«Интертат» герое Нияз Вафин бүләкләнде: «Рәис кулыннан медаль алу хыялым бар иде»

Махсус операциядә хезмәт итүче Кама Тамагы районы Олы Салтык авылы егете, «Интертат» герое Нияз Вафин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» медаленә лаек булган. Ул әлеге бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан башка хәрбиләр белән беррәттән алган.
Нияз – редакциябезнең дусты, даими элемтәдә торабыз. Шатлыклы хәбәрне ишетеп, аның белән бу юлы да хәбәргә чыктык. Нияз әлегә туган якларында кыска вакытлы ялда. Дөрес, хәрбигә кайтуы-китүе белән бергә нибары 10 көн генә отпуск биргәннәр. Инде китәр вакыты да якынлашып килә. Нияз безгә үзенең хис-кичерешләрен әйтеп үтте.
«Медальне алганда бик зур шатлык һәм горурлык хисләре кичердем, әлбәттә. Мондый бәхет бөтен кешегә дә эләкми бит ул. Иң беренче чиратта әти-әниемә зур рәхмәтләрем. Бу – аларның лаеклы бүләге. Рәисебез кулыннан медальне алган вакытта да шулай дип әйттем. Бүләкләү тантанасына әти белән бергәләп бардык. Әни исә безне түземсезләнеп өйдә көтте. «Кайтасызмы әле», – дип, йөз тапкыр шалтыратып бетерде. Медаль белән кайткач, әниемнең дә куанычы эченә сыймады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка бик зур рәхмәт! Берәр кайчан Рәис кулыннан медаль алу хыялым бар иде. Әмма ул шулай тиз арада чынга ашар дип күз алдына да китерә алмадым», – ди Нияз.
Ниязга медаль тапшырылачагы турында ялга кайту ихтималы әле төшенә дә кермәгән вакытта әйтәләр. Инде күптәннән якыннарын күргәне булмаган хәрби, иң беренче чиратта, өйгә кайту мөмкинлеге чыкканга шатланып туя алмый.
Без барыбыз да туган якларны, якыннарыбызны, җылы өебезне бик сагынабыз. Ә кайтуы бер дә җиңел түгел. Бүләкләнәчәгемне белгәч, кайтырга форсат чыкканга куандым. Командирлар котлады һәм 10 көнгә кайтып килергә рөхсәт бирделәр, – ди Нияз.
Нияз Вафин – һөнәре буенча программист. Элемтә техникумын тәмамлаган. Армия сафларында диңгез флотының яр буе хезмәте частьларында хезмәт иткән.

Фото: © Владимир Васильев
Нияз, махсус операция башлану белән, беренчеләр сафында мобилизациягә эләгә. Хәрби өйрәнүләрне узу белән, Донецк өлкәсенә җибәрелә. Бүгенге көндә 1231нче мотоукчылар полкында өлкән автомобиль йөртүчесе булып хезмәт итә.
Нияз гаилә корырга өлгермәгән әле. Дөньялар тынычланып, исән-имин бөтенләйгә әйләнеп кайткач, башлы-күзле булырга ният тота.
Миңа 27 генә яшь әле. Әлегә төп бурычыбыз – илне саклау. Нәкъ Бөек Ватан сугышындагы кебек үк якты киләчәгебез, туачак балаларыбыз, әти-әниләребез хакына хезмәт итәбез.
Күкләребез аяз булсын, барлык егетләр исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Аларны хәрби операциядән көтүче балаларына, әти-әниләренә сабырлык һәм түземлек, – дип, үзенең теләкләрен дә җиткерде Нияз.

Фото: © Владимир Васильев
Нияз турында безнең сайтта чыккан язмалар:
- Хәрби операциядәге Нияз Вафин окопта биегән видеосын күрсәтте
- Хәрби операциядәге Нияз: «Җәвит хәлне сораша, Рифат Зарипов язгалый...»
- «Һич арттырмыйча әйтәм: 10 көнгә бер юынабыз»