Исерек кешенең канын суырган черки үзе дә исерәме?
Черкинең ашкайнату капчыгындагы ферментлар бөтен сыеклыкларны таркатып бетерә.
Алкоголь кулланган кешене черки талау ихтималы күпкә артыграк. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Черкиләр каны беренче төркем булган кешеләрне ярата. Аларны 20 процентка артыграк тешлиләр.
Тән температурасы югары һәм тирләгән кешеләрне дә черкиләр ярата.
Авыр сулыш алучы кешеләрне дә черкиләр күбрәк тешли. Алар углекислый газны күбрәк бүлеп чыгара, ана черкиләр шуны бик ярата.
Черкиләр алкогольгә ник кызыга соң? Тикшерүчеләр фаразлаганча, алкоголь парлары черкиләргә хуш килә. Алар черегән җиләк-җимешне дә ярата бит. Аларда да шикәр әчү нәтиҗәсендә алкоголь барлыкка килә.
Исерек кешенең канын суырган черкиләр үзләре исерми. Аларның ашкайнату трактындагы ферментлар каннан кала барлык башка сыеклыкларны таркатып бетерә. Шуңа күрә черкиләр бик күп алкогольдән дә исерми, диелә хәбәрдә.
- Бер черки ничә тапкыр тешли ала?
- Черки тешләгән урынны ни өчен кашырга ярамый?