Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов һәм Гөлсинә ханым кунак итәчәк гаилә: «Рәисебез белән аралашасы килә»

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә Казан Кремлендә Татарстаныбызда яшәүче үрнәк гаиләләрне кабул итә. Чакырылган кунаклар арасында Минзәләдә яшәүче Заһриевлар гаиләсе дә бар. «Интертат» республиканың үрнәк пары белән сөйләште.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов һәм Гөлсинә ханым кунак итәчәк гаилә: «Рәисебез белән аралашасы килә»
Заһриевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

Гаилә башлыгы Ленар Заһриев 25 ел Минзәлә гимназиясендә балаларга физик тәрбия бирә, көрәш серләренә төшендерә. Тормыш иптәше Гөлнара ханым да шул ук гимназиядә татар теле һәм әдәбиятын укыта.

«Очрашуга ничек әзерләнәсез?» – дигән сорауга, Гөлнара ханым: «Фикерләребезне тупладык, чыгыш ясарга сүзләребезне әзерләдек. Рәисебез белән, үзләренең районнарында танылган, кадер-хөрмәттә булган гаиләләр белән очрашасы, күрешәсе, аралашасы бик килә», – дип җавап кайтарды.

Рәис белән очрашуга барырга тиешле гаиләләрне район җитәкчеләре төрле оешмалардан сайлап алып, исемлек туплап, Казанга җибәрә. «Июнь аенда ук безгә «кандидатурагызны тәкъдим итәбез» дип әйттеләр. Очрашуга эләгү мөмкинлеге безнең гаиләнең күбрәк булуы турында хәбәр иттеләр», – диде Ленар Заһриев.

Көрәшкә мәхәббәт каннан бирелә

Ленар Заһриев көрәш белән кызыксынуы ни рәвешле гомерлек һөнәргә әйләнүе турында да сөйләде. «Көрәш белән мәктәптә укыганда, 10 яшьтә үк шөгыльләнә башладым. Безнең мәктәптә 2 тренер бар иде», – ди ул. Әлеге спорт төренең серләренә аны физкультура укытучысы һәм тренеры өйрәтә. Сүз уңаеннан, Гөлнара ханымның әтисе иренең беренче тренеры була да инде.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Чаллы дәүләт педагогика университетының физик культура һәм спорт бүлегенә укырга керә. 5 ел белем алганнан соң туган якларына кайтып, гимназиядә укыта башлый.

Ленар Заһриев – Татарстанның көрәш буенча спорт мастеры. «Республикакүләм ярышларда катнаштым. 1нче, 2нче, 3нче урыннар алган булды. 1999 елда «спорт мастеры» исеме бирелде», – ди ул.

«Мастер спорта» исемен алу өчен, ирем бик тырышты. Без ул чакта очрашып йөри идек. 1998 елда иремне әз генә өстенлек белән финалда җиңделәр. Шуннан соң ул ел буена интенсив тренировкалар белән шөгыльләнеп, ел буена бик каты әзерләнеп, 1999 елда спорт мастерлыгын үтәде», – диде тормыш иптәше Гөлнара ханым.

Гаиләләрендә Ленардан кала 9 яшькә кечерәк энесе Заһриев Ирек, Гөлнара ханымның 2 энесе Нәҗмиев Марат белән Рамил да көрәш белән шөгыльләнәләр. Заһриев Ирек белән Нәҗмиев Марат – Россиянең спорт осталары, ә Нәҗмиев Рамил – спорт мастерлыгына кандидат. «Безнең нәселебездә көрәшчеләр күп, каннан бирелгән», – ди Ленар Заһриев.

Беренче караштан туган мәхәббәт

Ленар да, Гөлнара да Минзәлә районының Кадрәк авылында туып үсәләр. Бер мәктәптә генә түгел, хәтта бер сыйныфта белем алалар. Һичшиксез, бу – беренче караштан ук туган мәхәббәт булгандыр.

Хәзерге вакытта 3 бала тәрбиялиләр: 2 малай һәм 1 кыз. Зур кызлары Гүзәл быел гына Алабуга институтының «Инглиз һәм татар теле» бүлеген тәмамлаган. Олы уллары Ильяс Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының 1нче курсына укырга кергән. «Сентябрьдә аны урнаштырырга барабыз», – ди Гөлнара ханым. Кечкенә малайлары Фәһим 5нче сыйныфка бара.

Малайлары да әтиләренең эзеннән киткәннәр, көрәш буенча ярышларда уңышлы гына катнашып, районда да призлы урыннар алып торалар. Әлбәттә, әтиләре кебек тренер булганда, ничек көрәш белән кызыксынмаска була?!

«Бәхетле, үрнәк гаилә булу серләре нәрсәдә?» – дигән соравыма, Гөлнара ханым: «Әле 24 ел гына бит гаилә коруыбызга», – дип, бераз уңайсызланып та куйды бугай. «Бер-береңне хөрмәт итәргә, сабыр булырга кирәк. Тормышта төрле хәлләр, катлаулы чаклар да була. Диндә булу да безгә нык булыша, чөнки тормыштагы һәрбер сорауга җавап табыла. Хәзер гаиләләр бик еш таркала, ә сабырлык, теләсә нинди хәлне уңай якка чишү әти-әнидән килергә, балага аны әти-әни салырга тиеш. Безнең гаиләдә ир-ат, аны хөрмәт итеп яшәү һәрвакыт беренче урында иде», – диде ул аннан соң.

«Гаиләбезнең уртак педагогик стажы 1400 елдан артык»

Гөлнара ханым белән җиңел булып тоелган, ләкин бик күп көч, тырышлык һәм вакытны таләп итүче укытучы һөнәре турында да сөйләштек. «Безнең нәселдә бөтен кеше укытучы булган. Бабам мәктәп директоры була, әбием башлангыч сыйныфларны укыта. Әти-әниебез, апа-абыйларыбыз, энеләребез дә – укытучылар. Әби: «Укытучыдан укытучы тумыйча, кем тусын», – дия торган иде. Гаиләбезнең уртак педагогик стажы 1400 елдан артып китә», – дип сөйләде ул.

Тормышларында зур рольне туган авылындагы укытучылары уйнавын да билгеләде. «Кадрәк урта мәктәбендә (хәзер инде тугызеллык кына) үз эшенең остасы булган укытучылар, алдынгы карашлы мөгаллимнәр укытты. Аларның үрнәгендә дә без укытучылык һөнәрен сайларга булганбыздыр», – диде Гөлнара ханым.

«Укучыларыбызны, мәктәпне, коллективны бик яратабыз, сөенеп эшлибез. Әлхәмдүлилләһ! Төрле һөнәр ияләре, үзләренең эшләрен яратмыйча эшләүчеләр дә бар, ә без күңелебезгә яткан эш белән шөгыльләнәбез», – диде алар.

«Балалар да безнең юлны сайлады. Мин белемем буенча «география һәм татар теле» укытучысы булсам, кызым «инглиз һәм татар телен» сайлады. Уртанчы улыбыз әтисенең юлы буенча китте. Кечкенәсенең дә менә дигән укытучы булырга бөтен мөмкинлекләре бар: Минзәлә театрында да уйнады, бию түгәрәгенә дә йөри, вокал белән шөгыльләнә», – диде әниләре.

***

Республикабызда Заһриевлар кебек гаиләләр булу бик куанычлы. Илебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне, телебезне хөрмәт итүче гаиләләр күбрәк булсын иде. Ә Заһриев Ленар белән Гөлнара ханымга һәм балаларына бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100