news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Интертат»тан Айнур Җамалетдинов һәм Ильяс Хаҗиев «Яңа медиалар фестивале»ндә җиңде

news_top
«Интертат»тан Айнур Җамалетдинов һәм Ильяс Хаҗиев «Яңа медиалар фестивале»ндә җиңде
Фото: "Татар-информ", Владимир Васильев

14-16 октябрьдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте беренче тапкыр «Яңа медиалар фестивале» оештырды. Бүген фестивальнең җиңүчеләрен игълан иттеләр.

«Интертат» журналистлары фестивальдә җиңү яулады. Айнур Җамалетдинов Гран-при иясе булды, Ильяс Хаҗиев «Мәгълүмати дизайн» номинациясендә I урынны яулады.

Фестивальдә 100дән артык журналист, мөхәррир һәм SMM-белгеч катнашты. Чараның максаты – талантлар табу, аларга алга китеш өчен инструментлар бирү һәм компания эчендә цифрлы трансформация лидерлары бергәлеген булдыру.

Кичә катнашучылар өчен «Мирас» лагерендә укыту оештырылды, спикерлар алар алдында чыгыш ясады, яңа алымнар белән таныштырды.

Бүген фестивальдә катнашучылар «Школа-21» мәйданчыгында укулар узды һәм җиңүчеләрне дә анда игълан иттеләр.

Айнур Җамалетдинов үзенең эшен «Цифрлы редактор» номинациясенә җибәргән иде. Ул тулысынча ясалма фәһем ярдәмендә мәкалә язу процессын тасвирлаган видео ясады. Аның «Интертат»та чыккан кайбер мәкаләләре:

Ильяс Хаҗиев бәйгегә «Татарча кредитка» дигән эш җибәрде. Ул банк карталары өчен Татарстанга багышланган дизайн вариантларын ясаган иде. Әлеге эшләр белән «Интертат»ның телеграм-каналында танышып була. Берничәсен монда да куябыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар