманнар ясамады, киресенчә, мөселманнар Россиядән ерагайсын, ислам илләре Россиядән ерагайсын, исламга нәфрәт тусын, дип оештырдылар. Дошманлык булып, бер-берсе белән сугышсыннар дип, эчке фронтны ачмакчы булдылар. Илебездә булган милләтләр, диннәр арасында булган дуслыкны саклый күрик», – дип өндәде Равил хәзрәт.
Россия мөселманнары Дини мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия республикасы мөфтие Әлбир Крганов изге Болгар җирен «төп йорт» белән чагыштырды. «Татар халкында «төп йорт» дигән төшенчә бар бит. Ул төп йортта беркем калмаса, ул сүнә, чери, бетә. Безнең милләтебез вәкилләре төрле почмаклардан җыелышып килүебез – «без әле үлмәгән, тере, яшибез» дип, төп йортыбызга хәер-догалар кылып күрешүебез – Аллаһның олы нигъмәте», – дип, белдерде мөфти.
Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов Болгар җыенының тантаналы ачылышында татарларның бердәмлеге турында әйтте.
«Бүген халык күп җыелды, ләкин безнең милләтебез, халкыбыз бәйрәмнәрдә генә түгел, фаҗигаләр вакытында да җыелыша. Себердә татар авылында фаҗига булгач та, конгресс булышты. Бәйрәмнәрдә генә түгел, фаҗига вакытында да берлекне күрсәтәбез», – диде ул.
«Изге Болгар җыены»нда сәламләү сүзе митрополит Кириллга да бирелде. Ул Болгар кунакларын татар телендә сәламләде. «Бөек бәйрәмдә сезне сәламлибез. Бүген безне берләштерүче әйберләр турында сөйләнә. Изге Рамазан ае гел бөек пост белән туры килә. Болгардагы җыен гел Пасха белән туры килә, гел шулай иңгә иң барабыз. Бу бердәмлек ата-бабаларыбыздан ук килгән», – диде митрополит.
Йомгаклау сүзен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте һәм Палестина халкы өчен дога кылды.
«Бу көннәрдә, Раббыбыз ник безгә кайгылар, сынаулар, афәтләр җибәрә, дип сөйләшәбез. Раббыбыз ике дару бирә безгә. Беренчесе – «Йә Расулуллаһ, син алар белән бергә булганда, аларга бер газап килмәс» ди. Димәк, әгәр сөннәт буенча гамәл кылсак, Раббыбыз афәтләр җибәрмәс. Икенчесе – Аллаһ газап җибәрмәс, әгәр тәүбә, истигъфар кылсалар. Аллаһка шөкер, бүген чараларны тәүбә кылудан башладык. Раббыбыз истигъфарны кабул итсен», – диде чыгышында Татарстан мөфтие.
Аннан соң барлык кунаклар да күмәк рәвештә намаз укырга юнәлделәр. 12:00 сәгатьтә Болгар җирлегендә азан яңгырады.
Хаҗга юллама отучы гаилә: «Ел саен хаҗга килергә мөмкинлегебез булса иде», – дип, дога кылган идек»
Өйлә намазыннан соң истәлек билгесе янында гаиләләр арасында хаҗга юлламалар уйнату башланды. Хаҗга юлламалар Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы» кысаларында уйнатылды.
Бәйгедә мең ярымнан артык гаилә катнашу теләге белдерде, дип хәбәр итте Татар Республикасы мөселманнар Диния нәзарәте.
Түземсезлек белән кулларына билетларын тотып утыручы халыкка хаҗга юллама отучыларның исемнәрен тиз генә әйтмәделәр. Уйнату 2 этапта оештырылган иде. Беренче этапта, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабан әйләндерелде һәм аннан номерлар язылган очраклы 15 билет алынды. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырылды. Икенче этапта беренче этапның 15 җиңүчесе арасыннан, шулай ук барабан әйләндерү ярдәмендә, хаҗга юллама отучы 3 гаилә билгеләнде.
Хаҗга юлламалар Казан шәһәреннән Илнур һәм Гөлназ Шайдуллиннар, шулай ук Казан шәһәреннән Юрий һәм Алия Бабийлар, Тәтеш районыннан Габделхай һәм Мөнирә Борһановлар гаиләләренә тапшырылды. Әлеге гаиләләргә 2025 елда «Комфорт» программасы буенча хаҗ кыла алачаклар.
«Интертат» хәбәрчесе әлеге гаиләләр белән аралашты.
Илнур белән Гөлназ Шайдуллиннар Казанда яшиләр, әмма үзләре Буа ягыннан. «Казанда уртак танышларыбыз таныштырды, бергә 11 ел яшибез, 2 малай тәрбиялибез. Без бик шат, Аллаһының рәхмәте инде бу. Җиңәбез, дип килмәгән идек, әмма өмет бар иде», – диде Илнур. Алар хаҗга беренче тапкыр гына бармыйлар икән. «Былтыр тормыш иптәшем белән бергә хаҗга барган идек. Шунда «ел саен килергә мөмкинлегебез булса иде» дип, дога кылган идек», – диде ул.
Юрий белән Алия Бабийлар да Казаннан. 41 ел бергә тормыш итәләр, 2 кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. «Минем ирем рус, әмма без никахлашып өйләнештек. Гомер буе хәрби хезмәттә идек, пенсиягә чыкканнан соң Казанга килеп урнаштык. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм көтеп, аңа инанып яшибез. Мин быел Россия ислам институтын тәмамлыйм. Икеләтә шатлык булды инде миңа», – дип сөйләде күз яшьләре аша Алия ханым.
Габделхай белән Мөнирә Борһановлар Тәтеш районының Олы Торма авылыннан килгәннәр. Алар бергә 38 ел яшиләр. «Аллаһы Тәгалә насыйп итте. Хаҗга юлламаны безгә бирерләр, дигән хис бар иде», – диде Габделхай абый, кайтырга ашыга-ашыга гына.
Изге җыен хакында рәсми делегатлар ни сөйли?
«Әлеге зур бәйрәмгә ел саен безнең делегация килә. Республика, Россия өчен бу тарихи бәйрәмнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Монда килмичә булмый! Без яңа гына Лаешның үзендә зур мәчет ачтык. Ул – җәмигъ «Ак мәчет» иман йорты. Менә Сокуры җирлегендә мәчетебез төзелеп килә. Районыбызда хәзер 27 мәчет булды. Дингә аеруча соңгы елларда яшь буын вәкилләре килә. Әлбәттә, бу күренеш шатландыра безне. Лаеш районында татарлар гына яшәми. Бездә халыкның 53 проценты – рус. Шуңа күрә чиркәүләр дә бар, төзелә», – диде Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов.
«Без Шәһри Болгар җирен күрә алуыбыз белән бәхетле! Бу – безнең тарихи урын. Монда ниндидер сугыш, көч белән дә түгел, үз теләкләре белән кешеләр ислам динен кабул иткәннәр. Монда халык без яшәгән көннәргә кадәр килеп җиткән мирас белән дә танышабыз. Ел саен милләттәшләребезнең бердәм булуын, җәмәгать белән намаз укуларын күрәбез. Үз тарихыбызны белергә, аны җентекләп өйрәнергә тиешбез», – дип уртаклашты Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин.
«Бик матур, изге бәйрәмдә катнашуга сөенәм. Күңелне кырган бер мәсьәлә бар. Кайберәүләр дини киемнән түгел. Алдагыларында чын мөселманча киенеп килергә язсын монда. Төнге 1.00 сәгатьтә Актаныш үзәгеннән 2 автобуста кузгалган идек. Бирегә сигезенче яртыга килеп җиттек. Барлыгы 60 артык кеше килдек, мөхтәсибәттән автобуслар да булды, мең рәхмәт! Әле үзаллы килүче күпме якташларыбыз да бар.
Мөмкинлек, вакыт булган чакта, Изге Болгар җыенында катнашырга тырышам. Дингә тартылучылар күп булса да, төрле шайтан кубызгысына биергә өйрәткән телефоннар, интернеттагы начарлыкллар бар шул. Ә болай авылым мәчетендә дин сабаклары буенча гыйлем дә бирелә, җәй көне балалар өчен алан да елның-елында оештырыла», – дип бәян итте Актаныш районының Чалманарат авылы Аллаһ йорты имам-хатыйбы Нәҗип хәзрәт Гыйльфанов.
Әңгәмәдәш билгеләп үтүенчә, җирлектә имамлык вазыйфасын 3 ел башкара. «Авыллар яшәсә – хак динебезнең дә киләчәге бар», – ди ул.
Башкортстан татарлары Изге Болгар җыенына елдагыча ифрат күп килгән иде
Чираттагы әңгәмәдәшләр исә Башкортстанның Чакмагыш районыннан килгән үрнәк, дини гаилә Марат һәм Рәүфә Нәбиевлар булды.
«Бу изгелекле чарага ел да киләргә тырышабыз. Тормыш иптәшем дүртенче тапкыр катнаша. Үзем– өченче мәртәбә. Аллаһка шөкер, килгәч тә тәүбә намазында катнаштык, шуңардан күңелебез тулды, булды. Безнең төп максатыбыз үтәлде. Дулкынлану хисләре дә юк түгел. Гомумән, Башкортстанның Чакмагыш районыннан 50 кеше килдек. Бер зур автобуста килү насыйп булды. Безнең бирегә килүне, катнашуны имам-хатыйбыбыз Дилшод хәзрәт Касыймходжаев оештырды. Дүртөйледән автобус ялладылар. Барыбыз да исән-имин булыйк, яу кырындагы егетләребез дә сау-сәламәт кайтып, аларга да шушы Изге Болгар җыеннарында катнашу шатлыклары кичерергә язсын», – диде Марат хәзрәт.
«Ел саен килеп катнашу – үзе бер олы шатлыклы вакыйга! Ә быел бигрәк тә күркәм күренеш – гаиләләре белән килүчеләрне сөендерергә уйлаганнар, хаҗга юллама уйнатуны һәркем зарыгып көткәндер. Монда килгәч, әлбәттә, музейларны да карап чыкмыйча булмый», – дип бәян итте Рәүфә абыстай.
Тәтештән 55 ел бергә гомер кичергән Насретдиновлар: «Монда килә алганыбызга шатланып туялмыйбыз»
Тәтеш районыннан Мидхәт ага һәм Әлфия апа Насретдиновлар белән дә сөйләшеп алдык.
«Изге Болгар җиренә сәяхәт иткәнебез бар, әмма мондый олуг чарада беренче мәртәбә катнашабыз. Хаҗга да барып кайткан идек. Дингә ныклап бастык, инде яшьләребез дә 70тән узып бара. Вакыт җиткәндер ул. Бу җыен бик ошый. Аллаһ Тәгалә матур кояшлы көнен дә бирде. Монда килә алганыбызга шатланып туялмыйбыз, әлхәмдүлиллаһ. 2 бала үстердек, 4 оныгыбыз, 4 оныкчыгыбыз бар. Аларның куанычларына сөенеп яшәп яткан көнебез. Тормыш иптәшем 56 яшьтә, үзем 60 яшемдә дингә бастык», – дип сөйләде Мидхәт абый.
Балык Бистәсе агәбиләре: «Авылыбызга шәһәр якын булгач, яшьләр калмый бит»
Мәфрүзә Нәбиуллина, Нәсыйха Нәбиуллина, Дания Хөснетдиновалар белән берникадәр гәп корып алдык.
«Аллаһ Тәгаләнең биргәненә шөкер, елның елында килү ягын карыйбыз. Иң мөһиме – сәламәтлекләребез генә нык булсын. Район мөхтәсибәтеннән автобус оештырдылар. Безнең авылдан гына да 10 мосафир монда. Авылыбызда 2 мәчет эшли. Борыңгы, 1890 елларда салынган иман йортыбыз да реставрацияләнде бит, бик шатлыклы хәл бу! Авылыбызга шәһәр якын булгач, яшьләр калмый. Кызганыч бу күренеш, йөрәкләребез әрни. Авылда, җирлектә эшләргә мөмкинлекләр дә бар бит, югыйсә», – ди мөхтәрәм агәбиләр.
Яшь дини гаиләләр көнннән-көн арта бездә
Ни хикмәт, дини әхлак белән яшәргә теләүчеләр саны артамы, мөселманча киенгән яшь гаиләләр артканнан-арта бара. Бу күренешкә нәрсә тәэсир итә соң, дигәне – аерым бер сорау... Ә Казанда яшәүче Линар һәм Эльза Маняповлар нәни кызлары Аделина һәм Самира белән Изге Болгар җыенында тәүге тапкыр катнаштылар.
«Беренче тапкыр катнашкач, әлегә берникадәр югалып калдык хәтта ки... Шулай да бик кызыклы, үзенчәлекле чара. Күпләр гаиләләре белән килгән. Бу күренешкә хаҗга юллама уйнату да йогынты бирмичә калмагандыр ул. Юллама уйнатылмаса, гаилә белән килүчеләр саны бермә-бер аз булыр иде кебек. Бәлки, бу – минем генә фикердер. Гаиләбез ислам дине кануннарыннан тайпылмыйча яшәргә омтыла. Зур кызыбыз мәдрәсә дә белем ала. Дини рухиятле гаиләләр бихисап булсын иде», – дип сөйләде Линар әфәнде.
Изге Болгар җыены милли көрәшенең баш батыры
Иң көтеп алынган, дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе – милли көрәшнең финалы булгандыр. Изге Болгар җыены барышында милли көрәш мәйданчыгында барлыгы 17 илдән спортчылар көч сынашты. Нәтиҗәдә абсолют баш батыр булып Татарстан Республикасы вәкиле, дөнья чемпионы Радик Сәлахов танылды.
«Әлеге милли көрәш ярышына чакыруларына бик шатмын. Көрәшү минем өчен – үзе бер шатлык. Көндәшне күптән белә идем, шуңа күрә нык авыр булмады», – дип сөйләде ул журналистларга.
Әңгәмәдәш ассызыклавынча, әлеге ярыш – Сабантуйлардагы көрәшкә яхшы гына әзерлек.
«Гомумән, көрәш белән инде 6 яшьтән үк шөгыльләнәм. Төрле чаклар булды. Бүген исә җиңүгә әллә ни өметләнмәдем. Көндәш тә көчле иде. Тик шулай да көрәш келәменә чыкканда җиңәргә омтылыш һәрчак зур ул», — диде ул.
Радик Сәлахов Азия җыелма командасы спортчысы, Азәрбайҗан чемпионы, көрәш буенча дөнья вице-чемпионы Турал Азимов белән көрәште. Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды һәм баш батырга төп приз – «Lada Grantа» машинасы ачкычын тантаналы төстә тапшырды.
160 волонтер җәлеп ителгән
20 меңнән артык кешегә ярдәм итү, сорауларына җавап бирү, юлны күрсәтү өчен, 160 волонтер җәлеп ителгән иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.
Күпчелек волонтерлар студентлар иде. Аларның берсе – Казан дәүләт медицина университетының 3 курсында белем алучы Мелек Джабималик белән аралаштык.
«Мин үзем Тунистан. Болгарга беренче тапкыр килдем. Барысы да ошый: көйләр дә, биюләр дә, милли киемнәрегез дә бик матур. Татарлар үзләре дә бик ачык халык. Сездә мөселман илләрендәге кебек», – дип сөйләде Мелек «Интертат» хәбәрчесенә.