Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирек Фатыйховтан Җәлил хәзрәткә пародия: «Өч бала – мәхәббәттән, калганы – эш юклыктан»

news_top_970_100
Ирек Фатыйховтан Җәлил хәзрәткә пародия: «Өч бала – мәхәббәттән, калганы – эш юклыктан»

Алып баручы Ирек Фатыйхов социаль челтәрләрдә күп кенә пародияләре белән билгеле. Аның иң күп карау җыйган пародиясе Фирдүс Тямаевка. Алып баручының бу видеосы 17,5 кешегә ошаган, ягъни шул кадәр кеше лайк калдырган.

Шушы көннәрдә Ирек Фатыйхов якташы Җәлил хәзрәт Фазлыеевка – Татарстанның баш казыена пародия ясаган.

«Синең ир-егет буларак берәр установкаң бармы? Менә минем 3 бала алып кайтасым килә, дип, кемдер уйлый бит инде менә. Мин 5 бала булуын телим, дип. Бармы синең шундый берәр хыял?» – дип мөрәҗәгать итә Ирек Фатыйхов кияүгә туй мәҗлесендә, һәм «өчәү» дигән җавап ала.

Алкышлыйк әле, дуслар. 3 бала, миңа калса, идеально. Бик идеально. Чөнки безнең Җәлил хәзрәтне беләсезме? – дип, халыкка таба борыла алып баручы. – Җәлил хәзрәтне бөтенегез дә белә инде, шулай бит? Җәлил хәзрәт тә бит әйтергә ярата болай дип: «Инде, хөрмәтле дуслар, алып кайтсаң, 3 баладан да ким алып кайтмаска кирәк. Аны инде халыкта да әйтәләр «өч бала – мәхәббәттән, калганнары – эш юклыктан» дип. Шуңа хотя бы 3 бала алып кайтырга язсын, Аллаһның рәхмәтләре яусын, – дип, Җәлил хәзрәтнең сөйләү манерасын кабатлый Ирек Фатыйхов. Шушы мизгелдә мәҗлес кунаклары көләргә тотына.

«Ну талантище син, Ирек. Үтерәсең син, копия»;

«Шәп. Җәлил хәзрәт гел шулай хак сүзләр сөйли. Без дә өчесен – мәхәббәттән, дүртенчесен эш юклыктан алып кайттык»;

«Ирек, молодец син ичмасам», – дигән дигән мәгънәдәге сүзләр язган бу видеоны күрүчеләр.

Фирдүс Тямаевка пародия:

Бу темага: Мөнир Рахмаевка пародия ясаганда Ирек Фатыйховның чалбар төбе аерылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100