Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу ир-ат эше икән бит» — Салават Фәтхетдинов май яза

Җырчы Рифат Зарипов, Альфред Якшимбетов белән бергә май язган видео куйган.

news_top_970_100
«Бу ир-ат эше икән бит» — Салават Фәтхетдинов май яза
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов дуслары белән май ясаган видео куйган һәм «терлекләр булгач, эш бар», дип язган.

Җырчының хатыны Ләйсән Фәтхетдинова төшергән видеода Салават Фәтхетдинов, Рифат Зарипов, Альфред Якшимбетов кайсы уклау, кайсы тукмак белән май яза.

«Берьюлы өч ярдәмче алдым. Концертлары барыбер юк», — дип шәрехли Ләйсән ханым.

Аннары Салават Фәтхетдинов майны кран астында салкын су белән юа. «Балаларга, дусларга, беренче чиратта, күршеләргә авыл мае», — ди җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары ир-атларны бер эштән курыкмыйлар, тырышлар, нәрсәгә тотынсалар да булдыралар дип мактаган.

«Сыеры барның сые бар», «Әкренләп май язып, ипи пешереп, көнбагыш кыздыра торган заманга кайтабыз», «Бездә мондый эшләрне кайнана миңа гына эшләтә иде. Бу бит ир-ат эше булган», «Кәҗә сөтеннәнме ул май?», «Авыл балалары бер эштән дә курыкмый», дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100