Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мөнирнең рәнҗешедер бу»: Рахмаевка пародия ясаганда, Ирек Фатыйхов уңайсыз хәлгә юлыккан

news_top_970_100
«Мөнирнең рәнҗешедер бу»: Рахмаевка пародия ясаганда, Ирек Фатыйхов уңайсыз хәлгә юлыккан
социаль челтәрләр

Алып баручы Ирек Фатыйхов бер мәҗлестә уңайсыз да, көлкеле дә хәлгә юлыккан. Мөнир Рахмаевка пародия ясап, ике аягын аерып сикереп маташканда, Ирекнең чалбар төбе ертылып киткән. Шәп алып баручы шундый буладыр инде ул, Ирек бу ситуациядә аз гына да югалып калмаган.

«Ыштан китте бугай! Ну, җилләп тора, рәхәт, әлбәттә. Тик гафу итегез, болай дәвам итеп булмый инде. Инсаф, җырлый тор, яме», – дип, киемен алыштырырга кереп сызган ул. Үзирониясе дә көчле егетнең. «Кешедән көлеп йөрсәң шул инде ул», – дип, көлеп, видеоны виртуаль дусларына да күрсәткән.

Әй кәефләрен күтәргән дә соң Ирек халыкның бу видео белән.

«Рахмаев рәнҗешедер бу»;

«Ярый запас чалбар һәм Инсафның җырлары бар бу очракта»;

«Ярый әле трусыең нык булган», – дип көлешкәннәр алар.

«Әйе, аңа аерым реклама ясамыйча булмас», – дигән Ирек.

«Әле ярый трусик булган», – дигән аңа каршы берәү.

«Соң, мин свиданиедә түгел бит, ансыз булмый», – дип шаярткан Ирек.

«Ыштан төбе китте» дигәч, кунакларның, иелә-бөгелә, барысын да күрергә тырышуларына да игътибар иткәннәр.

«Ул ярыктан бернәрсә дә коелып төшмәдеме? Байлык чәчелде бугай, кунаклар иелә-бөгелә нидер эзләнделәр», –дип язганнар. Саклык чарасы буларак, эчтән колготки кияргә тәкъдим итүче дә бар. «Чалбар кадәр чалбар «киткәч», эчтәгесенә дә ышаныч юк», – дип язган ул. 

«Онытылмаслык туй мәҗлесе булды. Сез – супер тамада. Афәрин, уңышлар сезгә», – дип мактарга да онытмаганнар Ирекне. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ун ел элек шалай ук Мөниргә беренче тапкыр пародия ясаганда минемдә сәхнәдә чалбар шулай аерылды 😂😂😂
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100