Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафинга пародия ясаганда, Ирек Фатыйхов каршына артист үзе килеп чыккан

news_top_970_100

Алып баручы Ирек Фатыйхов Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга пародия ясаган. Аның иң популяр җырларының берсе «Чияләр»не башкарып бакча буйлап килгәндә, көтелмәгән хәл була – Ирекнең каршына Габделфәт Сафин үзе килеп чыга.

«Ай шәп булды бу, Ирек. Тач мин. Тик ахырдан «а-а-ах» дип тә куйсаң, шәп була», – дип кулларын җәеп күрсәтә аңа халык артисты. Ирек яңа ишарәне дә бик тиз отып ала.

Ирек Фатыйхов соңгы вакытта бик күп артистларга пародияләр ясый. Мөнир Рахмаевка пародия ясаганда аның чалбары ертылуы хакында язган идек. Шулай ук Җәлил хәзрәткә дә бик кызыклы гына пародия ясады. Фирдүс Тямаевны кабатлап җырлавын халык аеруча җылы кабул итте.

Бу юлы да Ирек халыкның кәефен күтәргән.

«Син артистларның үзләреннән дә уздырасың»;

«Ирек Фатыйхов Габделфәткә, Габделфәтнең үзенә караганда да ныграк охшаган»;

«Чияләр янында төшерәсең калган, наратлар янында түгел», – дигән комментарийлар калдырганнар Ирекнең дуслары видео янында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100