Ирен терелтергә тырышучы, өч бала әнисе Фидалия ханым: «Кайнанам миңа сихер ясады»
«Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш», – дип яза Фәнис Яруллин. Фидалия Галләмованы да язмыш ничек кенә сынамый: иренең, инсульт кичереп, комага китүен дә, әтисенең, авариягә эләгеп, урын өстенә ятуын да, якыннарының авыр чакта ташлап китүләрен дә күрергә туры килә аңа...

Тормыш иптәше белән бергә җырлардан өзекләр башкаручы ханымның видеоларын социаль челтәрләрдә күрүчеләр бардыр. Гадәттә, «җырлап яшиләр» дигәч, күз алдына җиңел генә тормыш сөрүчеләр күз алдына килә, әмма Башкортстанның Бүздәк районы Таулар авылында яшәүче Фидалия белән Румил Галләмовлар авырлыкларны җырлап үтәләр.
Иренә 40, ә үзенә 38 яшь кенә булса да, тормышта шатлыкны да, кайгыны да күп күрәләр. Бик авыр булса да, күз яшьләре аша, Фидалия ханым безгә үз язмышы турында сөйләде.
«Баш авыртуы белән хастаханәгә килгәч: «Военкоматтан качу өчен килгәнсездер», – диделәр»
2022 елда булган вакыйгаларга кадәр нинди иде сезнең тормышыгыз?
Без 18 ел бергә. Бер авылда үстек, мин Бәләбәйдә укыган, ә Румил Туймазыда эшләгән чакта йөри башладык. Аңа кадәр матурым мине охшатып йөргән инде, капка төбеннән узган саен: «Бу кыз минем кәләш булса ярар иде», – дип уйлаганын сөйләгәне дә булды.
Ярты ел йөргәннән соң, тормыш корып җибәрдек. Беренче елларны күбрәк өйдә балалар карап утыра идем. Соңгы елларны авыл китапханәсенә эшкә чыктым, хәзер инде җирле үзидарәдә эшлим. Тормыш иптәшем гомере буе йөртүче булып эшләгән кеше.
Ирегезгә инсульт булганын сез ничек белдегез?
Ул көннәрне искә төшерү бик авыр...
Аның чире кинәт кенә башланды. Болай да остеохондроз белән газаплана иде, шуңа күрә түбәдә шифр күтәргәч, муенын эләктереп алды. Дарулар эчеп, ятып торганнан соң, аның хәле яхшырды, әмма икенче көнне тагын башы авыртырга тотынды. «Матурым, әйдә хастаханәгә барып кайтыйк», – дигәч, баш тартты.
Алай да икенче көнне авыл хастаханәсенә төштек. «Әйе, аның остехондроз, җил өрдергән», – дип, авыртуны баса торган дарулар һәм витаминнар бирделәр. Шул дарулар һәм уколлар белән матурым өйдә тагын 2 көн торды. 10 октябрь көнне иремә муен бүлегенә рентген ясап кайтырга тәкъдим иттем: «Юк, барысы да яхшы, авырту түзәрлек – үтә ул», – дигән булды.
11 октябрь – бәйрәм көнне (Башкортстан Республикасы көне – «Интертат» иск.) төштән соң хәле тагы да начарайды, һәм мин: «Йә хәзер «ашыгыч ярдәм» чакырабыз, йә минем белән хастаханәгә барасың», – дип ультиматум куйгач, ризалашты.
2022 елның октябре – ул махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация барган вакыт та иде әле. Шуңа күрә район хастаханәсендә иң беренче чиратта: «Сезгә, мөгаен, повестка килгәндер, военкоматтан качу өчен килгәнсездер», – диделәр. «Сез нәрсә сөйлисез?! Ул хезмәт итмәгән, аның хәрби тәҗрибәсе юк, өстәвенә, ул 3 бала атасы», – дип әйткәләшкәннән соң, алар аңа «эчкән» дигән нәтиҗә чыгардылар. Ә минем ирем бөтенләй эчми, аның 3 ел инде авызына да алганы юк. Ләкин шулай да терапиягә алып калырга ризалаштылар инде, әмма барлык уколларны, системаларны үзем кертеп бирдем. Шуларны куйганнан соң, ирем: «Матурым, миңа шул чаклы рәхәт булып китте», – диде.
12се көнне без неврологка язылган идек, әмма, мин килеп җиткәндәрәк, ул үзен Уфага алып китүләрен хәбәр итте. Менә иң куркынычы шунда башланып китте дә инде…
Үз аякларында хастаханәгә бара да 13 көнгә комага китә
Район хастаханәсендә сезгә ирегезгә нәрсә булуын хәбәр иттеләрме?
Юк, миңа аның якынча диагнозын да әйтмәделәр. Бәлки, үзләре дә белеп бетермәгәндер башта.
Безнең авыл малае «ашыгыч ярдәм» машинасында механик булып эшләп йөри иде. Мин аннан уйнап кына: «Уфага нинди машина җибәрәсең?» – дип сорадым. «Фидалия апа, үзең беләсең инде, менә «Буханка» тора. Хәзер берәүне инсульт белән алып китәм», – диде. Аның шулай дип әйтүе булды, минем күзләремнән мөлдерәмә яшьләр ага башлады (елый). «Ничек инде инсульт белән?! Хәзер Румил абыеңны алып китәләр бит», – дип, аңа аңлаттым.
Ул, кереп, барысын да белешеп чыкты. «Әйе, Румил абыйны алып китәбез, хәзер аның артыннан Уфадан икенче машина кайта», – диде. Матурым, үз аякларында чыгып, машинага утырды. «Әйдәгез, мин дә сезнең белән барыйм», – дидем. «Нәрсәгә сез анда? Без бит аны тикшерергә генә алып барабыз, барысы да яхшы булса, кире кайтарабыз, һәм ул монда дәваланачак», – дип, алып киттеләр.
Кич җитте, ә иремнән дә, хастаханәдән дә хәбәр-хәтәр юк. Шуннан соң Уфада яшәүче энемә барысын да белешергә сорап шалтыраттым. Соңрак миңа аның хәле бик начар булуын: геморрагик инсульт кичерүе, аневризманың өзелүе һәм баш миенә кан китүен әйттеләр. Ләкин Уфаның 21 нче хастаханәсендә аңа бернинди дару да билгеләмәгәннәр, реанимациягә керткәннәр дә салганнар.
12се дә, 13е дә аны тикшермәделәр, энемә: «Ул бүген ашады, без аны тикшерә алмыйбыз», – дип кенә әйткәннәр. 14е көнне мин килдем, аны ангиографиягә (МРТ яки КТ кулланып, кан әйләнеше патологияләрен ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностик метод. – «Интертат» иск.) алып кереп киттеләр. Шуннан соң 21 нче хастаханәнең нейрохирургия бүлеге мөдире: «Без баш авыртуларының сәбәбен ачыкладык, аневризманың өзелүен күрдек, ләкин безнең операция ясау өчен «спиралька» юк», – диде.
Нәтиҗәдә, без иремне 22 нче хастаханәгә күчердек, мин аны үзем операциягә озатып калдым. Операция 4 сәгать барды, әмма, башланып, берәр сәгатьләр үткәннән соң: «Кайтыгыз, ул бүген барыбер йоклаячак», – дип, мине озатып җибәрделәр.
Соңыннан операциянең яхшы үтүен һәм икенче көнгә кадәр аның йоклаячагын аңлаттылар, әмма икенче көнне иртән дә, кич белән дә шалтыраткач: «Ул әле йоклый», – дип җавап кайтардылар. «Ул комага киттеме әллә?» – дип сорадым мин. Шуннан соң гына миңа аның комага китүен һәм кайчан уяначагын белмәүләрен әйттеләр.
Ләкин табиблар: «Әгәр дә 14 нче көнне комадан уяна алса, ул яшәячәк, әгәр дә уянмаса, бернинди яхшы әйбер көтмәгез», – дип кисәтеп куйдылар.
Аллаһка шөкер, 13 нче көнне тормыш иптәшем комадан чыкты. Ике ай ярым хастаханәдә яттык, 2 тапкыр пневмония кичерде, ашказаны җәрәхәте ачылды һәм кабат операция ясарга туры килде, ләкин 22 нче хастаханәнең нейрохирургия бүлеге иремне теге дөньядан тартып чыгара алды.
«Матурым, безнең яныбызга яңадан кайт, син миңа, балаларга кирәк!»
Кома вакытында сез аның янында идегезме?
Әйе, мин дә, олы кызыбыз да аның янына килә идек. Кулларын, аякларын ышкыштырып, мин аңа: «Матурым, безнең яныбызга яңадан кайт, син миңа, балаларга кирәксең, тик безнең яныбызда бул», – дип сөйләшә идем аның белән (елый). Догаларымны укып та, Аллаһы Тәгаләдән гел аны кайтаруын сорадым.
Сезнең 3 балагыз бар. Алар әтиләренең авыруын ничек кичерде?
Олы кызыбыз Айсылуга 17 яшь, ул көллияттә белем ала. Улыбыз Рәсүлгә – 15 яшь, ә кечкенә кызыбыз Азалиягә 8 яшь. Кечкенәбез бик аңлап та бетермәде, улыбыз безгә күрсәтмәде, ләкин эчтән янды. Олы кызыбыз менә бик авыр кичерде, чөнки ул – әти кызы, аңардан адым да калмый иде. Әтисенә 14е көнне операция ясаганнан соң, 15е көнне «пробный» имтиханны да бирә алмады.
Хәзерге вакытта ирегезнең хәле ничек?
Ул йөрми, ятып кына тора. Мин аны үзем күтәреп коляскага утыртам һәм кире яткырам, ләкин аякларын әйбәт сизә.
Әйбәт ашый, хастаханәдән кайтканнан соң, без зондларны, трахеостомаларны алдык.
Сөйләшәме?
Хастаханәдән кайтканда ул бик яхшы сөйләшә, безнең белән шаяра да иде. Әмма 2023 елның июлендә аның калтырау өянәге (судорожные приступы – «Интертат» иск.) булды. Табиблар аны «микроинсульт» дип аңлатты. Шуңардан соң сөйләшүе кимеде, ләкин ул бөтен нәрсәне дә аңлый, сорауларга җавап бирә.
Әгәр дә табиблар баш авыртуының сәбәбен вакытында ачыклап, тиешле ярдәмне күрсәткән булсалар, мондый хәл булмас иде, дип саныйсызмы?
Юк, мондый хәлгә җитмәс идек без.
Шул ук вакытта сезнең әтиегез дә, авариягә эләгеп, инсульт кичергән бит.
Әти тормыш иптәшем өчен бик борчылды, гел кызганып елый иде. «Ий, Аллакаем, нигә син яшьләрне интектерәсең? Нигә безнең кебек картларны алмыйсың?» – дип сөйләде. Һәм, тормыш иптәшем белән булган хәлдән соң 5 көн үткәч, әтием авариягә эләкте. Ә ярты елдан соң үзе дә инсульт кичерде. Ләкин, ирем белән чагыштырганда, ул аякларында яхшырак басып тора.
Менә шул хәлләрдән соң мин, үз өемне бикләп, әнием белән әтием янына күченеп килдем, чөнки эшләргә дә кирәк.
Социаль челтәрләрдә сез: «Кайгы килгәч, кемнең кем икәнлеге ачыклана, яныңда бары тик иң якын кешеләр генә кала», – дигән идегез. Әлеге авыр чакларда кем сезнең өчен терәк булды, ә кемнәрнең икейөзлелеге белән очрашырга туры килде?
Мондый очрактан соң дуслар югалды, дуслар юк хәзер. Син үз аягыңда, аларга терәк булганда һәм ярдәм иткәндә генә дуслар бар. Бүгенге көндә матурымның хәлен елына бер генә булса да килеп белә торган дуслары калмады.
Туганнары белән дә шундый ук хәл. Кайнананың, минем белән сүзгә килешеп, инде 11 ай буена бердәнбер малае янына килгәне юк. Менә шундый вакытларда кемнең кем икәнлеген бик яхшы беләсең…
«Кайнанам мине башка ир-атлар белән йөрүдә гаепләде»
«Кайнананың 11 ай килгәне юк», – дисез. Ә нәрсә булды?
Тормыш иптәшем хастаханәдә ятканда, кайнана мине башка ир-атлар белән йөрүдә гаепләде. Нинди вакытта йөрим мин?! Көндез мин эштә; балалар белән мәш киләм; аннары, балаларны ияртеп, кичке якта Румил янына китәм; аннан автобус белән кайтып җиткәнче, сәгать төнге 11 җитә. Өстәвенә, бу бит әле кышкы вакыт, нинди һава торышында гына йөрмәдек.
Тормыш иптәшемне өйгә алып кайткач, мин аны Свердловск өлкәсендә баш мие институтына реабилитациягә алып бару өчен «сбор» ачтым. Аны ачканнан соң, кайнанам 50 мең акча салды һәм бетте, әмма бөтен кешегә: «Румилны карап торган өчен, мин Фидалиягә ай саен 50 мең биреп торам, кызларын укытам», – дигән сүз таратырга тотынды. Кешеләрдән әлеге сүзләрне ишеткәннән соң, мин кайтам да әниемә елый идем, әмма әни, кайнананы яклап: «Кеше арагызны бутарга тырыша», – диде.
Узган елның октябрендә кайнана килде дә акырырга тотынды: «Минем улым килмешәк түгел. Үз өегезгә кайтыгыз. Сездән кеше көлә», – ди. Шул сүзләргә әни түзмәде: «Кодагый, сау-сәламәт, озын гомерле бул. Озын гомерле кеше бөтен нәрсәне дә күрә. Баламның бөтен нервысын бетердең. Син безгә бүтән килеп йөрмә. Малаең кадерле булган булса, туры өеңә алып кайтырга да, киленеңә карашырга иде. Ә хәзер кирәкми, без аны үзебез карыйбыз», – диде. Шуңардан соң аның килгәне булмады.
Аннан соң миңа күрәзәчеләр дә кайнананың миңа сихер җибәрүен әйттеләр. Кайнанам миңа алама (сихер – авт.иск.) ясады. Кабер туфрагы белән. Мин аңардан туктавын да сорадым: «Синең бөтен сихереңне Румил ала бит. Румилны кабергә кертәбез бит», – дидем. Аңламады. Без аның күчтәнәчкә алып килгән ризыгын да ашый алмый идек.
«Нинди генә булса да, янымда булсын»
Бирешмәскә, аякта нык басып торырга сезгә нәрсә ярдәм итә?
Миңа балалар биргән өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Бүгенге көндә минем өчен стимул ул – балаларым алдында үрнәк әни булу. Мин аларның әтиләрен нык итеп яратам, хөрмәт итәм. Ул – минем балаларымның әтисе генә түгел, ә иң яраткан кешем дә. Нинди генә булса да, ул минем янымда булсын (елый). Безгә тырышырга, яшәргә кирәк. Бәләкәй-бәләкәй адымнар белән генә булса да без алга барабыз.
Хәзер нәрсә турында хыялланасыз?
Тормыш иптәшем әзрәк булса да селкенеп, үзен урын-җиреннән коляскага утыртырлык булып, озын-озак еллар минем янымда булсын, балаларны башлы-күзле итеп, аның белән бергәләп оныкларыбызны сөяргә насыйп булсын иде, дип телим.
Туганнарым исән-сау булсын иде, чөнки шундый авыр вакытта минем якын туганнарым гына яныбызда булды. Ә иремнең әтисе белән әнисе инде 1997 елда ук аерылышканнар. Кайнанам Румилның әтисе белән аралашуына гел каршы төшкән. Үзе малай әтисе булгач кына, матурым әти кешенең тормышта никадәр мөһим урын алып торуын аңлады, әмма ул вакытта әтисе мәрхүм иде инде. Ул гел: «Эх, исерек булса да, янымда әтием йөрсен иде», – дия торган иде.
Бүгенге көндә тормыш иптәшемнең 86 яшьлек әбисе исән. Мин кияүгә чыкканнан бирле, кайнанам аны һәм ирен бары тик начар итеп кенә сөйли иде. Ә бүгенге көндә без аның янына бармасак, ул безне инде югалта. «Кызым, сез нихәлдә? Балаларны сагындым, алып килеп кит әле», – дияргә тотына. Ул безне бик якын күрә.
Мин матурымны кайвакыт сүгәм дә: «Әниеңнең сүзен тыңлап ялгышуың нинди хәлгә калдырды. Әтиең, аның ягындагы туганнарың белән аралашсаң, синең шулкадәр ныклы терәгең булыр иде», – дип әйтәм. Ул инде үзе дә, хастаханәдән кайткач, күп нәрсәгә үкенде.
Рәхмәт сезгә! Аллаһы Тәгалә ирегезгә, гаиләгезгә шифа бирсен, дигән теләктә калабыз.
***
- Фидалия ханымның тагын бер зур хыялы ул – тормыш иптәшен Свердловск өлкәсендә урнашкан баш миенең клиник институтына реабилитациягә алып бару. 365 меңлек суммадан бары тик 50 мең генә җыясы калган. Әлеге зур булмаган сумманы җыеп бетерергә ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 89177353007 номеры буенча «СберБанк» яки «Уралсиб» банкларына күчерә алалар.