Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижевскидагы фаҗига уңаеннан сөйләшү: «Баланың психик проблемаларын яшереп калырга ярамый»

Бала белән мәктәпләрдәге фаҗигале вакыйгалар турында сөйләшү һәм балага да, ата-анасына да шушы стресс халәтеннән чыгарга ярдәм итү турында «Объясняем. Республика Татарстан» порталының туры эфирында сүз барды.

news_top_970_100
Ижевскидагы фаҗига уңаеннан сөйләшү: «Баланың психик проблемаларын яшереп калырга ярамый»
Видеодан скриншот

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева алып барган очрашуда Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты Марина Белоусова, балаларга һәм яшүсмерләргә психологик-педагогик ярдәм буенча «Ышаныч» хезмәтенең телефоннан ашыгыч психологик ярдәм җитәкчесе Ләйсән Хисаметдинова катнашты.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Чит балалар булмый»

Марина Белоусова әйтүенчә, фаҗига турыдан-туры берәр гаиләгә кагылмаса да, барыбер кеше битараф кала алмый.

– Балалар белән берәр хәл килеп чыкса, без барыбыз да, һөнәр иясе булудан бигрәк, ата-ана, әби-бабай икәнебезне искә төшерәбез. Бик газиз кешеләребез булуы, якын мөнәсәбәтләр алгы планга килеп баса.

Казандагы фаҗигагә ел ярым вакыт узса да, ул онытылмый, күңелдә гел яңарып тора. «Чит балалар булмый» диләр бит, менә шул тойгы яши. «Ә безнекеләр белән шулай була калса, шул мәктәпнең рәшәткәсе кырыенда «балам кайчан чыгар икән» дип мин торсам, нишләр идем»,  – дип, һәркем үзен шулай куркыныч халәттә күз алдына китереп карый. Шуңа күрә Ижевскидагы вакыйгадан соң да һәркайсыбыз күпмедер күләмдә стресс кичерә, ул күңелгә бәрми калмады, аның нинди дәрәҗәдә булуы стресска чыдамлыктан тора, – диде медицина фәннәре кандидаты.

Белгечләр фикеренчә, балада мәктәпкә карата курку уятырга ярамый, «мәктәп – белем ала торган, позитив урын» дип күз алдына килергә тиеш. Канлы фаҗигаләрдән соң да курку биләп алмасын өчен, куркынычсызлык, иминлек хисен көчәйтү кирәк, дип әйтә алар.

– Һичьюгы, өйдә, гаиләдә үзеңнең тыныч мохитеңне, куркынычсызлык кырын булдыру кирәк. Гаиләдә куркынычсызлык техникасы, ниндидер вазгыятьтә үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында сөйләшү кирәк. Шул кагыйдәләр турында сөйләшү дә куркынычсызлык тойгысы уятырга булыша. Әгәр һәркем үз гаиләсендә шуны эшләсә, куркынычсызлык кыры киңәя. Мәктәптә, балалар бакчасында да шул хакта сөйләшергә була, ул чакта иминлек кыры тагын да киңәя.

Казандагы фаҗигагә ел ярым узды, инде онытырга була, дип тә уйларга була. Юк шул, бу тема гел кузгалып торгач, куркынычсызлык турында сөйләү артык булмас, – ди Ләйсән Хисаметдинова.

«Бала үзе дә артык мәгълүмат таратмыйча, контрольне җаваплылык итеп алырга тиеш»

Марина Белоусова да коллегасының сүзен җөпләде.

– Куркынычсызлык –  чыннан да, һәр тере кешенең ихтыяҗы. Ата-аналар хәзер контрольне югалта бару хисен дә тоя, кызганыч. Безнең хәвефле заманда контроль – мөһим функция. Мин баламның мәктәптән өйгә кайту вакытын, ничә машина юлын чыгасы булуын, кайчан миңа шалтыратасын, кайчан каршы ала алуымны алдан исәпләп, уйлап куйган булырга мөмкинмен, ләкин кайчак, язмышта язылганга карап, алдан уйлап бетерә алмый торган әйберләр дә була икән. Синең контролең генә кайбер нәрсәләр алдында көчсез.

Казандагы гимназиядә булган вакыйгадан соң без ике юл буенча эшләдек: ата-аналар кичергән кискен стрессны ничек тә җиңеләйтү максатыннан; аннары балалар белән дә эш алып бардык – кая качарга, үзеңне ничек тотарга, үз тирәңдә куркынычсызлык мохитен булдырырга, фатирыңны видеога төшереп, соцчелтәрләргә куймаска, ата-аналарның бизәнгечләре, алган премияләре, җиңүләре белән мактанмаска. Бала үзе дә артык мәгълүмат таратмыйча, контрольне җаваплылык итеп алырга тиеш.

Балага: «Дөнья матур, ләкин аның куркыныч яклары да бар, үзең сак, уяу булсаң, аларны җиңеп, тәэсирен киметеп була», –  дияргә кирәк.

Хәтта хәзер, баш белән җитди вакыйгаларга чумган булсак та, куркынычсызлык турында сөйләшүне онытмаска кирәк, – ди Марина Белоусова.

«Балага яхшылык, яманлык турында сөйләгәндә, ният турында әйтергә кирәк»

Элек балалар яхшылык белән яманлыкны әкиятләр аша өйрәнсә, хәзер күбрәк компьютер уеннары белән мавыгалар. Ә ул уеннарның эчтәлегеннән ата-ана ерак торганлыктан, олылар һәм балалар арасында буыннар бүленеше, үзенә күрә упкын хасил була, ди белгеч.

– Әни мәктәп яшендәге баласы белән халык әкиятләре мисалында сөйләшсә, ул күңеленә кермәскә дә мөмкин. Хәзерге заманча уеннар белән азмы-күпме таныш булса, әтисе: «Ничек уйлыйсың, ассасинның эчке дөньясында яхшылыкмы, яманлыкмы?» – дип сорап, фикерләшеп алсалар яхшы. Безнең каршыда – ялланган үтерүче, аны шәһәр балаларының яртысы уйный. Канлы уеннар уйнап, балалар шулай очко җыя.

Балага яхшылык, яманлык турында сөйләгәндә, ният турында әйтергә кирәк: «Без – әти-әниең – син үсеп, исән-сау, бәхетле булуыңны телибез, ә синең юлда очраган кайбер кешеләрнең ниятләре башкача да булырга мөмкин», – дип кисәтергә.

Яхшылыкны кызык, рәхәт нәрсә итеп күрсәтә белмибез без, яманлык – куәтле, зур нәрсә дип күпертеп, яманлыкка бөтен кеше тартыла, дибез. Әнә бит адвокатлар да яманлыкны акларга тырыша – янәсе, аны дәвалап бетермәгәннәр, бәхетсез булган, аны аңламаган булганнар икән... диләр.

Минемчә, һәр фаҗига ихлас сөйләшүгә китерә – монысы чынбарлык. Бала ата-анасыннан: «Ничек шулай килеп чыккан соң ул?» – дип сорый. Ата-ана балага кайсы кыйммәтләр якын булырга тиешлеген аңлатырга, сеңдерергә тиеш була, – диде медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова.

Аның фикеренчә, балага якынрак булу өчен, бәлки, ата-анага үз тойгыларын да күрсәтү кирәктер.

– Бала, кечкенә булганлыктан, миңа гына куркыныч, дип уйларга тиеш түгел. Әнисе дә «үзем дә куркам, борчылам, бу очракта без синең белән нәрсә эшли алабыз» дип уйландырсын. Һәркайсыбыз курку, югалту, шомлылык та тоя. Ул хисләр безне берләштерә, – диде.

Ләйсән Хисаметдинова, бала белән җитди темага әңгәмәләшер алдыннан, психолог белән сөйләшергә киңәш итә.

– Бу сөйләшү нәтиҗәсендә үзеңә нәрсә кирәген аңларга кирәк. «Сөйләшүем белән балага нәрсә җиткерергә телим» – ата-аналар шуны аңлап та бетермәскә мөмкин. Диалогта ихласлык булсын өчен аңлау кирәк. Яхшылык телибез кебек, ләкин баланың да вакыйгага үз бәяләмәсе, акылы, сизгерлеге бар, – диде.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Белгеч ышаныч телефонына балалар да, олылар да шалтыратуын әйтте. Бу – тәүлек әйләнәсе эшли торган хезмәт. Казанда гомуми телефон – 277-00-00, балалар линиясе өчен – 8-800-2000-122; яшьләр өчен – 8-800-555-22-20.

– Әни кеше дә: «Үземне сакларга тырышам, чөнки явыз ниятне шундук танып булмаска да мөмкин», – дия ала. Шул ук вакытта, гел куркыныч янавын тоеп, әгәр һәр кешедә берәр явызлык эзли башласак, бу – агрессия гына тудырырга мөмкин. Ул вакытта без үзебез дә башкалар өчен куркыныч чыганагы булуыбыз ихтимал. Җаваплылыкны бүләргә кирәк: «Үз-үземне тотышым, үз тәртибем өчен җавап бирәм, ләкин миңа кагылышы булмаган өлкәгә тыкшынмыйм, әнә белгечләр шөгыльләнсен», – дияргә.

«Психотерапевтларга ярдәм сорап сирәк киләләр»

Марина Белоусова психик сәламәтлекне кайгырту культурасы мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренчә, хәвефләнү (тревога), депрессиядән интегүчеләр елдан-ел арта, ә шуны танып, табибка килүчеләр аз.

– Пандемиядән соңгы чорны әле узмадык та, ә инде 70-80 процент кеше хәвефләнүдән, кайчак кәеф төшүдән интегә. Психиатрга күпме кеше мөрәҗәгать иткән? Күпме кеше психотерапевтка килеп, «минем халәттә ниндидер үзгәрешләр бар, нинди профилактика чаралары бар икән, бу халәтне дәваларга кирәк бит инде» диде икән? Кем киңәшләште безнең белән? Бөтенләй начар хәлгә төшеп, паника һөҗүмнәре, гормональ функцияләр бозылгач, йоклый алмый башлагач кына киләләр.

Бик күпләрнең психик сәламәтлеге белән проблемалары бар – эчке гаилә проблемалары, эштән, башка әйбердән тую, аңлашылмаган мөнәсәбәтләр, карт туганнарны карау... Болар кешене таушалдыра, ләкин, ярдәм сорап, бик сирәк мөрәҗәгать итәләр бит. Кешеләрдә, кемдер сиңа ярдәм итә ала, дигән культура формалашмаган. Нәтиҗәдә, әле психологлар булыша ала торган этаптан инде узган кешеләр психиатрия хастаханәсенә эләгә, – диде.

Марина Белоусова әйтүенчә, «учетка алалар» дип куркырга кирәкми. Әйе, учетка куярга тиешле диагнозлар бар, консультация вакытында, препарат язганда, табиблар бу хакта кисәтә, ди ул.

– Әгәр бизмәндә психик сәламәтлегең тора, психикаң какшаганны сизәсең икән, квалификацияле ярдәм алуың хәерлерәк. Учетка кую да бернигә янамый. Хафалану, хәвефләнү еш булса, проблеманы хәл итәргә кирәк.

 

Фото: © 

«Яшерергә, үз көчең белән хәл итәргә тырышырга кирәкми»

Баласының үз-үзен тотышы борчыган ата-аналар, хафаланып, «мин нәрсә эшлисен белмим, дарулар да бирәм, ничек контрольдә тотарга белмим» диләр. Күп кенә балаларны мәктәптә җәберлиләр, котырталар... Яшерергә, үз көчең белән хәл итәргә тырышырга кирәкми, аноним консультация кысаларында белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип белдерде Марина Белоусова.

Белгечләр әйтүенчә, иң мөһиме – балага карата ихласлык, ул барыбер ничек тә күңелгә үтеп керә.

– Элек балалар, нинди генә сорау булса да, «ата-аналар бөтенесен булдыра» дип уйлый иде. Соңрак балалар аңлап алды – олылар бөтенесен дә булдыра алмый икән. Әйтик, телефонга программа куя алмый, электрон почтадан хат ала алмый, әбине дә гаджет тәртипләренә өйрәтергә кирәк... Элек кичләрен гаилә тыныч кына сөйләшкән, хәзер башка берләштерүче процедураларны уйлау мөһим. Берләшү моменты бик мөһим. «Миңа шалтырат әле, трубканы алмадың, кая югалдың, хәбәрең юк», – дибез икән, балалар моны «артык контроль» дип уйларга мөмкин. «Мин сине шулай яратам, мәхәббәт, борчылу билгесе ул, шуңа шулай сорыйм», – дип аңлатсаң, икенче төрле кабул ителә. Якыннарыбызны яратканны сирәк әйтәбез, ә ихласлык авыр вакытларда, авыр вакыйгалар булганда бик сизелә, – ди Марина Белоусова.

Тагын бер кат ышаныч телефоны номерларын күрсәтәбез:

Казанда гомуми телефон – 277-00-00, балалар линиясе өчен – 8-800-2000-122; яшьләр өчен – 8-800-555-22-20.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100