Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: Искәндәр Шакиров кебек җырларга ярамый!

Филармония залында узган бер концерт вакытында Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның уллары Искәндәр, Гөлназ Асаеваны "өч ноктага" җибәрде.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: Искәндәр Шакиров кебек җырларга ярамый!

Искәндәрнең инстаграм битендә урнаштырган видеоязмасыннан аңлашылганча, Башкортостан җырчысы Гөлназ Асаева Искәндәрнең иҗатын тәнкыйтьләгән һәм аның җырларын "мәгънәсез" дип атаган. Яшьләр арасында ни сәбәпле бәхәс чыкканын белү ниятеннән Гөлназ Асаева белән элемтәгә кердек.

- Әйе, чыннан да Илназ Гариповның концерты вакытында безнең арада бәхәс чыкты. Искәндәр Шакировның иҗаты, дип әйтәсе килә, әмма ләкин аның эшен иҗат дип әйтергә тел әйләнми, - диде Гөлназ Асаева. 

- Ул җырлаган җырларны бөтенләй аңламыйм. Салават абый әйтмешли, татарча алай җырларга ярамый. Искәндәрнең җырларын начар дип әйтәсем килми, андый юнәлешне, җырларны бәлки мин аңламыймдыр. Сәхнәгә теләсә нәрсә киеп чыкканны, сәхнәдә теләсә нәрсә сөйләгәнне, билдән түбән төшкәнне - мин аңламыйм! Безнең менталитет андый нәрсәне яратмый, яшьләргә без киресенчә яхшы, матур әйберләр күрсәтергә тиеш. 

Минем уйлавымча, Искәндәр Шакиров кебек җырларга ярамый! Татар менталитеты тыйнаклык ярата, моң ярата. Яшьләр халык җырларын онытырга тиеш түгел. Ә болай сикергәләп йөрү ул бары тик бер-ике елга гына бара, чөнки андый яшь малайларны яшь кызлар ярата. Әйтик, 1 сыйныфтан алып 5 сыйныфка кадәр укучылар тыңлый аны. Ул кызлар үсәләр бит. Ә бу егет гомер буе шулай сикереп йөри алмый. Җан тартмаса да кан тарта, дигән кебек татар баласы барыбер үзебезнең милли, халык җырларына күчәчәк. Иманым камил, татар мәдәнияте, сәнгате үсештә. Без халык җырларын онытырга тиеш түгелбез. Ә менә мондый, теләсә нәрсә киеп, теләсә нәрсә җырлаучы җырчылар бөтенләй булмасын иде. 

Әлеге сүзләрне мин Искәндәрнең күзенә карап әйттем. Синең киенгәнең ошамый, синең җырларың һәм синең җырлавың ошамый, сәхнәгә болай чыгарга ярамый, дидем. Ике кеше күзгә-күз карап сөйләшкәнне үзенең инстаграмына язып, бөтен кешегә чыгарып ямьсез гамәл эшләде. Чын ирләр алай эшләми!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100