Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инзилә Элвин Грейга ничек кияүгә чыкканын сөйләде

Кыз укыган вакытта акча эшләү өчен, бала караучы булып эшләгән.

news_top_970_100
Инзилә Элвин Грейга ничек кияүгә чыкканын сөйләде
Рамил Гали

Инзилә Фәтхетдинова — Элвин Грей исеме белән җырлаучы Радик Юльякшин хатыны. Ул ире белән танышуы турында сөйләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Инзилә бала караучы булып эшләгән. Радик бу йортка килеп йөргән. Бер мизгелдә алар якынаеп киткән.

«Мин укыганда акча эшләргә теләдем, бала карадым. Бер бик яхшы гаиләдәге кызларны караштым. Ул [Элвин Грей] бирегә ике-өч тапкыр килде. Соңгы тапкыр килгән чакта, без аның белән аралаша башладык», — дип язган Инзилә социаль челтәрдә.

Радик Юльякшин белән Инзилә Фәтхетдинова быел ел башында никах укытты.

16 гыйнварда җырчы Элвин Грейның (Радик Юльякшин) йөргән кызына тәкъдим ясавы билгеле булды. «Инстаграм» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул шул хакта язган иде.

Татар-башкорт җырчысының булачак хатыны — «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан 20 яшьлек Инзилә Фәтхетдинова (ул тумышы белән Удмуртиядән). Радик белән Инзиләнең никахы Казанның Кол Шәриф мәчетендә булды, шуннан соң тантана «Ак Барс-Арена» стадионы территориясендә дәвам итте.

Шунысын да искәртик: җырчы — татар түбәтәе һәм френч, ә Инзилә кунаклар Уфадан алып килгән башкорт күкрәкчәсен кигән иде. Табында татар һәм башкорт сөйләме, ике халык телендә дә җырлар яңгырады, дип язды «Татар-информ».

«Никахны үзем укырмын дигән идем»: Данир Сабиров Элвин Грейның никах мәҗлесендә фотолар күрсәтте.

Данир Сабиров Элвин Грей никахында: «Радик ул үзе әйбәт, Элвин Грей гына сулга йөри», дигән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100