Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова: «Мизгел эчендә йортсыз калдык»

Тикшерүчеләр янгынның сәбәбен телевизордан дип әйткәннәр.

news_top_970_100
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова: «Мизгел эчендә йортсыз калдык»
Рәзилә Шәймарданова

8 майда Арча районы Носы авылында янгын чыга. Укытучылар гаиләсе - Шушмабаш мәктәбе директоры Шәймарданова Рәзилә Габделнур кызы һәм укытучы Шәймарданов Әнис Равил улының йортлары көпә-көндез мизгел эчендә янып бетә. Дүрт кешелек гаилә гомер буе бөртекләп төзегән йортсыз кала. Аларны әлегә туганнары үзләренә сыендырган.

Укытучылар гаиләсенә ярдәм сорап, «Интертат»ка хезмәттәшләре мөрәҗәгать итте.

Әлеге кайгылы хәбәрне ишеткәч, мин Рәзилә Габделнуровнага шалтыратып, хәлен белештем. Янгын көндез белән чыккан. Тикшерүчеләр янгынның сәбәбен телевизордан дип әйткәннәр.

— Телевизордан дип баралар. Аны пульттан сүндереп куябыз да, розеткадан кем алып тора инде? — диде Рәзилә Шәймарданова.

Рәзилә Шәймарданова җитәкләгән Шушмабаш мәктәбе «Интертат» укучыларына таныш. Медицина университетына студентлар әзерләүче татар мәктәбе турында без 5 мартта репортаж биргән идек. Төгәл фәннәрне татар телендә укытып, югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәп ул. 2018 елда «Россиянең иң яхшы йөз мәктәбе» исемлегенә дә кергән. Мәктәпнең бөтен уңышы Рәзилә Шәймарданова җитәкләгән бердәм коллектив җилкәсендә.

Бүген исә Рәзилә Шәймарданованың үз гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ. Аларны бу бәла алдында ялгыз калдырасы түгел иде. Ярдәм итәргә мөмкинлеге булган кешеләр өчен реквизитларын калдырабыз.

Шәймарданова Рәзилә Габделнур кызының шәхси телефоны: 8 937 773 1530. Телефон номерына банк картасы да беркетелгән.

5536913870888670 Тинькофф — Шаймарданова Разиля

2200530128677101 Ак барс — Шаймарданова Разиля

5469620021962079 Сбербанк — Шаймарданов Динис (улы)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100