«Укытучы үзенең яралы булуын балаларга сиздермәгән»: Ижау мәктәбенең өч укытучысы вафат
Ижаудагы 88нче мәктәптә булган атыштан соң һәлак булучылар саны 17 кешегә җитте. Алар арасында 11 укучы бар. Өч укытучы һәм мәктәп сакчылары һәлак булган. 20дән артык кеше яраланган. Яраланган кешеләрнең бер өлешен бүген махсус борт белән Мәскәүгә озаттылар.
Атыш нәтиҗәсендә математика укытучысы Наталья Ведерникова (49 яшь), инглиз теле укытучысы Маргарита Сахарных (57 яшь), рәсем укытучысы Светлана Суханованың (53 яшь) гомере өзелә.
Наталья Ведерникованың укытучылык тәҗрибәсе 25 елдан артык булган. Ул 88нче мәктәп ачылган вакыттан ук эшләгән. Светлана Суханова үз һөнәрендә инде 27 ел эшләгән. Инглиз теле укытучысы Маргарита Сахарных һөҗүм итүче белән күзгә-күз очраша...
Атыш оештыручы Артем Казанцев 1995 елда 88нче мәктәпкә укырга кергәндә, математика һәм рәсем укытучылары ул мәктәптә эшләгән.
Соңгы мәгълүматлар буенча, атыш оештыручы Артем Казанцев мәктәп каршында гына яшәгән. Мәктәпкә кадәр өч минутлык юл үтәсе булган. Алдан билгеләп кителгәнчә, ул үзе дә 88 нче мәктәпне тәмамлаган. Кайчандыр ул бу юлны көн саен узгандыр. Сыйныфташлары аның турында истәлекләр белән уртаклашкан. Берсе дә начар яктан искә алмаган. Күршеләре дә бу атышны дивар артында яшәүче ир-ат оештыруга башта ышанмаган. «Исәнләшмичә узмый иде, һәрвакыт кара битлектән йөрде», – дип сөйләгән күршесе «Комсомольская правда» басмасына. Аны «яхшы гаиләдән» дип бәяләгәннәр.
«Укытучы үзенең яралы булуын балаларга сиздермәгән»
Социаль челтәрләрдә ата-аналар балаларының гомерен саклап калган укытучыларга рәхмәт сүзләрен әйтә. Күбесе тиз арада ишекләрне бикләп куярга өлгергән, балаларны да тынычландырганнар.
Анна Рябчикованың баласы 4нче сыйныфта укый. «Бала янында бу темага сөйләшә алмыйм», – дип, ул хис-кичерешләрен язып җибәрде.
Беләсезме, мин күз алдына да китерә алмыйм: ничек бу кайгы белән яшәрбез. Балалар үзләренең сыйныфташларын, укытучыларын ничек атып үтергәнне күргән бит. Минем баланың исән калуы – могҗиза. Боларның барысын да күргәндә баламның күңелендә ниләр булгандыр, миңа ул сөйләгәннәрне тыңлавы бик авыр булды. Ул нарасыйлар сугышны узды!
Информатика укытучысы алдында баш иябез, ул тиз арада ишекләрне ябып куйган. 10нчы сыйныфта укыган егеткә бик зур рәхмәт. Ул, күкрәге яраланган килеш, башкаларга хәбәр итәргә өлгергән. Балалар аңламагандыр, әмма ул – чын герой. Аңа дусты ярдәм иткән, күтәреп барган.
Безнең сыйныф җитәкчесе – Марина Николаевна Рылова алдында баш иябез. Ул, геройларча, безнең сыйныф балаларын саклап калган. Балаларның күбесе укытучыларының яралы булуын сизмәгән дә, ул күрсәтмәгән, балаларны тынычландырган. Ул яраланган, аның сәламәтлеге өчен борчылып торабыз. Яраланган балаларга да исәнлек теләп дога кылабыз. Вафат булганнарның җаны тыныч булсын, дип теләп торабыз... Кайгыларын уртаклашам... Тик бер сорау: ничек яшәргә? Боларны оныту мөмкин түгел. Балалар үлем һәм кан күрде. Без бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз, – ди әни кеше.
«Һөҗүм итүче балам утырган сыйныф бүлмәсе ишегенә ата»
Тагын бер әни баласының исән калуы өчен укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тәнзилә Әхмәтҗанованың улы 9нчы сыйныфта укый. Аларда тарих дәресе булган. Һөҗүм итүче бүлмәнең ябык ишегенә атып киткән.
Укытучыларга булган рәхмәтләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Аларның батырлыгы өчен алларына килеп тезләнергә кирәк. Балаларга нәрсә күрергә туры килде... Ә һәлак булган балаларның әти-әниләре...
Минем балам 9нчы сыйныфта укый. Ул тарих дәресендә булган. Аткан тавышлар ишетелгән. Укытучылары коридорга чыккан һәм, кире кереп, ишекне ачкыч белән бикләгән. Балаларның барысын да артка утырткан. Берничә минуттан һөҗүм итүче бүлмә ишегенә ата. Аннан соң икенче бүлмәгә китә. Анда 9нчы сыйныфта инглиз теле дәресе була. Анда укытучыны, өч баланы атып үтерә, берничә баланы яралый, шунда ук үзен дә атып үтерә.
Ул арада мин улым белән язышып тордым. «Без бикләнеп утырабыз, полиция килгәнен көтәбез», – дип язды. Мин шок хәлендә идем. Баламны күргәч бераз тынычландым, әмма бу хәлләрнең безнең мәктәптә булуына ышана алмадым. Әле дә ышанып булмый. Бала да бу хәлләрнең чынлыкта булуын әле дә аңламый, – дип сөйләде Миләүшә ханым.
Мәктәп янындагы мемориалга төне буе халык агылган. Бик күп шәһәрләрдә кайгы уртаклашу мемориаллары барлыкка килде. Казанның Ленин бакчасындагы мемориалга да чәчәкләр җыелды.
«Бүген беренче мәетне җирләдек»
Бүген Удмуртия республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин атышта һәлак булган мәктәп хезмәткәрен соңгы юлга озату мәрасимендә булган.
Бүген беренче мәетне җирләдек. Башка милләтләр әле берничә көн тота, безнең тәртип алай түгел бит инде, беләбез. Бу хатын-кыз безнең якын кешебезнең туганы да булып чыкты. Ул мәктәптә кем булып эшләгәнен белмим, укытучы булмаган. Сакчы булып эшләгән ир-атны бүген моргтан алдык, иртәгә җирлибез. Татар балалары буенча безгә хәбәр килмәде әле, исемлектә татар исемнәре очрый…» – дип сөйләде ул.
Фаиз хәзрәт мондый хәлләрнең килеп чыгуының сәбәпләрен аңлатырга тырышты. Беренче урынга ул «тәрбия» төшенчәсен чыгарды.
Җәмгыятьтә кешелеклелек, инсанлык булырга тиеш, моннан башка җәмгыятьне күтәреп булмый. Ул мескен кеше юктан гына бу фикергә килмәгән. Әйе, «мескен» дип атыйм – ул акыл ягыннан зәгыйфь булган. Җәмгыятьтә бер-береңне ярату, хөрмәт итү, яхшылык эшләү булырга тиеш. Усаллык, мыскыл итү, кешене күралмау үрнәк булса, начар җимешләрен татырга туры килер.
Нинди диндә булуга карамастан, инсанлык булырга тиеш. Күп кешене үтергән җинаятьчеләрнең күбесе бәләкәй чагында кыерсытылган була. Бала күзлек кисә, «очкарик» дип үртиләр, башка үзенчәлекләре булса, шулай ук рәнҗетү була. Урамда уйнаган балаларны тыңлап карасак, анда усаллык бик күп. Яшүсмерләр үзара бик усал сөйләшә. Кайдан килә ул усаллык?!
Кешене хөрмәт итәргә өйрәтә торган бер идеология булырга тиеш. Дин, психология ашамы яки башкача. Идеология булдырмыйча, ярату, яхшылык эшләү, ярдәм итүне тәрбия кылмыйча, алга бара алмыйбыз.
Икенчедән, Аллаһы Тәгаләгә буйсыну. Шизофрения белән чирләгән кешеләр мөселманнар арасында да аз түгел, әмма алар чикне тоя. «Тавышлар ишетелә башлады, тизрәк хастаханәгә барырга кирәк», – дип фикер йөртә. Аллаһы Тәгаләгә ышанган очракта, андый хәл килеп чыгу мөмкинлеге мең мәртәбә кимрәк булыр иде. Бүген христиан дине вәкилләре белән дә сөйләштек – бер үк сүзне сөйләдек.
Өченчедән, системалы куркынычсызлык булырга тиеш. Хәзер система гаепле кешене эзләячәк. Гаеплене табарлар, әмма бу – проблеманы чишми, ул бик тирән. Бу хәлләр кабатланып тора бит. «Системная безопасность» булырга тиеш. Әмма тәрбия һәм дин булмыйча, соңгысы гына коткармый, – дип сөйләде хәзрәт.
«Балалар өйдән чыгарга курка»
Мөфти балаларын югалткан ата-аналарга дөрес сүзләр белән ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.
Әлбәттә, «сабыр итәргә кирәк», «әҗәл вакыты җиткән» дип әйтә алабыз, әмма бу сүзләр әти-әни йөрәгенә керми. Пәйгамбәребез балаларын югалткач та күз яше чыга. Ни өчен елыйсың, дип сораганнар. «Аллаһы Тәгалә биргәнгә мин разый, әмма яшьләрне туктатып булмый», – дигән ул. Ата-аналарга йомшак сүз әйтергә кирәк, әмма ул ихлас, ярдәм итәрлек булсын, елап килеп жәлләү булмасын. Елап килү йөрәккә авырлык кына китерә. Дөрес сүзләрне табарга кирәк.
Бу безнең өчен зур кайгы булды. Вафат булучылар саны 17гә җитте бит инде, әле авыр хәлдәге кешеләр бар… «Балалар өйдән чыгарга курка», – ди ата-аналар. Бүген күп мәктәпләрдә укулар булмады, – ди хәзрәт.
Бүген яраланган кешеләрнең бер өлеше Удмуртия хастаханәсеннән махсус борт белән Мәскәүгә озатылды.
Һәлак булганнарның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.