Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Шакиров: Үз җырларын башкармаган җырчыларны аңлап бетермим

Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның уллары Искәндәр үзенең төрле адымнары белән әледән-әле халыкны шаккаттырып тора. Күптән түгел генә "Кеше җырын җырлап йөргән җырчыларны бөтенләй хөрмәт итмим. Алар чын җырчы түгел!" дигән сүзләре зур ыгы-зыгы тудырган иде. Искәндәрдән бу сүзләренә аңлатма бирүне сорагач, ул фикерен бераз "йомшартты".

news_top_970_100
Искәндәр Шакиров: Үз җырларын башкармаган җырчыларны аңлап бетермим

– Искәндәр, социаль челтәрләрдә Сезнең “үз җырларын җырламаучыларны җырчыга санамыйм” дип әйткән фикерегезне яздылар. Татар эстрадасында башка авторларның җырларын башкарган җырчылар бихисап бит. Бу хакта аңлатма биреп китсәгез иде.

– Әгәр дә үзең җыр язасың икән, димәк, ул синең күңелең аркылы үтә. Минем бер генә үзем язмаган җырым бар – “Ян сөюнең ялкынында” дип атала. Ул әтинең җыры, аңа аны кайчандыр бүләк иткән булганнар. Әтинең күңеле булсын өчен һәм җыр үземә дә бик ошаганга күрә яздырдым. 

Ә калганнары барысы да үзем иҗат иткән җырлар. Аранжировканы эшләгәндә дә ничәдер процентын үзем башкарам, “скелет”ын ясыйм. Соңыннан аранжировщик белән утырып, һәр уен коралы, һәр тавыш ничек булырга тиеш икәнен тулысынча контрольдә тотам, бергәләп эшлибез. Миңа калса, кеше җырны башыннан ахырына кадәр үзе эшләп чыга алса (ә бу вакытта ул барысын да башы аша үткәрә), сүзнең мәгънәсенә төшенәчәк, җырны ул йөз процент кирәкле хис-кичереш белән җырлый алачак дип саныйм.

– Үз җырларын башкармаган җырчыларны яратасызмы?

– Андый җырчылар күп хәзер. Мин аларны хөрмәт итәм, яратам, әлбәттә. Ләкин мин андыйларны аңлап бетермим, чөнки җырчы залда утырган тамашачыга ниндидер тәэсир калдырырга тиеш. Мәсәлән, җырның сүзләрен үзе язган кеше шул җыр кешедә нинди эмоцияләр булырга тиешлеген үзе генә белә, чөнки үзе аның белән яшәгән, аны тойган. Үзе иҗат иткән җырны башкарган җырчы үзенең җырын тамашачыга тизрәк җиткерә ала дигән фикердә мин.

Искәндәр Шакиров күптән түгел генә Гөлназ Асаева белән дә конфликтка керде. Искәндәрнең инстаграм битендә урнаштырган видеоязмасыннан аңлашылганча, Башкортостан җырчысы Гөлназ Асаева Искәндәрнең иҗатын тәнкыйтьләгән һәм аның җырларын "мәгънәсез" дип атаган. Моңа җавап итеп Искәндәр Шакиров Гөлназ Асаеваны "үзең бала гына, ә үзең картлар җырын башкарасың" дип гаепләп чыкты. Гөлназ Асаева исә "Искәндәр Шакиров кебек җырларга ярамый!" ди. Искәндәр Гөлназдан гафу үтенү көтүен әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100