Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Никахны үзем укырмын дигән идем»: Данир Сабиров Элвин Грейның никах мәҗлесендә

Дустының никах мәҗлесеннән видеолар белән Данир Сабиров бүлешә.

news_top_970_100
«Никахны үзем укырмын дигән идем»: Данир Сабиров Элвин Грейның никах мәҗлесендә
https://www.instagram.com/danir_sabirov87/

Бүген эстраданың танылган йолдызы Элвин Грей өйләнде. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. Никах мәҗлесенең беренче видеолары белән Элвинның дусты, бәйрәмгә хатыны Миләүшә белән килгән Данир Сабиров бүлешә. «Элвин Грей да өйләнә. Никах бүген, дуслар. Радик! Хатыны — Инзилә! Кунаклар җыела. Хәзрәтне чакырган икән. Чакырмаса, никахны үзем укырмын дигән идем», — ди ул.

Кадрларга тормыш иптәше белән Рифат Зарипов килеп керә. «Рифат, менә никах бетә дә футбол башлана, әйеме?» - ди ул инстачыларга «Ак Барс Арена» ресторанын күрсәтеп. «„Рубин“ „Ак Барс»ка каршы волейбол уйнаячак», — дип шаярта Рифат Зарипов. Мәҗлескә ул да хатыны белән килгән.

Алдагы видеода Элвин Грей белән сөйгәне үзләре дә күренә. Яшьләрнең никах мәҗлесен алып баручы Ильяс Халиков башлап җибәрә. Никахны «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин укый.

«Радикны беренче тапкыр түбәтәйдән күрәм», — дигән Данир Сабиров.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100