Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яхшы малай булудан туйган": 16 яшьлек үсмер үзенең гаиләсен үтерергә җыенганын дусларына алдан сөйләгән булган

"Яхшы малай булудан туйган": 16 яшьлек үсмер үзенең гаиләсен үтерергә җыенганын дусларына алдан сөйләгән булган

news_top_970_100
"Яхшы малай булудан туйган": 16 яшьлек үсмер үзенең гаиләсен үтерергә җыенганын дусларына алдан сөйләгән булган
Ульяновск өлкәсендәге Патрикеево авылында 18 августта алты кеше мәете табылган иде. Биредә 16 яшьлек үсмер әнисен, энесен һәм сеңлесен, әбисен һәм бабасын үтергән, шуннан соң малай үз-үзенә кул салган. Бу малайның исеме Тимерлан, әнисенең исеме Марина булган. Тимерлан туганнарын үтерергә җыенганын дусларына алдан сөйләгән. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте.

"Тимерлан отличник, олимпиадаларда җиңүче бала, аның белән әнисе дә, укытучылар да горурлана. Ләкин үсмер яхшы бала булудан туйган", диелгән бу хәбәрдә. 

  • Ульяновск өлкәсендә 16 яшьлек отличник малай әнисен, энесен, сеңлесен, әбисен һәм бабасын балта белән чапкан, дип 18 августта хәбәр иттек.

Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсендә "ике яки аннан күбрәк кешене үтерү" маддәсе буенча җинаять эшен тикшерү бара. Җинаятьтә шикләнелүче - мәрхүмә хатын Марина К.ның 16 яшьлек улы.

Тикшерү версиясе буенча, Тимерлан туганнарын балта белән чапкан, аннары кәрәзле элемтә манарасына менеп, үз-үзенә кул салган.

Сыйныфташлары Тимерланны әнисенең дә, укытучыларның да горурлыгы иде, дип искә ала. Ул быел 11 сыйныфка күчкән, отличник булган, төрле олимпиадаларга барып, җиңүләр яулаган.

Бу малайга барысы да Тимур дип дәшкән. Аның дуслары аноним рәвештә генә "КП" сайты хәбәрчесе белән сөйләшкән. Дуслары сүзләренчә, моңа кадәр Тимур барысыннан да туйганын, туганнары белән бергә дөньядан китәргә җыенганын сөйләгән булган. Ләкин иптәшләре салмыш булган һәм алар берсе дә Тимурның сүзләрен җитди кабул итмәгән.

Соңгы айларда үсмер үзгәргән, әнисен дә тыңламый башлаган, участок полициясендә хисапта торган малайлар белән дуслашып киткән. Ул үзен "яхшы малай булудан туйган кебек" тоткан, диелә бу хәбәрдә.

Авыл җирлеге администрациясе "КП" сайтына хәбәр иткәнчә, гаиләнең авторитеты яхшы булган, аларны авылдашлары хөрмәт иткән. Күрше-күлән белән бернинди конфликтлар да булмаган.


Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе фаҗига урыныннан фото һәм видео күрсәтте.  

/div>

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100