Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исләйтар урманчысы Рамил Корбанов: «Бәләкәй чактан әти үзе белән эшкә, урманга йөртте»

Урмансыз тормыш юк. Хак сүзләр шул. Бөтен халыкка әллә ни сизелмәсә дә, урманчыларның хезмәте бик зур. Урмандагы агачлар мәһабәт булып үсеп җиткәнче шактый тырышлык һәм хезмәт таләп ителә. Бүгенге язманы әзерләр өчен СММ-белгечебез Милена Новикова һәм журналистыбыз Юлай Низаев Биектау районында урнашкан Ашыт урман участогына барды.

news_top_970_100
Исләйтар урманчысы Рамил Корбанов: «Бәләкәй чактан әти үзе белән эшкә, урманга йөртте»
Фото: «Татар-информ», Милена Новикова, Юлай Низаев

Ашыт урман кишәрлеге Исләйтар урманчылыгына карый. Урманчылыклар елга исемнәре белән аталган икән. Исләйтар урманчылыгы 16981 гектар мәйданны били. Аңа Иләт һәм Ашыт урман участоклары керә. Берсендә якынча 9 мең, икенчесендә 7 мең урман исәпләнә, диде биредә эшләүчеләр.

«Безнең төп бурыч – урманны яклау һәм саклау»

Рамил Корбанов Исләйтар урманчылыгында урманнарны файдалану инженеры булып эшли. Ул университетны урманчылык буенча тәмамлаган. Аннары армия сафларында хезмәт итә һәм 2013 елның гыйнварыннан шушы урманчылыкта эшли башлый.

«Әтием Камил Кави улы – 1990 еллардан бирле лесхозда эшләде, баш урманчы да булды. Бәләкәй чактан ук әти мине үзе белән эшкә, урманга йөртте. «УАЗ» машинасында, люлькалы мотоциклларда йөриләр иде урманчылар. «УАЗ» машинасы – урманга патруль белән чыгар өчен иң яхшы машина инде. Үзем Наратлык авылында туып-үскән егет мин», – дип таныштырды Рамил Корбанов.

Сезнең эшегез нидән гыйбарәт, Рамил абый?

Безнең төп бурыч – урманны яклау һәм саклау. Урманнарда янгыннар булдырмау. Кар катламы эри башлау белән, без урманнарыбызга ярдәм итә башлыйбыз: урман читләренә полосалар сызабыз, сукалыйбыз. Аннан соң машина белән кереп була торган юлларга шлагбаумнар куябыз, «Урманны саклагыз! Учаклар якмагыз!» дигән язмаларны яңартабыз. Халыкка мәгълүмат таратырга тырышабыз, патруль белән урманга чыгабыз.

Урманны саклау өчен бүгенге көндә ниләр эшлисез?

Төрле экологик чараларда катнашабыз, өмәләр үткәрәбез. Агачлар утыртабыз. Делянкага киселгән посадкалар урынына яңа агачлар утыртабыз. Тау битләренә, елгалар зураймасын өчен, яр буйларына утыртабыз. Ныклап елгалар ташыган очракка да бу – бер киртә булып тора.

«Хәзер халык тиеш булмаган җиргә утынга да йөрми»

Халык урманга сак карасын өчен нишләргә?

Халыкның культурасы яхшы бүгенге көндә, тиеш булмаган җиргә утынга да йөрми. Яңа ел чорында да билгеләнгән җирләргә генә барып чыршыларны кисүгә дә өйрәнделәр. Урманга сакчыл караш инде: ул бит – безнең туган як табигате, бүгенге һәм киләчәк экологиябез. Мәктәп укучылары, даими рәвештә яшьләр алдында чыгыш ясыйбыз. Безнең Алан-Бәксәр авылы мәктәбе каршында урманчылык бар. Андагы яшь экоактивистлар чараларда еш катнаша. Чыгыш ясаганда, әлбәттә, урман хакында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә, аңлатырга омтылабыз. Бала-чага белән бергәләп урман-болыннарга чыгабыз. Алар урманчылыкны, табигатьне яратып, төрле слетларда, ярышларда катнашалар. Бик активлар. Алар белән урманны да бергә утыртабыз.

Рамил абый, сез хәзерге көндә урманда хокук бозучылар кимүен ассызыкладыгыз. Сез эшли генә башлаган чорда тәртип бозучылар әле булгалаган. Хәзер урманда нишләргә ярамый?

Халкыбыз урманнарда учаклар якмасын иде дә, чүп-чарларын үзләре белән алып кайтып китсеннәр иде. Игътибарлы булу мөһим. «Кунак булсаң, тыйнак бул» диләр, без бөтенебез дә урман җирендә кунак бит. Тыйнаграк булсак иде. Урманда учак ягу – күңелсез хәлләргә туры юл инде ул. Шуны әйтәсем килә: Аллаһка шөкер, бездә тәртип бозучылар юк.

«Аучылар белән кулга-кул тотынышып, хәбәрләшеп эшлибез»

Сезнең яктагы урманнарда нинди агачлар үсә, нинди җәнлекләр яши?

Безнең якта күбрәк ылыслы агачлар үсә: нарат, чыршы, шулай ук каен, усак, һ.б. бар. Әлеге вакытта күпчелек очракта нарат белән каен утыртабыз. Үсентеләрне үзебезнең махсус теплицадан, питомниклардан алабыз.

Безнең Ашыт урманчылыгы 7 меңнән артык гектар мәйданны били. Күбрәк ылыслы агачлар һәм имәннәр үсә. Җәнлекләрдән төлкесе дә, аюы, куяны да, кабан дуңгызлары да бар. Браконьерларны күргән юк, үзебезнең аучылык хуҗалыгы бар. Аучылар белән кулга-кул тотынышып, хәбәрләшеп эшлибез.

«Өлкәннәр картая, яшьләр, матур тормыш эзләп, шәһәргә ашкына…»

Яшьләргә, мәктәпне тәмамлаучы укучыларга урманчылыкта эшләүне сайларга тәкъдим итәр идегезме?

Тәкъдим итәр идем. Мәктәптә чыгыш ясаганда да, табигатьне яратсагыз, һичшиксез, урманчылыкны сайлагыз, дип әйтәм. Яшьләр күбрәк килсен иде безгә эшләргә. Хәзер төрледән-төрле ярдәм, матди кызыксындыру чаралары да каралган бит. Хөкүмәт булыша яшьләргә, техникумда укып кайткан егет-кызларга 300дән алып 500 меңгә кадәр бирәләр ярдәм. Университет тәмамлап кайтучыларга быел 1 миллионга кадәр арттыруларын ишеттем. Тик бу арада безгә кайтучы яшьләр бик юк.

Урманчылар, мастерлар эшли бездә. Елдан-ел эшләүчеләр саны кими. Өлкәннәр картая, яшьләр, матур тормыш эзләп, шәһәргә ашкына…

Урманчылыкта техника даими рәвештә яңартылып торуын да билгеләр идем. Ел саен машиналар кайтып тора, «Нива», «УАЗ»лар кайта. Шуннан янгын сүндерә торган техникалар. Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгыннан, Биектау районы хакимиятеннән ярдәмне тоеп эшлибез.


Авыл җирендә матур тормыш юкмы әллә, Рамил абый?

Авыл яшәеше өстенлекләрен күрә-аңлый белгән кешегә авылда да бик әйбәт, дип саныйм. Хәзер бит авылда да бар әйбер бар, көнкүреш шәһәрнекеннән ким түгел. Үземнең гаиләм бар, иртә таңнан урманчылыкка чыгып китеп кич кайтып керәм. Аллаһка шөкер, 3 балабыз бар. Хатыным Нәзилә – Әтнә хастаханәсендә бухгалтер булып эшли, Әтнәдә яшибез, көн саен 30 чакрым йөреп эшлим. Юл арытмый, эшем минем өчен – җан рәхәте.

«Урманчылыктагы эш – вакыт белән исәпләшми торган хезмәт!»

Балаларыгызны да урманга алып килгәлисезме? Әтиләренең эш урынында булганнары бардыр, мөгаен.

Балаларым урманны бик нык яратып үсәләр. Табигатькә чыгарга атлыгып торалар. Олы кызым 2 сыйныфны тәмамлады, уртанчысы быел 1 сыйныфка барачак, ә төпчегенә 5 яшь. Бер кыз һәм ике малай әтисе мин.

Урманчылыкта эшләү – катлаулы хезмәтме?

Урманчылыктагы эш – вакыт белән исәпләшми торган хезмәт! Бүгенге көндә инде урман – минем өчен яраткан урыным. Кечкенәдән үк урманчылыкта үстем, шушында эшли торган профессия сайладым.


Урманнарга сак карашта булыйк, иптәшләр! Бер генә ут чаткысы урманга төшсә дә – күпме зыян, хәвеф-хәтәр булуы ихтимал!

  • Быел янгын куркынычсызлыгы сезоны 30 марттан ук башланды. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 30 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
  • Кагыйдә бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында булса, административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 60 мең сумнан 90 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 600 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100