Инсультка каршы көрәш көне: «Минем белән бу беркайчан да булмас, димә»
Инсульт безнең чорның мәкерле авыруына әверелеп бара. Бу чир арту дәвам итә. Бигрәк кызганыч, ул яшьләр арасында да киң тарала... Әле бер 5 ел чамасы элек кенә, урамдашларның яшь кенә килен тиешле туганнарын инсульт егып, инвалид коляскасына калуын ишеткәч шаккаткан идек. Ә хәзер бу мәкерле чир яшәргәннән-яшәрә.
Ел саен 29 октябрьдә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләнеп үтелә. Бу чир хакында ишетмәгәннәр, белмәгәннәр сирәктер.
Табиблар ассызыклап үтүенчә, инсульт – югары кан басымы нәтиҗәсендә кинәт кенә кан әйләнеше бозылып, арка яки баш мие зарарлану ул. Аны күп очракта шушы кан басымы, йөрәк һәм кан тамырлары чире категориясенә кертсәләр дә, чынлыкта ул – комплекслы авыру. Чөнки монда баш мие дә кергән – невролгия өлкәсенә дә кагыла, әгәр кешенең хәрәктләнү мөмкинлеге дә чикләнсә, ятып кына торса – тукымаларының туклануы да начарланган була – хирургия белән ортопедиягә дә керә. Аерым бер категориягә генә кертү бик дөрес булмас, комплекслы алымнар сорый торган авыру.
Фото: © «Татар-информ» архивы
-
Россиядә һәр 1,5 минут саен 1 кешегә инсульт була. Пациентларның нибары 20 процентка якыны гына элеккеге тормышына тулысынча әйләнеп кайта. Бәла кичергән кешеләрнең 80 проценты диярлек инвалидка әйләнә. Шулай ук ел саен илдә 450 меңнән артык инсульт очрагы теркәлә. Россиядә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы елына 1000 кешегә 2,5-3,5 очрак тәшкил итә, ә моның кискен чорында үлүчеләр саны 35 процентка җитүе билгеле.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Инсульт билгеләре, реабилитация тәртибе
Казанның Марат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең дәвалау физкультурасы табибы Нияз Сәрвәров инсульт турында сөйләде. Аны күпләр инсульттан соң реабилитолог буларак яхшы белә.
Нияз әфәнде, инсульт елдан-ел «яшәрә» бара…
Чыннан да шулай, дөрес. Инсульт чиренә юлыгучылар арасында 29-35 яшьлекләр дә бар.
Инсульттан соң реабилитация дә озак бара, дип беләбез. Ул аның төренә карап сузыламы?
Геморрагик һәм ишемик инсульт төрләре бар. Геморрагик инсульт булса, кан басымы кинәт кенә күтәрелә, кан тамырлары бу басымга түзә алмыйча, зарарланып, үзләренә күп кан саву сәбәпле, баш мие тукымаларының туклануы бозыла. Бу – геморрагик инсульт була. Реабилитация чоры да инсультның төренә карап үтә. Аннары кешенең яшь үзенчәлекләре дә бар бит әле. Шуны да онытмыйк, чөнки хәтта кеше егылып имгәнсә дә, сөякләре озаграк төзәлүен беләбез. Кешенең хәленә карап, реабилитация тәртибен төзибез.
Өлкәннәр реабилитациясе озаграк барамы?
Өлкәннәрнеке авыргарак туры килә инде, чөнки аларның инсульттан башка да хроник чирләре була. Моны башка чирләрнең йогынтысы белән дә аңлатабыз.
Инсульттан соң кешегә тиешле дәрәҗәдә тәрбия булса, аннары реабилитация дә әйбәт узса, ул элеккеге халәтенә кайта аламы?
Мәсәлән, авыруның баш мие 100 процент чамасы зараланса, кызганыч, аны чиргә кадәр булган кебек халәтенә кайтарып булмый. Ләкин, ул кешенең, якыннарының һәм табибларның тырышлык тандемыннан да тора.
Ә баш мие 50 процент зарарланган очракта?
Бу хакта әйтү катлаулы. Хроник авырулары була калса, тагы да кыенлыклар өстәлә бит.
Гап-гади баш әйләнү дә инсультның беренчел билгеләренә керә аламы?
Зур зарарланулы инсульт килгәнен кешенең кыяфәтеннән ук шул ук минутта чамалап була. Гадәттә, чирленең бер як бите салынып төшә. Бит мускуллары эшләми башлый, сөйләшкәндә мимикасы үзгәрә. Аяк-кулы да хәрәкәтләнми башлавы ихтимал. Әгәр дә транзитор-ишемик атакалар башланган гына булса – тирә-юньдәгеләргә сизелмәскә мөмкин. Кеше чирне аяк өстендә дә уздыра ала. Ачыклау өчен РКТ кирәк: компьютер томографиясе ясамыйча, диагноз куеп булмый.
Ашау мәсьәләсенә килгәндә, фастфуд аш-су һәм зыянлы эчемлекләр дә инсультка туры юл була аламы? Яки бу – мифмы? Һәм реабилитация вакытында да диета саклау мөһимме?
Әйе, сәламәтлеккә зыян китерә торган гадәтләр дә инсультка сәбәпче була ала. Инсульт кичергәч, билгеле, диета тотарга инде. Анысы – һичшиксез, әгәр кешенең җан бирәсе килмәсә!
Реабилитация нинди шартларда үтә? Хастаханәдә, өйдә яки берәр нинди махсус үзәктә булырга тиешме?
Иң башта, зарарлану зур булса, пациентлар реанимациядә ята. Аннары реабилитация берничә этапка бүленә. Хәлләре бераз әйбәтләнгәч, икенче этапка күчү критерийлары була: алар хастаханәдәге бүлектә дәвалана, шунда төп реабилитация чоры башлана. Хастаханәдә дәвалану узгач, пациентларны чыгаралар да, өйдә амбулатор рәвештә дәваланалар: хастаханәгә иртән килеп, кич китәләр.
Реабилитация чорында чирләүченең якыннары кыенлыкларга әзер булырга тиештер?
Әйе, әлбәттә. Инсульт кичергәннәргә – иң мөһиме дарулар гына түгел, җитәрлек күләмдә игътибар да кирәк.
Нейропсихолог: «Инсульттан соң кешенең психикасы 100 процентка үзгәрә»
Инсульт турында нейропсихолог Гөлсем Әхъярова фикерен дә белештем. Нейропсихолог инсульттан соң пациентларга баш миенең бозылган функцияләрен: когнитив, эмоциональ һәм үз-үзен тотышын торгызырга ярдәм итә. Белгеч диагностика үткәрә, индивидуаль коррекцион программалар эшли һәм мөстәкыйль тернәкләндерү өчен киңәшләр бирә.
Хәзерге көндә интернетта төрледән-төрле мәгълүмат бар. Шуларны укып, миндә микроинсульт, дип уйлаучылар да бар. Аннары җитәр-җитмәс, аз-маз белер-белмәс белемле интернеттагы табиблардан киңәш сорарга тотыналар… Үз-үзенә диагноз куючылар турында ни диярсез?
– Чынлап та, бүген безгә интернеттан укыган әзер «диагноз» белән килүчеләр дә бар. Мондыйлар үзләре дөрес дип уйлаган дәваны да тәкъдим итә әле… Бу очракта пациент белән тыныч кына, яхшылап сөйләшергә, белгеч тикшерүе мөһимлеген аңлатырга, шул рәвешле дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Шулай ук якыннарын реабилитациягә белгечләргә, хастаханәләргә илтмичә, үзләре дәвалап караучылар да табыла. Бер хәл – андыйларның белеме була калса, ә бит күп очракта алар чирлегә зыян гына ясарга мөмкин. Белгечләр, табиблар белән киңәшләшеп эшләү – бу очракта күпкә дөрес гамәл.
Кибеттә яки урамда кешенең йөрешенә, гәүдәсенә карап, аңарда нинди авыру булуын фаразлаганыгыз бармы? Инсульт белән кешенең чирләячәген аңлап калганыгыз юкмы?
— Бу инде һөнәри хәл дисәң дә буладыр. Мисал китерәм: кешенең аксап баруы буенча проблеманың буыннардамы, әллә умырткалыктамы икәнлеген аерып була. Инсульт очрагында бигрәк тә…
Сезнеңчә, кешеләр инсультның куркыныч авыру икәнен аңлыймы? Сез пациентлар мисалында күрәсез, ә башкалар – юк.
– Иң кискен торган проблема: кешеләрдә инсульт куркынычын аңлау булмавы. Кешеләр үлемгә китерүче әлеге авыруның беренче симптомнарын белми, еш кына, өйдә дәваланырга теләп, кыйммәтле вакытны югалталар, бу – алга таба тернәкләнүне катлауландыра һәм аннары инвалидлыкка китерергә мөмкин. Хәзерге көндә инсульт күп очракта 40 яшьтән узган ир-атларны аяктан ега, инвалидлыкка илтә. Чирнең тенденциясе, аның яше үзгәреп тора бит.
Кеше реабилитация һәм тернәкләнүнең барлык стадияләрен узса да, аның психикасы үз хәленә кайтамы? Хәтере ничек була?
Инсульттан соң кешенең психикасы 100 процент үзгәрә. Моны мин төгәл әйтә алам. Психикасы, дип әйтү дә бик дөрес булмас, аның психологиясе үзгәрешләр кичерә. Терелсә дә, ул башка кеше була. Хәтере яшенә карап кайта, дип саныйм. Һәр очрак та бер-берсенә туры килми ул.
Инсульт кичергән хезмәттәшем тарихы: «Сынмады, югалмады»
Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә дә, тормыштагы очраклар күрсәткәнчә дә, һәркем инсультка дучар булырга мөмкин. Андый мисаллар бик күп шул, кызганыч. Мәсәлән: бар гомерен Актаныш районы телевидениесенә багышлаган, «Актаныш авазы» телевизион тапшыруларының чишмә башында торган һәм «Татарстан алдындагы фидакарь казанышлары өчен» медале иясе Гөлназ апа Шиһабетдинованы да инсульт екты. Шаулатып-гөрләтеп, әллә никадәр киләчәккә планнары белән йөргәндә… Эштә, ялгышмасам, авыл хуҗалыгы тармагы уңышларын яктыртырга командировкага чыккан җирдән кинәт кенә хәле начарланган.
Гөлназ апаны тормыш иптәше Әнсәр абый, кызы Регина да нык карады, дип беләм. Хәер, медиатармакта да танылу яулаган Регина социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә дә әнисен инсульт суккан көннәрен искә алганын хәтерлим. Чаллы БСМПлары, табибларның үлем белән көрәше, аннары исә дәваханә койкасында якын кешеләрен бәләкәй баланы караган шикелле караулары. Аннары аның «әнием янына палатага беренче тапкыр кергәч, ул мине танырмы, дип борчылган идем» дип сөйләгәне бар иде язылучыларына. Әлбәттә, һичшиксез, исең-акылың китәрлек авыр мизгелләр бу. Хәер, Гөлназ апа да, үзем күреп белмәсәм дә – көчле рухлы шәхес булды. Башкортстанның Илеш районыннан ул тумышы белән, яркәйләрчә нык.
Хәер, инсульттан соң берникадәр тернәкләнеп кайткач та, гомерендә авыр көннәр аз булмагандыр. Чын мәгънәдә йөгереп йөргән кеше өчен берничә көн өйдә тору гына да – аңлатып бетергесез сынау. Сынмады, сыгылмады һәм югалмады, дип беләм аны.
«Ятып кына торучы чирлене карау – иң авыры һәм катлаулысы»
Билгеле, инсульт белән очрашкан кешене тәрбия кылу да бик авыр һәм четерекле. Шуңа күрә дә, күпләр якыннарына авыру караучы (сиделка) яллый. Мондый хезмәт күрсәтү – безнең халык менталитетында бик юк иде, шул бер 10-15 еллар элек көнкүрешебезгә килеп кергәндер. Чөнки, Мәскәүдәге Нурия зурнәнәебез авырып киткәч караучы яллаганнарын ишеткәч тә сәерсенгән идек. Ә аннары район, авыл җирендә дә авыру караучы булып эшләүчеләр күренгәли башлады. Бу җәһәттән дә, шәһәр модасы авыл җиренә үтеп керде, дисәм дә буладыр. Мода да түгел инде, чарасызлык. Өлкән яшьтәге авыру кешене караганнар үзләре генә белә моның ни икәнен дә, ул картаеп беткән туганыңның «башы киткән» булса – нинди ачы каргышлар да яудыра алганын.
Ә авыру караучыга ул чирле кешене тәрбияләү икеләтә генә түгел, өчләтә дә авыр һәм кыен. Шулай да, бер таныш ханым, үзенең кайсы районнан булуын язмавыбызны үтенгән Гөлзия апа әйтмешли, «подопечный»ның холкына җайлашасың, аның бөтен туган-тумачалары белән уртак тел табарга тырышасың:
Мин үзем күпләрне карадым. Иң авырлары – рак, инсульт һәм деменциялеләрдер. Инсульт… Ул бит кешене йөгереп, шаулатып дөнья көтеп, дөнья малы җыеп йөргәндә дә суга да ега. Күпләре аның реанимациядә ятып чыккач, хастаханәдән кайткач, бөтенләй башка кешегә әйләнә. Гомумән әйткәндә, әле кайчан гына хәрәкәтләнә торган кеше булса, бүген инде ул «яшелчә» шикелле. Аны караватта як-ягына борып торырга да кирәк, чөнки тән чери башлый.
Ятып кына торучы чирлене карау – иң авыры һәм катлаулысы. Баш миенә нык зыян килә бит инсультта. Хәтере булмаса да, ләкин ара-тирә ул барыбер нидер хәтерли. Ностальгия ише хисләре аның хәтерендәге истәлекләрне яңартуы ихтимал. Андый кешенең туганнары да бер-берсе белән талашып йөргәнен дә күргән бар, алар инде, «бу барыбер үләсе» диеп, инвалидлык пенсиясенә хуҗа да булырга маташа башлыйлар.
Аннары тәҗрибәмдә шундый очрак булды: авыру белән бергә йортны сатып куйдылар… Пенсияңне арттыру өчен имзаң кирәк, менә монда кул куй, дигәннәре истә. Миндә дә гаеп булгандыр, карап алмадым ул документларны, – дип сөйли Гөлзия ханым.
Ул инсульт кичергән түрәне караганда булган кызык та, кызганыч та хәлне сөйләп алды. Һәрхәлдә уйланырга урын юк түгел инде – бар.
Районыбызда озак вакыт җитәкче вазифасында хезмәт куйган 50 яшьлек бер кешене инсульт сукты. Караучы итеп мине ялладылар. Ләкин, бу абзыйның хәле мөшкелләнә, хәзрәт чакыртып «Йәсин» сүрәсе чыгарга кирәк, укытыйк, диюем булды, хатыны, дин әһелен чакырту урынына, «үлә калса, өс-башым да бигрәк кешегә күренерлек түгел» дип, чәч бөдрәләтергә чәчтарашханәгә чапты. Шаккаттым, хаста булып ятучы кеше дә сизенә ич, нигә соң алай кылану кирәк… Үзем укынып утырдым инде. Булмас, димә, тормыш бу, – дип ачынып сөйләде ул.
Аннары ул әлеге эшнең бик нык авыр булуын һәм үзенчәлекләрен дә әйтеп китте.
«Сиделка» булып эшләгән чагымда иң катлаулысы – инсульт ише чирләр кичереп урын өстендә ятучыларга үз акчама памперслар алу булды… Чөнки, туганнары акча бирмәсә дә, танышрак кешеләрне ахыргача карарга тырыштым. Аннары хәтерен югалткан өлкәннәрне карамаска үземә сүз бирдем. Үз аягында булганнарын – аеруча. Карак син, дип, белештермичә, өйдән куып чыгарганы булды андый бер әбинең. Ә тышта ачы салкын, көз… Носки белән өйдә киеп йөри торган халаттан төн уртасында тышта басып калдым, ярый күршеләре керттеләр, чөнки телефонымны да алмаган идем. «Сиделка» булып эшләп йөрергә язмасын, – дип елап җибәрде әңгәмәдәшем.
Инсульт билгеләрен күрсәк – каушамыйча «ашыгыч ярдәм» чакыртырга!
Билгеле булганча, безнең арада сәламәтлеге – аеруча инсульт кичерү аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр аз түгел. Һәрберсенең – үз тарихы, үз язмышы, дигәндәй. Ләкин аларның физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көченә сокланырлык, дияр идем. Язма башында язып үткән урамдашларыбызның килене дә инде хәзер ничә ел инвалид коляскада булса да, бирешмичә яши, ире белән бергәләп балаларын тәрбияли.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Язмага нокта куеп шуны билгеләп китик: инсульт билгеләрен күрсәгез, «ашыгыч ярдәм» чакырту мөһим! Моны табиблар да раслый. Алар әйтүенчә, 3-6 сәгатькә кадәр сыешкан вакытта (күбрәк ишемия инсультына кагылышлы) – кешене яңадан аякка бастыру мөмкин. Әгәр дә ярдәм соңарса яки вакытында чакыртылмаган, килеп җитмәгән булса, реабилитация эше авыр барачак. Ләкин табибларның комплекслы хезмәте нәтиҗәсендә – монда реабилитация дә, физиотерапия дә, логопедия һәм психология дә керә – кешенең тормышы өчен әһәмиятле функцияләрен яңарту мөмкинчелеге бар. Әлеге өлкәдә медицина бик алга киткән, диләр.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Әлбәттә, «Интертат» укучыларына үзләре һәм дә якыннары бу чир белән авырмауларын теләп каласы килә. Ә халык сәламәтлеге сагында торучыларга игелекле эшләре өчен рәхмәт!