Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның уллары Искәндәр әти-әнисен җырчы дип санамавын һәм хөрмәт итмәвен әйтте

Искәндәр Шакиров үзен яңа буын җырчысы дип атый. Сәхнәгә чыгып җырлау өчен моң кирәк түгел дип саный. "Татар халкы 50 ел буе бер гармунны уйнатып туйган инде. Үзгәрергә вакыт", - дип чаң суга. Сүз уңаеннан, танылган даһи җырчыларыбызның хезмәтләрен дә - шул исәптән әтисе Җәвит Шакиров һәм әнисе Зөлфия Шакированың җырларын да бер сүз белән юк итеп ташлады ул "Татар-информ"га интервьюсында.

news_top_970_100
Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның уллары Искәндәр әти-әнисен җырчы дип санамавын һәм хөрмәт итмәвен әйтте

- Искәндәр, синең дә җырчы буласың киләме?

- Мин үземне җырчы дип саныйм.


Видео Искәндәр Шакировның Инстаграмыннан алынды.

- Кайчан җырчы булдың соң әле?

- Зур сәхнәдә чыгыш ясагач, үземнең тыңлаучыларым булгач, җырчы буламдыр бит инде?

- Синеңчә, җырчы булу өчен нәрсә кирәк?

- Иң беренче хыял һәм теләк. Сәләт булса да яхшы. Әти белән әни җырчы булгач, минем дә җырчы булачагым кечкенәдән үк билгеле иде.

- Син санаган хыял һәм теләк ул гомуми төшенчә. Димәк, җырчы булу өчен әти-әниең җырчы булу да җитә? Ә моңны кая куясың? Бормалы тавыш? Болар синең өчен мөһим түгелме?

- Әти белән әнинең җырчы булуы минем өчен бонус кына. Миңа моң кирәкми. Әти белән әни моңлансын. Ә мин кешене биетә торган җырлар җырлыйм. Беләсезме, бүгенге көндә җырлый белмәгән кешеләргә дә җырчы булып китү авыр түгел. Кызыклы юнәлешләр җитәрлек.

- Мин синең җырларны тыңладым. Синдә моң юк, килешәсеңме?

- Әйе, килешәм, миндә моң юк! Мин ул моң дигән сүзне аңламыйм да, урыс теленә аның тәрҗемәсе дә юк. Моң турында уйлыйсым да килми. Яшьләргә ничек ошый, шулай эшлим. Шуңа алар мине ярата.

- Үзеңнең яраткан җырчың бармы соң?

- Яраткан җырчым, кумирым Мот. Ул Black star төркеменнән.

- Урыс мени?

- Татар җырларын бөтенләй дә тыңламыйм. Татар эстрадасында һәр яшь җырчы сәхнәдә буталып югала. Минем югаласым килми. Татар җырларын тыңламадым, тыңламыйм һәм тыңлыйсым да килми. Мин аларны яратмыйм.

- Татар җырчыларына һәм җырларына карата шул хәтле негатив кайдан килде сиңа? Синең әниең Татарстанның халык артисты югыйсә. Татарлык аңыңа сеңгән булырга тиеш түгелмени соң?

- Әти белән әни татар җырчысы булса да, татар җырларын яратмыйм. Минем зәвыгым башка төрле. Мин Фирдүс Тямаевны күбрәк хөрмәт итәм. Минем өчен ул үрнәк алырлык кеше.

- Фирдүсме?

- Әйе, минем аңа хөрмәтем зур. Үзем дә аның кебек үз-үземә җырлар иҗат итәм. Минем кеше җырын җырлаганым юк. Кеше җырын җырлап йөргән җырчыларны бөтенләй хөрмәт итмим. Алар чын җырчы түгел!

- Синеңчә фикерләсәк, әниең Зөлфия Шакирова (Татарстанның халык артисты!!!) җырчы түгелмени? Әлеге сүзләрең аларга да кагыламы?

- Кагыла, әлбәттә! Кабатлап әйтәм, мин кеше җыры җырлаган җырчыларны хөрмәт итмим! Шулай ук чит ил җырчыларының җырларын тәрҗемә итеп башкаручыларны да аңламыйм.

- Татар эстрадасын яратмагач, нигә татарча җырлыйсың? Урыслашып китергә идең. Монда болай да сәхнә буйлап микрофон күтәреп, сикереп йөрүчеләр җитәрлек. Микрофон тоткач, җырлый белергә дә кирәк...

- Бик рәнҗетә торган сорау. Мин үземне җырлый беләм дип саныйм. Минем җырларым бар, димәк мин - җырчы! Ни өчен татарча җырлыйм, чөнки татар халкы бик күп жанрлар белән таныш түгел әле. 50 ел буе бер гармунны уйнаталар. Халык арыган инде аннан, туйган. Минем җырларымны аңлаган кешеләр үзем белән. Килешәм, күпчелек әлегә моны кабул итәргә әзер түгел. Татар эстрадасына Элвин Грей үзгәреш кертә башлады, эстрадага мин дә яңа сулыш өрә алам дип уйлыйм.

- Татар халкын шул дәрәҗәдә надан дип саныйсыңмы әллә, аңламыйм. Алар урыс җырлары тыңламый, дип уйлыйсыңмы? Мотны татарчалаштырып "50 ел буе гармун тыңлап арган" халыкны ял иттермәкчеме син?

- Юк, мин аларны надан дип әйтмим. Татар халкы баянга җырлана торган җырларны гына кабул итергә өйрәнгән. Тик менә заманча җырлар, яңгыраш белән таныш түгел.

- Белемең нинди синең?

- Булачак журналист.

- Димәк, синең бернинди дә музыкаль белемең юк?

- Юк.

- Искәндәр, музыка сәнгатендә кечкенә генә булса да эз калдыру өчен бик күп көч куярга кирәк. Минемчә, әлегә бу өлкәдә син бик сай йөзәсең. Бөтен дөньяга танылган классик әсәрләр, опера сәнгате, даһи җырчылар, композиторларның хезмәтләре белән таныш та булмаган килеш, аларны тәнкыйтьләү, йөрәк куша дип кенә "җыр" иҗат итү башка сыймаслык хәл...

- Без, яшьләр, барыбыз да бик сәләтле һәм үзенчәлекле шәхесләр. Минемчә, хәзер урам сәнгате эрасы башланды. Урыс эстрадасының иң танылган җырчыларын алып карасак, аларның бик сирәгенең, уннан бер-икесенең генә музыкаль белеме бар. Шуңа да карамастан алар иҗат итә, үсә һәм чәчәк ата! Иманым камил, татар эстрадасында да үзгәрешләр булмый калмас. Чөнки киләчәк безнең кулларда!

Искәндәр "Интертат"ка дәгъва белдергән иде инде. Ул үзен "татар эстрадасын үзгәртү юлындагы яңа буын артисты", - дип атаган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100