“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
Артык авырлыктан котылу, сәламәтлекне яхшыртуның нинди генә ысулларын тәкъдим итмиләр. Интернеттагы төркемнәрдә дарулар, төрле үләннәрдән ясалган коктейльләр турында сөйлиләр. Тик бу ысулларның файдасы вакытлыча гына, ә сәламәтлеккә зыяны зур булырга мөмкин. Туклану рационын тәҗрибәле табиб киңәшләренә таянып төзергә кирәк. Шуның өчен "Интертат"та #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафоны дәвам итә. Дөрес туклану ябыгырга ярдәм итеп кенә калмый, иммунитетны да ныгыта бит.
Бүген марафонның чираттагы атнасын башлыйбыз. Табиб Энҗе Кадыйрова катнашучылар өчен яңа биремнәр әзерләде. Башта ул аксымның кеше организмы өчен зур әһәмияткә ия булуын искәртте. Аксым җитмәү сәламәтлек белән бәйле бик җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, сәламәт кеше рационында тәүлеклек аксым нормасы 70-80 граммнан бераз артыграк булырга тиеш.
- Һәр ризык составында аксымнар, майлар, углеводлар бар. Ни өчен безнең организмга аксым кирәк соң? Безнең тәнебез, күзәнәкләребез, баш миебез аксымнан төзелгән. Аксым – төзелеш материалы. Шуның өчен организмга тиешле күләмдә аксым керергә һәм эшкәртелергә тиеш. Шул очракта гына тәнебез сәламәт була ала. Аксымнар аминокислоталардан тора. Безнең тәнебезгә ризык аша шушы аминокислоталарның барлык төре керергә тиеш. Тик ризыкларның төрле булуы мөһим. Кешегә үсемлек һәм хайван аксымы кирәк. Хайван аксымы метаболизмны яхшырту һәм мускуллар өчен аеруча файдалы. Тырнаклар, чәчләр, сөякләр - барысы да аксымнан төзелгән. Склероз, варикоз, гемморой авырулары аксым җитмәгәнлектән килеп чыга. Аксым аз булган очракта, организмда тимер начар үзләштерелә, шуңа күрә анемия- акканлылык була. Шулай ук иммун күзәнәкләренең дә аксымнан торуын истә тотыйк, - ди Энҗе Кадыйрова.
Диңгез продуктлары һәм ит сатып алганда игътибарлы булыгыз!
- Ит аксымнарга, экстрактив һәм минераль матдәләргә, витаминнарга бай. Үсемлек аксымы терлек аксымыннан бик нык калыша, шуның өчен ит ашарга кирәк. Гел бертөрле ит кенә ашарга ярамый, аларны төрләндереп торыгыз. Иң мөһиме ул табигый булсын.
Балык һәм диңгез продуктлары тулы кыйммәтле аксымга бай. Диңгез продуктларында йод та бар. Йод кан тамырлары тышчасын һәм баш мие тамырларын ныгыта. Сатып алганда, балыкның кайдан китерелгән булуына игътибар итегез. Мәсәлән, сату нокталарында Мурманск шәһәреннән китерелгән балыклар очрый. Аларны алырга кирәкми, чөнки анда атом станцияләре бар, ди табиб.
Сөтне кайнатып чыгарырга ярамый!
Сөт продуктлары да кеше организмын аксым, кальций, фосфор, калий белән баета. Эчәклек белән бәйле проблемалары булган кешеләргә 1-2 ай дәвамында сыер сөтен кулланудан тыелып торырга туры киләчәк. Сөтне кайнатып чыгарган очракта, андагы файдалы матдәләр, аксымнар юкка чыга. Шуның өчен, эремчек ясаганда, хуҗабикәләр аны тулысынча кайнатып чыгарырга тиеш түгел, моның өчен 40-50 градус җитә.
Аксымга бай ризыкларны төрләндереп торыгыз!
Көн саен төрле-төрле аксым кулланырга кирәк. Һәр ашауда көндез һәм кич аксым булырга тиеш. Организм өчен хайван аксымнары гына түгел, үсемлек аксымнары да кирәк.
Иммунитетны ныгыта. Сезонлы җиләк - җимешләрдән ясалган чәйләр вируслы, йогышлы һәм бактериаль авыруларны профилактикалау өчен иң яхшы ысул. Балан чәен гайморит, синусит, бронхит, ангина, пневмония һәм башка авырулар күзәтелгәндә эчәргә була. Ашкайнату системасы эшчәнлегеннормальләштерә. Балан чәе ашказаны согы эшләп чыгаруны да стимуллаштыра.
Кан тамырларын чистарта. Органик кислоталар кан тамырындагы матдәләрне җайга сала, шуның нәтиҗәсендә кан әйләнеше нормальләшә.
Нерв системасын тынычландыра. Баланнан ясалган эчемлек талчыккан вакытта ярдәмгә килә, йокысызлыктан интегүчеләргә файдалы. Шулай ук организмга энергия өсти. Киптерелгән җиләктән ясалган кайнатма организмга кофега караганда яхшырак тәэсир итә.
- Баланнан файдалы эчемлек әзерләү өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Файдалы матдәләр югары температура тәэсирендә юкка чыга. Шуңа күрә балан җимешләрен салынган суны кайнатып чыгарырга ярамый. Балан чәенә лимон кушарга киңәш ителми, ул чәйнең тәмен ала. Чәйне ике көн эчендә эчеп бетерергә кирәк, шуннан соң аның файдалы үзлекләре югала.
Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова табиб киңәшләрен дә төгәл үти. Ул бары тик табигый ризыклар гына ашарга тырыша.
- Мин үзебезнең кәҗә сөтеннән сыр ясыйм, тәмле була. Аның өчен 2 литр кәҗә сөтен кайнатырга куям. 2 йомырка һәм 400 г каймак болгатып шул сөткә салам. 1 аш кашыгы тоз салып, әлеге катнашма - сыворотканы 10 минут кайнатам. Вак тишекле сөзгечкә марля куеп саркытам. Өстенә авыр әйбер бастырып куям. 7 -8 сәгатьтән сыр әзер була. Аны суыткычта саклыйм. Җәй көне бу массага ваклап укроп салып ясаган идем, тәмле булды. Рецептлар хэзер бик күп бит, төрлесеннән ясап карыйм, - диде ул.
“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата