news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Индира Нәбиева Диана Сәфәрова турында: «Син һәрвакыт ашыктың...»

news_top
Индира Нәбиева Диана Сәфәрова турында: «Син һәрвакыт ашыктың...»
социаль челтәрләр

Башкортстанда яшәүче блогер Индира Нәбиева үзенең сторисларында Диана Сәфәрова белән хушлашкан. 

«Без өйдә, дуслар. Бик якын кешебезне соңгы юлга озаттык. Кайчан да булса сине җирләргә барырмын дип уйламаган идем, Дианочка.

Бәлки син ничек итеп «киткәнеңне» аңламый да калгансыңдыр. Син һәрвакыт ашыктың, эшләдең. «Син кайчан да булса йоклыйсыңмы ул?» – дип сорый идем. «Кайвакыт», – дия идең.

Безнең чибәр дустыбыз, сине аерым җылылык белән искә алырбыз. Тыныч йокла. Күкләрдә үзеңнең сабыйларыңны сакла. Безнең тарафтан да ярдәм булачак», – дип вәгъдә биргән Индира мәрхүмә дустына.

Өч баласын ялгыз үстерүче 32 яшьлек популяр блогер Диана Сәфәрова 9 май төнендә Башкортстанда юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 май 2023
    Исемсез
    Да ашыкты ббкем.ясыц,ала,чаба,бара,иде ясар эгерим дидедер инде
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар