Иркә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Гөлсинә ханым катнашкан бәйрәмдә булган
Җырчы Иркә Татарстан Республикасы Рәисе белән бергә төшкән фотосын күрсәтте. Ул, кулы сынган килеш, Татарстанның үрнәк гаиләләре каршында чыгыш ясаган. Мондый гаиләләрне Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Казан Кремлендә 25 август көнне кабул иткән иде. Тантанада катнашкан гаиләләрнең берсе – Ленар һәм Гөлнара Заһриевлар белән «Интертат» якыннанрак таныштырды.
«Бүген безне бик матур чарага чакырдылар. Матур итеп, Гаилә көне билгеләп үтелде. Рәхмәт чакыруыгыз өчен», – дип язган Иркә шушы фото астына.