Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Элвин Грей никахында: «Радик ул үзе әйбәт, Элвин Грей гына сулга йөри»

2021 елның 16 гыйнвары Элвин Грей «камыт кигән» көн булып тарихка керәчәк. Кичә аның Инзилә исемле кыз белән никах туйлары узды.

news_top_970_100
Данир Сабиров Элвин Грей никахында: «Радик ул үзе әйбәт, Элвин Грей гына сулга йөри»
Данир Сабировның шәхси аккаунтыннан

Мәҗлестә Данир Сабиров гаиләсе дә кунакта булган. Яшьләрне тәбрикләү чыгышында сүзен никах укыган Нурулла хәзрәткә мөрәҗәгатеннән башлады ул. «Аллаһ бирсә, минем никах булса…» дип башлап җибәргән иде дә, «кызларымны кияүгә биргәндә…» дип дәвам итеп, хәзрәтне никах укырга чакырам дип әйтәсе иде кебек. Хәзрәт бүлдереп: «Сиңа өч хатын ярый», — диде. «Дин буенча ярый да, хатын буенча ярамый. Берсен туйдырып булмый, хәзрәт», — дип җавап бирде аңа Данир.

«Берсен җиңеп булмый диген», — ди хәзрәт.

«Берсен җиңеп булмый, әйе, булганына риза», — ди Данир. 

«Радик белән Инзилә кулга-кул тотышканнар. Нәрсәдер булса да, Инзиләнең Элвин Грей белән булган ул. Ә менә чын Радик ул нинди, наколкалары да аныкы түгел. Элвин Грейныкы ул. Радик ул үзе әйбәт, әйдәгез, алкышлыйк аңа. Матур җырлар гына җырлый. Элвин Грей гына ул кайчак сулга йөри…

Иң мөһиме, бер-берегезне саклагыз, сез матур пар. Радик кеше буларак яхшы ул, киңәш белән шалтыратасыңмы… Ул кешелекле. Әле күптән түгел кызыбызның туган көнен бәйрәм иткән идек, Инзилә белән килгәннәр иде шунда. Никах турында әйткәч, бик сөендек инде. Бездән бүләк кабул итегез», — дип Данир Сабиров «Поле чудес» тапшыруындагы кебек сандык алып чыгарга кушты. 

«Татарлар һәм башкортлар 80 процент чәйдән тора. Монда төрле чәй, аста дәртле чәй. Монда бераз гына „заначка“ да бар. Төп „заначка“ саклансын өчен, хатын „заначка“ кайда икәнен белергә тиеш. Бу безнең гаиләдән», — дип котлады Данир Сабиров.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100