Ирең намазга баса алмаса, нишләргә?
Дин белгече ирләрнең «колак итен ашамаска» чакыра.
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу сорауга Телеграм челтәрендәге каналында җавап бирә.
«Иремнең намазга басасы килә, тик баса алмый, нишләргә?» — дип яза бер ханым социаль челтәрдә.
«Мәчеткә килсен, бергә укыйбыз», — ди хәзрәт.
«Иреңне намазга бастырыр өчен нинди дога укырга кирәк?» — дип сорыйлар.
«Иң беренче, «колак итен ашамаска» кирәк. Үз сүзләрегез белән һәр намаздан соң Аллаһтан сорагыз», — дип җавап бирә дин белгече.
Хәзрәт түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде: