Инстачылар Салават Фәтхетдиновка: «Сарык йоны алырга Рифат Зариповны чакыр»
Җырчы мал-туарын видеога төшереп, инстаграмга куйган.
Салават Фәтхетдинов инстадусларын үзенең зур хуҗалыгы белән таныштыра. Кечкенә бозау, токымлы сарыклар, кәҗә бәтиләрен видеога төшереп йөри. Кош-кортларын күрсәтергә дә онытмый. Үзләре чыгарып үстергән күркә, әтәч-тавыклар турында яратып сөйли. «Күрегез әле матурлыкларын», — ди җырчы.
Инстачылар Салават Зәкиевичның Рифат Зарипов белән дус булуына ияләшеп бетте. Рифат укытучысында әле май яза, әле агач утырта. Бу юлы җырчының виртуаль дуслары сарыкларның йонына алынмаган булуына игътибар иткәннәр. Бу җаваплы эшкә Рифатны чакырырга кушканнар.
«Сарыкларыгызның йонын алмадыгызмыни?», «Салават улым, сарыкларыңнын йоннарын алырга кирәк, аларда талпан бик күп була. Бөтен ашаганнарын шул зәхмәт суырып бара», «Инде киезләнеп беткән бит йоннары», «Сарыкларыгызның йонын алыгыз инде, тилмертмәгез шуларны», «Рифатны сарык йонын алырга чакырырга кирәк, Салават Зәкиевич», — дигәннәр.
«Ай-яй, Салават абый, тавыкларың бигрәк купшы. Мина бик охшады, бүләк итеп бер тавыгыңны бирмәссеңме икән?», » Кара тавыкның күкәе нинди төстә була ул? , «Әтәчләрегезне ничә сумга сатасыз?», — дип тә кызыксынучылар булган.