Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Концертлар юк, миндә эшлиләр» — Салават Фәтхетдинов бакчасында артистларны эшләтә

Җырчының бакчасында дуслары алмагач утырткан.

news_top_970_100
«Концертлар юк, миндә эшлиләр» — Салават Фәтхетдинов бакчасында артистларны эшләтә
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов язгы бакча эшләрен башлап җибәргән. Алмагач утыртышырга Салаватның дуслары да җыелган. «Менә, җәмәгать, матурлыйбыз бакчаны. Рифат Зариповның концертлары юк. Шуңа „отрабатывает“. Альфред Габитович өстәл әзерләп йөри. Дустым Флүр дә килде», — дип сөйли Салават Зәкиевич дусларын күрсәтеп.

«Бигрәк күркәм күренеш. Өмә! Вәт булдырасыз, егетләр. Салаватка хөрмәт бит бу», «Күңеле киң кешенең өе тулы кунак була. Салават үзе ярдәмчел кешедер дип уйлыйм, шулай булмаса дуслары балга җыелган умарта кортлары кебек мәш килеп булышмаслар иде. Алмагачларны бер урыннан икенче урынга гына күчердегезме? 5-6 яшьлек агачлар бит инде болар. Исән-сау тернәкләнеп китеп, мул уңышлары белән куандырсыннар үзегезне!» — дип язган инстачылар әлеге видео астында.

Араларында «тешли» торган комментарийлар да күп. «Салават бу кадәр бакчаны ничек карап бетерә икән дип уйлый идем, кешедән эшләтә икән, ләбаса», «Монда хокук бозу юк микән? Зариповның күз яше күренеп китте. Әллә ак кроссовкаларын жәлләп микән?», «Алпавыт утары», «Показуха», «Кабат Рифатның гектарлы бакчасына барырсыз, җыйнаулашып», «Укучыларын эшләтә белә», — дип язганнар.

Алмагачларны дөрес итеп утыртырга өйрәтүчеләр дә табылган. «Зәкиевич, алмагачның үзәге җирдән күтәрелеп торырга тиеш. Сезнекеләр күмелгән. Ачып куегыз һәм шул төше белән көньякка карап торсын», — дип язганнар. Алмагачның сортлары белән, нигә җеп белән тарттырып куюлары белән кызыксынганнар.

Ә бер апа: «Эх, Салават, шәп тә үзең! Шундый ир күреп булмады инде», — дип уфтанган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100