Иркә Чаллыдагы хәл турында: «Берсе дорфа җавап бирү бөтенесе дә шундый дигәнне аңлатмый»
Кичә Татарстанның атказанган артисты Иркә Чаллыда күңелсез хәлгә юлыккан, дип язган идек. Җырчы юеш идәндә таеп егылган һәм уң кулын авырттырган. Аның Чаллы хастаханәсенә мөрәҗәгать итүе уңышсыз тәмамлана. Кулы сынган Иркәгә ярдәмне Казанга баргач кына күрсәтәләр. Вакыйгага ачыклык кертү максатыннан, «Интертат» Иркә белән элемтәгә керде.
Иркә, кичә сезгә Чаллы хастаханәләрендә ярдәм күрсәтмәгәннәр икән. Бу хакта тулырак итеп сөйли алмассызмы?
Кызлар, зинһар, дөрес аңлагыз, бу хәлне сторисымда күрсәтүем, беркемгә дә начарлык эшләү яки гаеп ташлау нияте белән түгел иде.
Беренчедән, мин хастаханәгә Иркә буларак түгел, гап-гади кеше буларак бардым. Әйткәнемчә, берәрсе белән элемтәгә чыгып, каядыр шалтыраткан булсам, мине бик матур итеп каршы да алган булырлар иде, мөгаен. Мин анда җырчы буларак бармадым. Социаль челтәрләрдә бу хакта сөйләп, кешегә карата мөнәсәбәт төрле була алганны гына күрсәтәсем килде. Ул оешмада, мөгаен, йөзләгән, меңләгән кеше эшлидер. Берсенең шулай дорфа җавап бирүе «бөтенесе дә шундый» дигәнне аңлатмый бит.
Әйдәгез, позитив якларын да карыйк бу хәлләрнең. Машина йөртүчебез килеп, мине Чаллыдан Казанга алып киткәч, иң беренче итеп, РКБга мөрәҗәгать иттек. Анда да бөтен кешеләр керә торган кабул итү бүлеге аша кердем, беркемгә шалтыратмадым. Мине башка кешеләрне каршы алган кебек үк каршы алдылар, барысын да сораштылар. Айсылу документларны тутырган арада тиз генә «снимок» ясадылар, кулымның сынган икәнлеген әйттеләр. Кызлар ярты сәгать эчендә йөгерә-йөгерә ярдәм күрсәтте. Алар минем җырчы икәнлегемне дә тавышымнан гына, инде эшне бетергәндә генә таныдылар. Республикабыз хастаханәләрендә эшләрен шулхәтле җиренә җиткереп эшләүче кызлар булуын күреп бик шатландым. Мин аларга бик рәхмәтле.
Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә башта бер, аннан икенче җирдә документ тутырдым. Кулым бик каты сызлады инде минем. Әмма мин чиратта үземнән күпкә авыррак хәлле, куллары өчәр җирдән сынган кешеләр булуны да күрдем… Авыртудан ап-ак булып беткәннәр. Алар да шул гомуми чиратта басып тора. Нигә аларны алып кереп тиз-тиз карамыйлар, менә анысын аңламадым. Регистратурадагы хатын-кыз «бездә гел шундый чират» диде. «Кулым бик каты авырта бит, сәбәбен генә беләсе иде», – дим аңа. «Коридорда чират алыгыз, 3-4 сәгать көтәргә туры киләчәк», – ди. «Миңа шушы авырткан кул белән Казанга китәргәме инде хәзер?» – дим. «Үзегезгә карагыз», – диде.
Ә БСПМга кадәр сез кайда мөрәҗәгать иткән идегез?
«Медгородок» дигән җиргә. Мин элек шул тирәләрдә яшәгән идем, шуңа беләм. Ишектән әнисе белән кулы гипсланган 15 яшьләр тирәсендәге малай чыгып баруын күреп: «Бу травматологияме?» – дип сорадым. «Әйе», – диде. Регистратурада: «Бу балалар травматологиясеме?» – дим. «Юк, бөтен кеше өчен дә», – диләр. Татарча сөйләштем, «Шулай-шулай булды, миңа ярдәм кирәк иде», – дим. Регистратурадагы кызның да бер гаебе дә юк. Булышырга теләгәне күренеп торды. Башка урынга шалтыратып, «монда Иркә килгән» дип, хәлне аңлатты. Кабат трубканы үземә бирде. Кулым тагын да катырак сызлый һәм шешә башлаганга, миңа «снимок» ясап, сәбәбен генә белергә, үземне тынычландырырга кирәк иде. Бәлки, авыртуны баса торган кремнар сөртеп, Казанга кадәр кайтып та җитә алган булыр идем.
Миңа килгән җавапны беләсез инде. «Без хәзер ябылабыз, БСМПга барыгыз, алар тәүлек буе эшли», – диде ул хатын-кыз. «Зинһар өчен карагыз инде, бик авырта бит. БСМПга кадәр барырга машина да йөртә алмыйм», – дим. «Такси аласың да барасың», – диде, бөтенләй «син» дип дәшүгә күчеп.
Казанга ничек кайтып җиттегез?
Машина йөртүчебезгә Айсылу алдан шалтыраткан иде инде. Ул 4нче яртылар тирәсендә БСМП янына килеп җитте. Анда кадәр үзем рульдә бардым. Тиз арада Казанга барып җиттек, штрафлар да шактый җыйганбыздыр инде без кичә.
Айсылу авыртуны баса торган бик яхшы дару бирде миңа. Кулымның сызлавын шул басып торды.
Ә кайда егылдыгыз? Чыгыш ясаган вакытта түгелме?
Юк-юк, сәхнәдә түгел. Моның буенча да миңа бик күп кешеләр язды. Тамашачым арасында төрле өлкәдә эшләүчеләр бар. «Иң яхшы травмпункт РКБда», – дип тә әйттеләр. Тамашачым ярдәме белән Казанда кичке сәгать 8гә кадәр генә эшләүче түләүле травмпунктлар булуын да белдек.
«Идәнгә егылган булсагыз, гаеплеләрне җаваплылыкка тартып була. Бу бик җитди әйбер», – дип аңлаткан юристлар булды. «Сез нәрсә?» – минәйтәм. Миңа бит моны махсус эшләмәделәр. Саграк йөрергә кирәк булгандыр үземә. Икенче яктан карасаң, үзем дә гаепле түгел инде мин. Күрәчәгем булган, шул гына.
Миңа махсус авырлыклар китергән кешеләргә дә бер сүз дә әйтмим әле мин. Шулай очраклы килеп чыккан әйбер өчен кешегә зыян китермим дә китермим инде.
Чаллыдагы тамашачымнан, үзләре белән булган төрле хәлләрне сөйләгән, күпләгән смслар килде. «Сез безгә ярдәм итә аласыз», – дип тә язалар. «Юк-юк, кирәк кеше үзе ишетер», – дидем. Кайвакыт минем дә кәефем булмый, шулай бит. Берәр мәшәкать килеп чыга да, бер гаебе булмаган кешегә ялгыш кына ачулы итеп эндәшеп аласың. Андый мәлдә кешене рәнҗетермен дип уйлап та карамыйсың. Минем белән шулай сөйләшкән хатын-кыз да, бәлки, үзенең гаебен аңлагандыр.
Аннан миңа: «Менә күрдегезме, Татарстанның атказанган артисты, 3 бала анасы, ире махсус операциядә булган Иркәгә дә нинди мөнәсәбәт. Ә башкаларга нинди мөнәсәбәт булуын күз алдына китерәсезме?» – дип язган кешеләр дә аз булмады...
Ярый әле башымны бәрмәгәнмен, дим, башка җитдирәк әйбер булмаганга сөенәм. Барыбыз белән дә була торган хәл. Беркемне дә гаеплисем дә, беркемгә дә зыян китерәсем дә килми. Алла сакласын, балаларым бар, кеше рәнҗетә күрмик.
Мин мондый әйберләрне бик сирәк чыгарам, үзегез дә беләсез. Менә шулай да була ала икән, дип кенә күрсәтүем иде.
Бу хәл мине аз гына җиргә төшергән кебек булды. Мин барысын да кинодагы кебегрәк күз алдына китергәнмен, ахры. Янәсе, хәзер тиз генә керәм дә, мине тиз генә кабул итәләр. Артык беркатлы булганмын.
Яшерен-батырын түгел, медицина өлкәсендә танышларым бар. Кайвакыт шалтыратып алырга да туры килгәли, «әни килгән иде дәваланырга» дип, мәсәлән.
Монда «ашыгыч ярдәм» чакырта алмый идек бит инде без. Без хәзер Казанда да «ашыгыч ярдәм» чакырмыйбыз. Балалар туганнан бирле, түләүле табибларга шалтыратабыз. 1-2 мең акчаңны түлисең дә, алар, ичмасам, баланы да карый, сиңа да барысын аңлата. Дару биргәннән соң баланың температурасы төшкәнне дә көтеп утыралар әле. Минемчә, кичәге кебек ситуациядә калганчы, шундый түләүле урыннар булуы бик яхшы.
Ә инде Чаллыга килгәндә, ул – шәһәр өчен генә түгел, тирә-як районнар өчен дә бердәнбер травмпункт икән, тагын бер травмпункт булдыру турында уйлау комачау итмәс иде. Авыртудан минем күңелем болгана башлады. Ә чиратта күпме кан югалткан, куллары өчәр җирдән сынган кешеләр утыра иде. Алай ярамый, дип кенә уйлап куйдым.
Сезнең гастрольләр кайчан башлана? Кулыгыз имгәнү иҗат эшенә зыян китермәсме?
Без хәзер алга киткән дөньяда яшибез. Сынган урынга куя торган махсус пластмасс әйбер алдык. Мин, кулым сынды дип, эшемне туктата алмыйм. Клиплар төшерәсем бар, әле бик зур сюрприз да көтә безне, Аллаһ теләсә, анысы турында тиздән белерсез. Август ахырында көн саен чыгышларым бар. Җырлаганда кул комачау итми бит, шул пластмасс әйберне куям да чыгып җырлыйм.
Табиблар, тулысынча төзәлеп бетәргә 5-6 атна кирәк булачак, дип әйттеләр. Тик мин күңелемне төшермим, барысы да «нормально» булачак. Инде хәзер үк барысы да «нормально». Кызларым «нәрсә эшлик» дип кенә тора. Уртанчы кызым бүген иртүк бүлмәмә фреш әзерләп керткән, кыяр-помидордан салат ясаган, йомырка пешергән. Үзенчә иртәнге аш әзерләгән инде. Төркемдәге егетләрем гел ярдәмгә әзер. Шуңа күрә барысы да яхшы, борчылырлык бер сәбәп тә юк.
Рәхмәт, Иркә, тизрәк сәламәтләнүегезне теләп калабыз!