Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсендә 16 яшьлек отличник малай әнисен, энесен, сеңлесен, әбисен һәм бабасын балта белән чапкан

Ульяновск өлкәсендә 16 яшьлек отличник малай әнисен, энесен, сеңлесен, әбисен һәм бабасын балта белән чапкан

news_top_970_100
Ульяновск өлкәсендә 16 яшьлек отличник малай әнисен, энесен, сеңлесен, әбисен һәм бабасын балта белән чапкан
Ульяновск өлкәсендә яшүсмер малай үзе белән бер өйдә яши торган әнисен, энесен һәм сеңлесен, әбисе белән бабасын үтергән. Аннары егет үз-үзенә кул салган. Шулай итеп 18 августта иртәнге якта бер авылда алты мәет табылган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Патрикеево авылында яшәүче 16 яшьлек малай туганнарын үтерүне алдан планлаштырган. Ул бу турыда дустына да сөйләгән. Төнге өчләр тирәсендә үзенең коточкыч планы турында сөйләп, тавышлы хәбәр дә җибәргән.

“18 августка каршы төндә бу егет балта ала һәм башта әнисе янына бара. Имеш әнисе аны түбәнсеткән булган. Ул үзенең нәни энесен һәм сеңлесен дә сөймәгән. Дүрт яшьлек игезәк балаларны абыйлары яратмаган. Яшүсмер малай энесе һәм сеңлесе белән әнисен чабып үтергән. Шуннан соң әбисе белән бабасының да гомерен өзгән”, диелә бу хәбәрдә.

Үтерүче малай әбисе белән бабасын ярата, ләкин аларны да үтерә. "Кызлары һәм оныклары үлгәнен күреп, борчылмасыннар өчен", ул әбисе белән бабасына да балта белән суга. Биш кешене үтергәч, бу үсмер үз-үзенә дә кул сала.

Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. "18 августта иртә белән Патрикеево авылында 66 яшьлек ир-ат, 69 һәм 42 яшьлек ике хатын-кыз, дүртәр яшьлек ике бала мәете табылды. Аларны көч кулланып үтергәннәр", - диелә Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә. 

Шуннан соң тикшерүчеләр кәрәзле элемтә манарасы янында 16 яшьлек үсмер мәетен таба. Бу малай мәрхүмнәрнең туганы. Башлангыч версия буенча, 16 яшьлек егет туганнарын балта белән чабып үтергән һәм үз-үзенә кул салган. Урында тикшерүчеләр эшли, диелә бу хәбәрдә. 

Тикшерү комитеты матбугат хезмәте фаҗига булган йортта төшерелгән видеоны күрсәтте.    
 


Өлкә прокуратурасы да тикшерү башлаган. Җинаять кылу алдыннан, яшүсмер малай хат язып калдырган. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгына Ульяновск өлкәсе буенча прокуратураның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. "Малай отличник, күп кенә олимпиадаларда катнашкан. Шулай да аның психик авыруларын ачыклау буенча тикшерү бара", - дип әйткәннәр ведомствода.

Прокуратура мәгълүматы буенча, бала хатка "тормыштан китәргә карар кылдым, туганнарымны борчымас өчен, аларны да үзем белән алырга булдым", дип язган.

Туганнарын үтергән яшүсмер психиатрда хисапта тормаган. "Гаилә яхшылар рәтендә иде. Бернинди хисапта да тормады. Үтерүгә китерерлек бернинди дә алшартлар юк иде", - дип сөйләгәннәр прокуратурада. 

Шулай да хатның эчтәлеге буенча яшүсмердә психик тайпылышлар булуын фаразлап була, дип әйткән агентлык чыганагы. "Ул туганнарын борчымаска теләгәнен яза. Бу - шизофрениядән интегүчеләргә хас сүзләр. Ләкин бу диагноз турында әлегә төгәл әйтеп булмый", - дигән ул.

Прокуратура райондагы профилактика системаларының эшчәнлеген дә тикшерә.

16 яшьлек бу егет "Умники и умницы" тапшыруында катнашкан булган.

Мәрхүм гаиләне иртәнге якта күршеләре эзли башлый. Йорт тирәсендә кеше күренмәгәч, авылдашлары өйгә керә. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте.

Өйгә кергән күршеләр кан эчендә яткан бик кеше мәетен күреп алалар. Олы уллары биредә булмый. Бераздан аның да мәете табыла. Кәрәзле элемтә манарасы өй тирәсендә генә була. Үсмер биеклектән егылып төшкән дип фаразлана.

Малай үләр алдыннан язган хат турында алдарак искә алынган иде. "Хат текстыннан малайның анасына ачулы булуы аңлашыла", - дип хәбәр итте "КП-Уляновск" сайты. "Егет мәктәптә бик яхшы укый, отличник була, төрле олимпиадаларда катнаша, җиңә. Аның психологик яктан сынуы ихтимал", - дип сөйләгән Ульяновск өлкәсе буенча прокурор ярдәмчесе Василий Зима.

"КП" сайты мәрхүмнәр гаиләсенең танышлары белән дә аралашкан. 16 яшьлек үсмер Тимурның әнисе Марина исемле булган. Ул соңгы вакытта психология белән мавыккан, төрле семинарларга йөргән. Бу хатын балаларын бик яраткан, бик ягымлы, шул ук вакытта таләпчән ана булган.

16 яшьлек үсмер турында сыйныфташы "360" каналына сөйләгән. Ул егетнең бик дустанә булуын, яхшы укуын, буш вакытында компьютерда уйнавын әйткән.

"Ул бик тыныч иде, мин аның болай эшләвенә ышана да алмыйм. Аны гаиләсе бик ярата иде, алар барысы да яхшы кешеләр. Алар турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм", - дигән үсмернең сыйныфташы.

Бу кыз сүзләренчә, егет беркемгә дә гашыйк булмаган, шәхси проблемалар аркасында үтергән дигән хәбәр дөреслеккә туры килми.

"Ул үзен әнисе кимсеткәнгә шулай эшләгән, ул игезәк балаларны яратмады. Әбисе белән бабасын кызганудан үтергән", - дип сөйләгән бу кыз. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Бу гаилә башлыгы исән калган. Фаҗига вакытында ул өйдә булмаган. Бу турыда "Российская газета" басмасына Ульяновск өлкәсе буенча прокуратурада хәбәр иткәннәр.

"Хәзерге вакытта аның кайда булуын ачыклау бара. Ул башка төбәктә вахта ысулы белән эшләп йөргән булуы ихтимал. Шуңа күрә фаҗига вакытында гаилә башлыгы өйдә булмаган. Бу ир-ат өч баланың да үз атасы булганмы, әллә кече балаларныкы гынамы - әлегә монысы билгеле түгел", - ди Ульяновск өлкәсе буенча прокурорның өлкән ярдәмчесе Василий Зима.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100