news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсендә туганнарын үтергән малайның әтисе фаҗига сәбәбенең үз версиясен әйткән

Ульяновск өлкәсендә туганнарын үтергән малайның әтисе фаҗига сәбәбенең үз версиясен әйткән

news_top
Ульяновск өлкәсендә туганнарын үтергән малайның әтисе фаҗига сәбәбенең үз версиясен әйткән
Ульяновск өлкәсендә әнисен, энесен, сеңлесен, әбисен һәм бабасын үтергән 16 яшьлек малайның әтисе журналистлар белән аралашкан. Аның сүзләренчә, фаҗига баланың уеннарга бәйлелеге аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бу турыда әти кеше "Бишенче канал"га сөйләгән.

  • 18 августта Ульяновск өлкәсендә 16 яшьлек отличник малай әнисен, энесен, сеңлесен, әбисен һәм бабасын балта белән чапкан.

"Мин аңа акча бирә идем, әбисе дә яшереп акча бирде, минем каршымда биргәне булды. Мәрхүмә әнисе сүзләренчә, ул бөтен акчасын "атыш-атыш" уеннарына күчереп барган", - дип сөйләгән малайның әтисе.   

"Бу минем фикерем генә түгел, бу бөтен кеше фикере инде", - дигән ул.



Әти белән улы май азагында күрешкән. Бер атнадан соң бала тагын аның янына килергә тиеш булган. Бу турыда "Известия" сайты хәбәр итте.

Төбәк буенча гаилә, демография сәясәте һәм социаль иминлек министры Ольга Касимова да бу гаилә турында белешмә биргән. Аның сүзләренчә, баланың анасы моңа кадәр аракыга бәйлелеге аркасында хисапта торган. Соңрак ул дәваланган һәм эчүдән туктаган, контроль туктатылган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар